Һадиев
Ирек Габделхәй улы
Директор урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
К.Маркс ур., 36 йорт
Телефон:
(843) 292-50-49
E-Mail:
I.Khadiev@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1970 елның 28 апрелендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган.

1985 елда Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир сигезьеллык, 1987 елда Мәчкәрә урта мәктәпләрен тәмамлаган.

1988 – 1989 елларда Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән. 1993 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлап, филолог, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы белгечлеге алган.

Университетның соңгы курсында укыганда ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшли башлый. 1992 елдан 1997 елга кадәр шушы бүлекнең китапханәчесе, кече фәнни хезмәткәре, бүлекчә мөдире вазыйфаларын башкара.

1997 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнә.

2005 елда «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә. 2010 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International