Казан шәһәренең гербы

Чыганак: Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә.

Казан ханлыгы җирләрен Россия үзенә кушканнан сон, бу җирләр махсус оештырылган, Россиянен үзәк дәүләт органнарынын берсе булган Казан сарае Приказы тарафыннан идарә ителә башлыйлар.
Казан сарае Приказы чорының (XVI гасырның 60 нчы еллары — 1708) үз гербы булуы-булмавы хакында мәгълүмат әлегә табылмады.
Казан ханлыгының һәм аның башкаласы Казан шәһәренең дәүләт герблары булмавы да ихтимал. Урта гасыр татар дәүләтләрендә — Әстерхан, Касыйм, Кырым, Себер ханлыкларында да, — гомумән, герблар чыгару традициясе турында әлегә мәгълүмат юк. Алдарак Карлус Алярд тарафыннан тасвирланган Казан ханнары флагындагы аждаһадан һәм ябалактан башка бер символ да билгеле түгел.
Казан губернасының (1708 — 1920) гербы, 1856 елның 8 декабрендә гали раслануынча: «Көмеш калканда таҗлы кара аждаһа, канатлары һәм койрыгы кызыл, томшыгы һәм тырнаклары алтын, теле кызыл. Император таҗы белән зиннәтләндерелгән калкан Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларына уратылган».
Казан шәһәренен гербы, 1781 елның 18 октябрендә гали раслануынча: "Ак җирлектә алтын Казан таҗы кигән кара төстәге елан, канатлары кызыл". XIX гасырда Казан гербы сурәтен янарталар, андагы елан Казан губернасы гербындагы таҗлы аждаһа кыяфәтенә кертелә һәм, янәшәсендә кайчандыр шәһәребез төзелә башлаган Елан (Җылан) тавы турындагы риваятькә ишарә рәвешендә, русча Зилант дип атала башлый.


Канатлы еланның борынгырак сурәтләре XVI гасыр рус мөһерләрендә һәм болгар чоры бизәкләрендә очрый. Әмма аларның рәсми рәвештә дәүләт йә шәһәр гербы булып кулланылулары хакында мәгълүматлар әлегә юк.

Казан шәһәренең Татарстан, Россия Федерациясе Дәүләт геральдикасы регистрына кертелгән гербы - көмеш җирлектә сурәтләнгән, яшел җиргә баскан, уксыман кызыл телле, кызыл канатлы, алтын аяклы, тырнаклы һәм күзле, алтын таҗлы кара аждаһа (сазаган). Җир - биредә тормыш чыганагын, яшел төс - язгы яшеллекне, янарышны; алтын - байлыкны; көмеш - затлылыкны, сафлыкны; кызыл — батырлыкны, каһарманлыкны, курыкмаучанлыкны, җитлеккәнлекне; кара төс акыллылык, зирәклек, намуслылыкны аңлата.
Герб калканы өстенә Казан таҗын кую да мөмкин. Казан таҗы шәһәрнең башкала булуына ишарә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International