Х. Туфанга багышланган шигырьләр

Чыганак: Агыла да болыт агыла... : Х. Туфан шигырьләре һәм аңа багышланган шигырьләр / төз. Р. Аймәт.- Казан : “Заман” нәшр.,2000.- 80 б.

АТНАБАЙ

ЧӘЧЛӘРЕҢӘ ЧӘЧКӘ КОЕЛГАН

Муелларның чәчкә аткан чагы,
Таңнар атып килгән чак иде,
Һавалар саф, ә болытлар ап-ак,
Күңелләр дә шулай пакъ иде.

Муелларның бөдрә чәчкәләрен
Сөеп йөри идең шатланып!.. –
"Мине чакыралар, хәзер кайтам..." –
Дип киттең дә,
ләкин кайтмадың.

«Тегендә» дә сине «яраттылар»,
«Кунак итеп» озак тоттылар,
Күпләр оныттылар,
киштәләрдән
Китабыңны алып ерттылар,
Ә көткәннәр һаман көттеләр.

Көттергәннәр сабыр булган кебек,
Көткәннәр дә була түземле,
Алыс еллар, кырыс юллар аша
Көтеп алдык менә үзеңне.

«Тегендә» дә җылы язлар җиткәч,
Чәчкә аткандыр шул муеллар;
Чәнечкеле тимерчыбык аша
Чәчләреңә чәчкә коелган...
Унсигез кат
Чәчкә аттылар шул муеллар.

1958

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

ШАГЫЙРЬНЕ ОЗАТУ
(1981 ел, июнь)

I
Кайтып кына кергән иде әле –
Егерме биш еллар элгәре,
Инде менә тагын ятим калды
Аккош күлендәге гөлләре.


Болай да бит инде күпне күргән
Ул гөлләрнең моңсу күзләре,
Алар бүген төнлә, күз йоммыйча,
Йолдызлардан аны эзләде.

Кайтып кына кергән иде әле
Җаны җылы салкын яклардан,
Шигъри сәлам алып кайткан иде
Шул якларда йөргән чаклардан.

Яхшылыкка юллар ябылганда
Яманлыкка юллар салына...
...Җәлил кичкән мәхшәрләрне кичкәч,
Кайту ярый туганнарыңа.

II
Авырлыгы бәгырь төпләренә
Кара юшкын булып төшсә дә,
Шәкертләре озатып бардык аны
Тукаена - Яңа Бистәгә.

Кайтып кына кергән иде әле,
Әйтерсең лә, яшьлек чагына,
Озатып куйдык аны...
нык ышанып
Тукай белән кайтачагына.

Бездән соң да яңа буын килер,
Үзләренчә көйләр көйләрләр...
«Кайтып кына кергән иде әле,
Китеп барды», - диеп сөйләрләр.

...Җирдә чакта сабыр иңнәреңә
Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә,
Тукай алган биеклекне алгач,
Китү ярый Яңа Бистәгә.

1981

Салисә ГӘРӘЕВА

* * *
...Лу-и-за-а!
X. Туфан


Матильдасын Һәйне күккә чөйгән,
Шигырь канатында тирбәтеп,
Матурлыкның үзенә табынган ул,
Мәхәббәтнең әчеп ширбәтен...

«Гүзәллекнең пакъ өлгесе» итеп,
Наталига Пушкин табынган.
Рембрандтның булган Саскиясе...
Көр даһига Гүзәл табылган.

Әминәсен сөйгән Җәлилебез,
Зәйтүнәсен Тукай яраткан...
Мөршидәсен сагынып Сибгат кайткан,
Сугышларны кичеп, фронттан.

Тылсым тулы утлы караш төбәп
Тамбов урманнары эченнән,
Кем Такташка зәңгәр күзләреннән
Мәхәббәт һәм Илһам эчергән?..

Котыплардан, кимлек-хурлыклардан,
Ачлыклардан, биреп үз канын,
Луиза-җан безгә бүләк иткән
Халкыбызның бөек Туфанын!

1981

ЗӨЛФӘТ


«ХАЛЫК ДОШМАНЫ» ТУРЫНДА БЕР ИСТӘЛЕК

Шәриф Камал авылында
Йөрергә чыктык кичен...
Барысы да гаҗәп икән
Бу Туфан агай өчен!

Ристан кәҗәне күрүгә
Күңеле ташып китә:
-Әссаләм, кәҗә, әссаләм! -
Маңгаен кашып китә.

Кәҗәгә дә,
Кәҗә капкан
Чирәмгә дә туган ул –
Олы юлның тузаннарын
Туган иткән Туфан ул...

Коеларга исе китә,
Басмаларга, капкага...
-Яшибез бит икән әле! -
Дия-дия шатлана.

Исем китеп
Яннарында
Карап торам мин аңа -
Туфан шаккатмаган тагын
Ни бар икән дөньяда?

Һәммәсе дә шигырь аңа –
Һәммәсе - галибанә:
Капка астыннан өргән эт,
Түмгәктәге бүдәнә...

Сабыр абзыйлар чыгалар:
-Күрче моны! Кит әле!
Туфан-фәлән... - диделәр бит,
Исән икән бит әле!

...Шулкадәр шат кич иде бу,
Тик бер хата булмаса...
Ераккарак барып чыктык:
Рузаевка,
Станца.

Пересылочный.
ЗЭКларны
Күчерәләр гөр килеп.
Агарынды Хәсән ага,
Агарынды бүз кебек.

Алай ук булмас бәндәләр
Зәһәрле елан чакса –
Кораллы конвой өере:
-Сесть! И не двигаться!

Тоткыннарны таш перронга
Утыртканнарын карап,
Ырлап торган ач этләрне
Котыртканнарын карап,

Хәсән аганың күзләре
Чыланганнар иде бит:
-Зөлфәт... мине дә шушында
Чыгарганнар иде бит...

Чыгарганнар иде алар,
Тезләндергәннәр иде...
Киче дә нәкъ шундый иде...
Күге дә зәңгәр иде...

Ул чорлар да түгел ласа –
Бәндәләргә ни җитми? ...
Кычкырды конвой Туфанга: -
Посторонним — отойти!

А ты, седой, куда попер?!
Приклада захотел?!
...Аксакалның күзләрендә
Рәнҗешләре нихәтле!..

Берни әйтми китте Туфан –
Җаны төелгән иде.
Күпне күргән чал башкае
Түбән иелгән иде.

Кичен шигырь укыды ул
Клубта.
Башын иде.
Күзләрендә бик ерактан
Агылган болыт иде.

Агылды карашларында
Керфекләренә кунып,
Күпме агылып та һаман
Агылып бетмәс болыт.

Гаҗәпләнеп, күзгә карап,
Сәхнәдә басып тора...
Станцада -
яңа поезд.
Шлагбаум ачык тора.
Кемнәрне ашыктыра?..

1992

Наҗар НӘҖМИ

АК ҖИЛКӘН

Белеет парус одинокий...
М. Лермонтов


Уфаларга килсә, урамнардан үтә,
Йә булмаса бизәп араны,
Утыра ул безнең белән бергә
Ялгыз җилкән кебек агарып.
Ул ялгыз да һәм ялгыз да түгел.
Безнең белән утырып янәшә,
Ул яшьлеге, ул бүгене белән,
Киләчәге белән сөйләшә.
Без дә хәзер бик карадан түгел,
Без дә хәзер инде агарган.
Ә барыбер, бергә утырсак та,
Без малайлар әле, малайлар.
Ак башында кара кайгылармы,
Әллә микән себер карлары?
Бардыр инде, барысы да бардыр –
Сөзәк түгел гомер ярлары.
Бардыр инде, барысы да бардыр,
Шагыйрь гомере - бару юл ярып,
Бер агаргач, кабат каралмыйча,
Ул яшәсен шулай агарып -
Юк, акланып, түгел, агарып!
Бардыр инде, барысы да бардыр,
Җиңел түгел гомер юллары.
Бөтенесе бергә төйнәлгән бит:
Язмыш моңы, шигырь моңнары.
Уфтану ят аңа, ишеттермәс
Яшәү хакында ул авыр сүз.
«Бер газапсыз шагыйрь буламыни,
Океан буламыни давылсыз?!»

1969

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА

ХӘСӘН ТУФАНГА

Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне...
Х.Т.


Чал башыңны кайгы-хәсрәтләрдән
аралыймчы, остаз, аралыйм.
Йөрәк җәрәхәтен бәйләр өчен
җылы куллар бездә бар әле.
Бәйлим әле, бәйлим, оныттырыйм
вокзалларда туңып йөргәнең...
Чү! Чүкечләр чыңы - кан тибешең,
әй, бәйләрне өзә йөрәгең!
Яшьлегеңә әйди Урал тавы –
ике материкның капкасы.
«Үткәннәрне бирмә ятларга!» - дип,
киләчәктән дәшә Такташың.
Кызыл ялкын - Урал домналары
җырларыңа кайтып яналар.
Утлар белән бергә йөрәгең яна.
янгыннары җирнең яңалар.
Ут эчендә Алиш, Җәлилләрнең
гомерен өзгән балта елкылдый.
Җир яралы, ил хафалы чакта
әрнүләрдән ничек аралыйм?
Җылы куллар гына җитми, дуслар,
бәйләр өчен җитмеш яраны.
Ир кайгысын баса ил шатлыгы,
Биләүләргә бирмә йөрәгең!
Изүеңне егетләрчә ачып,
дөньябызны ваклыклардан ачып,
арабызда, Туфан, йөр әле.

1970

Сибгат ХӘКИМ

* * *
Төнге ике. Өстәл, кәгазь, кара.
Яз дим үземә, нигә тукталдың?
Яз, язмау бит оят - тәрәзәдә
Уты янган чакта Туфанның.

Ярышырга калгач, ярышырга,
Шигырьләрдән алкыш күңелдә...
Төнге ике... Тик ике ут яна
Тын урманда, Аккош күлендә.

Сөйләшәләр безнең тәрәзәләр,
Ни турыда икән ымнары?
Туфанны моң баскан, пәрдә аша
Кар өстенә төшкән моңнары.

Алмагачка кәгазь тартма элгән,
Песнәкләргә анда җимнәре.
Йөрәгендә песнәкләрдән башлап
Бу тормышның кары, җилләре...

Бер-бер артлы сүнә безнең утлар,
Сөенәм, ярый күрдек бу таңны;
Сөенәм: әле Пушкиннарыннан тыш
Тукайлы бу дөнья, Туфанлы.

1968

Илдар ЮЗЕЕВ

ӘЙТЧЕ, СИН КАЙДА?


Сине эзлим һаман, Хәсән абый,
Аккош күле. Кыш.
Урманнардан, сукмаклардан эзлим.
Син юк. Бүлмәң - буш.
Синнән башка үтмәсә дә шигъри
бәйрәмнәребез,
үзең җитми җанга. Кайда соң син,
пәйгамбәребез?
Ерак сәяхәткә киттең мәллә,
Әйтче, син кайда?
Көтмәгәндә пәйда бул, әйдә,
«Ба!» дип елмай да.
Акыл әйтә: «Нәкъ кешечә яшәп,
ул туктап калды:
чиксез мәңгелекнең бер җирендә
йокыга талды.»
Юк, эзлим сине җир астыннан,
кабердән, таштан,
рухың мәңгелеккә тоташкан да
күкләргә ашкан!
Күрмәсәм дә, шигъри пәйгамбәрем,
һич өмет өзмим:
Һәрчак сине Такташ киткән яктан -
Күкләрдән эзлим!

1988

Чыганак:
Туфан: истәлекләр, шигырьләр.- Казан : Татар.кит.нәшр., 2000.- 152 б. рәс. б-н.

ХАРРАС ӘЮП

Калка Туфан...

Китап әзерлибез.
Калын папка —
Истәлекләр Туфан турындагы.
Калка Туфан, хәтерләрдән калка,
Киртәләрне җимереп юлындагы.
Еллар аша,
Ут-давыллар аша
Калка Туфан...
Уралларны кичеп...
Төрмәләрне ватып калкып чыга —
Дертләп китә
Вакыт әллә ничек.
Ык буеннан...
Ерак ком чүленнән...
Йөзләрендә — учак шәүләләре...
Калкып чыга
Ил өстенә Туфан,
Болытларга җитә гәүдәләре.
Галәм түрендәге йолдызлардан,
Мәңгелектән инде карап тора...
Кешеләргә язмыш үлем биргән —
Китми Туфан аңа карап кына.
Кайта-кайта йөрәкләрне бәйләп
Йөри әле җылы, армас бер кул.
Калка Туфан, Еллар буйлап калка —
Китапларга гына сыймастыр ул!..

РАЗИЛ ВӘЛИЕВ


Сагыну

Хәсән Туфанга


Таныш ярлар, якын ярлар, туган җир —
Уйна да көл, шатлан, сөен, җырлап йөр.
Качкан күптән моннан дошман яулары.
Шуңа горур, шуңа мәгърур таулары.
Туган җирдә безгә һәрчак кадер бар...
Адым саен монда таныш каберләр.
Үткәннәрдән калган сагыш — истәлек.
Бу сагышлар тормасачы өстәлеп.
Җылырак шул туган якның кояшы.
Монда безнең юл азагы, юл башы.
Чакыра тик ерак чүлләр, Себерләр...
Тимер булды эштән безнең сеңерләр.
Җылынды күк хәтта Себер кояшы.
Тик туган як — һаман хәтер юлдашы.
Гөлгә күмдек ач даланы, чүлләрне.
Безнең тирдән тозланды ил күлләре.
Җылытсак та салкын Себер җилләрен,
Кошлар монда мәңгегә дип килмәде.
Хушлашканда әйтте безгә гел алар:
Көтә, диеп, безне аңда оялар.
Дәртләнеп без тагын эшкә тотындык.
Колак тыңлый ил хәбәрен йотылып.
Кайтырбыз без салкын Себер гел булгач...
Сагышыннан үлә күрмә, сандугач.
Ә хәзергә ташка тамсын кайнар тир...
Түз, егет бул, «Туган як» дип җырлап йөр.

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ

Чәчәкләрдә ак моң

Хәсән Туфанга

Җырларда саргайган еллар,
чәчләрдә агарган еллар,
маңгайда сырланган еллар —
сезме кичерү сорыйсыз?

Бүген аңа
уналты яшьлек кыз
чәчәкләр китерде.

Еллар, сезме кичерү сорыйсыз?

Бүген аңа
уналты яшьлек кыз
чәчәкләр китерде.

Чәчәкләрнең чал кышымы,
чәчәкләрнең чагылышымы,
күз яшенең балкышымы —
күзләрендә кызның актан-ак моң.

Еллар, сезме кичерү сорыйсыз?

Бүген аңа
уналты яшьлек кыз
чәчәкләр китерде.

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ

Сәяхәттә Туфан

Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә,
Яшь чакта бер китеп югалган —
Кайнар комнар, таулар илләренә
Тынгысыз җан җәяү юл алган.

Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә —
Кырыгынчы еллар, иллеләр...
Тимер рәшәткәле зәһәр Себер,
Ядрә искән каһәр җиллеләр...

Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә,
Әле дә бит дөнья буйлатып
Гамьсезләрне йөри ул уятып,
Гамьлеләрне йөри уйлатып.

Сәяхәттә Туфан, сәяхәттә,
И татарым, диеп яна ул —
Гасырына сыймас әрнүләрен
Киләчәккә алып бара ул.
1990

Юл өзелмәс

И сез, минем Әнгам, Илдар,
Шәүкәт, Марат, Рафаэль!*
………………………………….
Аусам-нитсәм,
Юл өзелми —
Егетләр бар запаста.
Хәсән Туфан, 1967


Туфан фатихасын алган
Дусларны яшим барлап:
Уфадан җавап бирәләр —
Рафаэль, Әнгам, Марат.
Тынгысызлык — васыять безгә,
Ул — шигърият дигән гамь.
Эстафета сезнең җырда —
Марат, Рафаэль, Әнгам.
Сафларга текәлеп әгәр,
Хисаплар сораса ил —
Туфанча булыйк, егетләр,
Әнгам, Марат, Рафаэль.
Җырга-җанга моңнар биргән
Мәңгелек туган ил бар —
Киләчәккә җырлап үтик,
Бергәләп, әйдә, Илдар!
Тугандашлар —
Тукайдашлар, Туфандашлар
Шигъри сафка тезелгәч,
Дуслык юлы да нык булыр,
Җыр юлы да өзелмәс!

1982
______________
* Әнгам Атнабаев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Марат Кәримов, Рафаэль Сафин.

РӘДИФ ГАТАШ

Таяк турында

Шагыйрь өендә шундый
бер
Тамаша булган икән:
Таянып килгән таягын
Бер карт онытып киткән.
Мостай Кәрим


Әллә ни зур вакыйга да түгел,
кирәк иде микән язарга? ...
Чал шагыйрьнең таягы тик калган,
онытылып калган Наҗарда* —
кунакханәдә бер, Казаңда.

Ниндидер бер мәгънә күрдем шунда,
шигъри мәгънә... син дә искә ал:
Шагыйрь энесенең сүзләреннән
яшәргән бит, күрче, аксакал.

Таянырга таяк кирәкмәгән,
Пегас канатында, күрәсең,
кайтып киткән өенә... Бүген миңа
шул таякны илтеп бирәсе.

Шул таякны... Ә бит үз җилкәмдә
аксакалның авыр таягын
күп татыдым. Еллар буе төшкәч,
кыйналуга күнеп барамын.
Әллә соң, дим, кулга эләккәч бер,
кемнедер мин үзем чүт кенә
«сыйпап» караргамы? Күп бит яшьләр,-
ә кыйналу шундый үстерә!..

Мин шаярам гына, кыйный алмам,
гөнаһ ала алмам өстемә.
Мин урамнан барам, очам гүя,
җиргә тидермим дә аякны.
Үзем уйлыйм: аксакаллар — көчле...
Нигәме? Бит алар таяклы.
Таяк саклый мәллә талантны?
Ашыгып атлыйм. Уйлыйм, таяксыз соң
аксакалның көне узмаса?
Янып язар җыры тумаса?
...Мин дә язмас идем бу шигырьне,
шул таякны оныттырган Наҗар,
ә оныткан Туфан булмаса!

САЛИСӘ ГӘРӘЕВА

Яшел кара

Хәсән Туфанга

Ак кәгазьдә яшел кара,
Кыштырдап каләм бара.
Аек фикер, ачык фикер
Чиксез галәмнәр яра.

Кәгазьдә яшел кара.
Башкортстан, Себер, Урал —
Инкыйлаб дулкыннары;
Кара эштән сөялле кул,
Яшь йөрәк ялкыннары.
Инкыйлаб дулкыннары...

Чәчәкләргә гашыйк күңел
Кешеләргә дә гашыйк —
Дусларын күрсә, елмая: —
Әйдә, бер кочаклашыйк!
Кешеләргә гел гашыйк!..


Ялганнар була икән дә,
Еланнар буа икән;
Дустын саткан кеше җанын
Кайларга куя икән?!
Пычаксыз суя икән!..

Кипмәде яшел карасы —
Үләннәр яшел иде.
Себер суыкларын кичеп: —
Барыбер яшим! — диде. —
Сиңа гына, Лулу, бәгырь,
Һай, ничек дәшим?! — диде...

Жанның җәрәхәтле чагы
Булгандыр — ник булмасын?!
Зәңгәр күзләренә яшьләр
Тулгандыр — ник тулмасын?!

Кичерде Туфан берүзе
Кичергәнне ун лачын!..

ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


Җиткәндә җиде юл чатына

Кер чайкыйлар кызлар бозлы суда! —
Алтын куллар күшегә, күгәрә.
Кадерләргә кирәк бу кулларны,
Кадерләргә кирәк, үбәргә!
Хәсән Туфан


1
-Чайкалсын, аклансын шигьрең! — дип,
Көч биреп күшеккән кулларга,
Әй, шагыйрь, чәчемнән үптең дә
Калдырдың мәңгелек моңнарда.
Моңаеп чәчләрем агарды.
Яшермим аклыкны:
Күренсен!..
...Башыңны ничә кат исәң дә,
Балкытып халыкка идең син.
Бүген дә мәйданда халык күп:
Мин тиеш мәйданга чыгарга.
Халыкка көйлисе моңымны
Хуплаучы күп иде син барда.
Бүген дә сөйлисе шигъремне
Мин сезнең сүз белән ашлармын:
Суларның бозлысы китсә дә,
Кадере китмәсен башларның.

2
Болытның, тойгының аклары
Безнең күз яшендә керләнмәс!
Яшермим: мин бик күп яшь түктем
Туфаннар, Маннурлар жирләнгәч.
...Агылды болытлар, агылды
Туфаннар күзләрен йомгач та...
Туфаннар сер чишкән явымга
Ник безгә агымдаш булмаска!
Әйтмәскә: — Бездер ул, әй Туфан,
Җырда син мактаган «керчеләр»! —
Җидегәнле күкләргә төбәлеп
Алар да бервакыт юл чыгар.
Алар да салават күперен
Танырлар күптөсле сөрмәдән!
Юк, анда хаксызлык юлыннан
Бер генә сөрмә дә иңмәгән!
Ирек ич безгә дә иҗаттан
Сөрмәле күперләр сузарга... ...
Күз яшем ни төсле икәнен
Син, яшен, исеңнән чыгарма!

МОСТАЙ КӘРИМ

* * *
Хәсән Туфанга
Сандугачка нигә буй-сын,
Нәрсәгә аңа бизәк?
Таңда бер сайрап җибәрсә,
Биш кат өзелә үзәк.

Шагыйрьгә нигә чин кирәк,
Нәрсәгә аңа титул?
Патшалар ятлап алырлык
Шигырьләр яза бит ул.

1968

ЛӘБИБ ЛЕРОН

Дала җыры

Хәсән Туфанга

Далаларның моңлы балалары —
гали җаннар, чәчән, акыннар...
Ак атларга атланмыйча гына
дөньялыкка килгән Акыллар!

Юк байлыкны эзләп, сукбайлыкка
чыккан димсез, әллә чәчәннәр...
Җанга тубал асып, далаларда
моң чәчкәннәр алар, чәчкәннәр!

Дөнья — ялкын...
Көннәр салкын булган,
ялгыз тирмәләрдә җил өргән.
Күз алдында, дүңгәләкләр сыман,
тәгәрәгән язмыш, тилергән...

Сезнең җырлар өмет булып очкан,
хәсрәтләрнең тараткан барын.
Сез ул — тугры сүзле горур башлар,
ак хакыйкать тарафдарлары!

...Уңдырышлы булган Җир туфрагы —
шытып чыккан моңлы кылганнар.
Дала!
Карт бер чәчән сине үбә...
Бар кылганнар тып-тын калганнар.

1982

ЗИННУР МАНСУРОВ

Туфан сәгать төзәтә


Резедалар быел тагын
чәчәкләнгән көз якта.
Көн күзендә, онытылып,
Туфан сәгать төзәтә.

Вакыт хәтеренә Җәлил
кайтып керә бүз атта.
Ап-ак чәче яктысында
Туфан сәгать төзәтә.

Галилейны инквизитор
аклап бүген сүз әйтә...
Угын кире бора-бора,
Туфан сәгать төзәтә.

Сөембикә* тамырына
вакыт балта йөзләтә.
Йөрәк тибешенә көйләп,
Туфан сәгать төзәтә.

Умырзая токымына
үлем-афәт күз ата.
Бакый җанга әйләнсә дә,
Туфан сәгать төзәтә.
Туфан сәгать төзәтә...
_________
* Сөембикә манарасы күздә тотыла.

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

Аккош

Хәсән ага Туфанга

Аккошсыз калган чагы да
Булды Аккош күленең.
Ә ул кайткан...
Ниләр тарткан
Моңда аккош күңелен?!
Йөзә аккош.
Әйтерсең лә
Ул — борынгы ак кораб.
Мондый аккош барда дөньям
Якыная аккарак.
Каеннар әнә аккоштан
Күз алмый күл буенда.
Беләсе иде — ни икән
Ул каеннар уенда?
Каеннарның да киләдер
Аккош буласылары,
Талпынып та канатланып
Күлгә кунасылары.
Бик охшаган аккош шушы
Каеннарның җанына —
Шуңа да кайткандыр аккош
Каеннары янына.
Йөзә аккош.
Өзә аккош,
Өзә аккош үзәкне!
Мин дә болай түгел идем —
Шушы аккош үзгәртте.
Өзгәләнми дә моңланмый,
Сокланмый түзеп кара:
Аккош күленең бердәнбер
Аккошы йөзеп бара!

Бөтенләйгә кайтырга

«Туфанны озату» циклыннан

Тын да алмый ята Туфан.
Уйлыйдырмы: кителә...
Китте Туфан. Соңгы тапкыр
Кагылгачтын битенә,

Әллә чын, әллә могҗиза —
Чымырдады кинәт тән:
Елмаеп җибәрде Туфан
Көтмәгәндә, кинәттән!

Җанланып китте күңелләр,
Йөрәкләр типте: Ту-фан...
Елмайды! Җәлилләр төсле
Елмаеп китте Туфан.

Китте... ләкин белеп китте
Кайтасын ул тагын да —
Тиз генә ничек сүнәсең,
Сүнмәс өчен кабын да!

Ул китеп карады инде —
Барыбер түзалмады.
Иле белән, халкы белән
Арасын өзалмады...

Карагыз — Туфан Йолдызы
Чыкты икән кай турга?!
Бөтенләйгә китте Туфан —
Бөтенләйгә кайтырга!

РАШАТ НИЗАМИЕВ

Шагыйрь язмышы


Хәсән ага Туфанга


Әйтерсең лә бүтән җилләр исә,
Бүтән карлар күктән агыла, —
Теге якта — төрмә коймасының
Карцерлардан азат ягында...

Бер узар да китәр зарлы көннәр,
Үз үлемең чиксез күренә.
Эндәш, заман! Нинди сугымчылар
Оялаган илнең түренә?

Тәүлек саен төрмә капкалары
Кара китап булып ачыла, —
Язмышларны кемдер яза шулай,
Ә каләме... канга манчылган!

Мөмкинме соң сезнең туфанлыкны
«Таш капчык»ка ябып куярга —
Тукайлардан калган гамь барында,
Җанда әле якты уй барда?

Яза Туфан... Сакчы күзләреннән
Урлый-урлый яза шигырен.
Казанына таба баккан саен
Уйлар азат, уйлар йөгерек.

«Эх, бер йотым ирек!» — дия-дия,
Җаны күпме бәргәләнмәсен,
Этапларны узган чакларда да
Югалтмаган асыл мәгънәсен.

Еллар үткәч, карыйм рәсеменә:
Ак чәчләре гүя ак җилкән.
Ирек эзләп киткән олпат иргә
Җырдан һәйкәл салыр чак җиткән.

Дөнья гамен тоя белүчеләр
Тукайлыкны үлчәп карасын:
Ак кәгазь һәм каләм — шагыйрь өчен
Яшәү белән үлем арасы!

ГӘРӘЙ РӘХИМ

Хәсән Туфан елмаюы

Гомерендә бер шигырь дә язмый
Гел елмаеп кына торса да,
Туфан Туфан булып калыр иде,
Мәңге калыр иде дөньяда.

Аклык

Ак болыттан ап-ак нурлар иңә,
Аклык иңә Аккош күленә.
Аккош күле бу аклыгы белән
Бер ак кыйтга булып күренә.

Аккош күле! Чәчәкләрең ап-ак...
Ап-ак сагыш белән уфтандым.
Аккош күле, син бит безнең өчен
Шигъри биләмәсе Туфанның.

Син югалта күрмә, Аккош күле,
Каеннардан төшкән аклыкны.
Югалтмабыз без дә күңелләрдә
Хәкимнәрдән калган хаклыкны.

Ап-ак теләк телиселөр килә
Сез дусларның бары-барына.
Күңелкәйләр манчылгандыр, ахры,
Аккош күле аклыкларына.

ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН

Кипсә яшел карасы...

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Хәсән Туфан


..-.Еламаска өйрәтсә дә,
җырламаска өйрәтә
алмады, шөкер, дөньясы...
Җыр исән-сау йөрәктә!
Инде каныгып язмышка,
аны да алса тартып,
еламый да, җырламый да
яшәүдән үлем артык...
Еламаска өйрәтсә дә,
җырламаска өйрәтә
алмады шул дөнья-камчы...
Җәрәхәтле йөрәктә —
янсын яра, бәйләмәгез,
саркып торсын, канасын!..
Шагыйрь манып җырын язар,
кипсә яшел карасы...

1987

ИЛДАР ЮЗЕЕВ

Хәсән Туфан фатихасы

Бигрәк тә бәхетле идек без
Ул исән, янәшә булганда.
Бер кичне чакырды өенә
Үзенә сиксән яшь тулганда.

Әйтмәде: «Картайдым... Китәм»,— дип,
Зарлану, сыкрану — аңа ят.
«Егетләр, мин сездән разыймын...»
Бер җөмлә. Шул булган васыять.

...Разыйлык алганнар шагыйрьнең
Табутын күтәреп баралар.
Шулкадәр җиңел лә гәүдәсе...
«Мин сездән разыймын, балалар»,
һай авыр, һай авыр, бик авыр
Дөньяда Туфансыз калулар.

Юк, җиңел түгел ул изге зат —
Шагыйрьдән фатиха алулар.
Тагын да авыррак Туфанның
Өметен акларга калулар...

1982
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International