Иртәләрем, кичләрем

Чыганак: Туфан, Х. Сайланма әсәрләр.- Казан : ТаРИХ, 2004.- 431 б.

Исле гөлләр исе булып
Исләремә төшәсең.
Халык җыры


Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем-кичләрем...
Айлар буе, еллар буе
Юксындырсаң, нишләрем?!

Ал күренсә, гөл күренсә
Бакчаларда күземә,
Алсу гөлләр исе булып
Төшәсең син исемә!

Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем-кичләрем...
Айга китсә, елга китсә,
Күпкә китсә, нишләрем?!

Көзләр килде, гөлләр шиңде,
Инде төшкә керәсең...
Төшкә кереп, искә төшеп
Үзәгемне өзәсең!

Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем-кичләрем...
Аена түзәм, елына түзәм,
Мәңгесенә нишләрем?!

1957
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International