Һади Такташ

Чыганак: http://shigriyat.ru/authors/taktash/bio

Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, 1911 — 1913 елларда уку-укыту эшләре яңачарак корылгач, туган авылыннан утыз чакрымдагы Пешлә мәдрәсәсендә укый.

Беренче империалистик сугыш башлангач, алты балалы Хәйрулла абзый гаиләсенең матди хәле кыенлаша. Шул сәбәпле унөч яшьлек Һади, кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп, Бохарага китә. Башта ул бу сәүдәгәрдә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары бер байның мануфактура кибетенә приказчик өйрәнчеге булып эшкә керә. Бу чорда ул яшли үк башлаган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам итә, яңадан-яңа шигъри әсәрләрен яза. Болардан «Төркстан Сәхраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел, 21 январь санында басылып чыга. Бу — Һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, ел ярым чамасы китапханәче һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый. 1921 елда ул яңадан Ташкентка килә һәм анда 1922 елга кадәр «Белем йорты» дигән журналда эшли, Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда инде ул шагыйрь буларак тәмам формалашып җитә.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яши һәм, ниһаять, үзе күптән омтылган Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га өйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды) шунда эшли.

Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International