Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары (2006-2010 еллар)

2006 ел

1. Батуллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла), язучы («Сөембикә» тарихи романы, «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» китаплары өчен).
2. Батыркаева Луиза Миңнегали кызы (Луиза Батыр Болгари), композитор (патриотик һәм гражданлык лирикасы белән сугарылган югары художестволы жырлар циклы өчен («Кайту», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Мин сине шундый сагындым», «Ак яулыклы әнием»...)).
3. Боxараев Равил Рәис улы, язучы, шагыйрь;( «Очсыз-кырыйсыз,поезд», «Казан карлары» җыентыклары өчен).
4. Галиев Марсель Баян улы, шагыйрь («Гомер бизмәне», «Кайту» шигырь җыентыклары, «Догалы еллар» нәфис-публицистик җыентыгы өчен).
5. Индюхов Николай Петрович, рәссам (Татарстан Республикасының лирик пейзажлар сериясе өчен («Каенкай», «Кибән», «Ындыр табагында», «Соңгы кар», «Җылы көн», «Тузганаклар», «Зәңгәр март»,«Шаян март», «Болытлы көн», «Кыр чәчәкләре», «Сукмак», «Апрель», «Буранда»)).
6. Мостафин Рафаэль Әхмәт улы, язучы («Өзелгән җыр эзеннән» китабы өчен).
7. Халиков Фиринат Гаптухай улы, рәссам («Мәңгелек Казан» тарихи картиналар сериясе өчен).

2007 ел

1. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, язучы («Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы, «Ядкарь» җырлар китабы өчен).
2. Кәлимуллин Рәшит Фәһим улы (соңгы елларда иҗат ителгән симфонияләре өчен: кыллы уен кораллары өчен «Тукай моңнары» симфониясе, хор һәм симфоник оркестр өчен «Казанны сагыну» концерт-поэмасы, симфоник оркестр өчен музыка «Урман авазлары» өчен).
3. Нигъмәтуллина Рада Хөсәен кызы, Рогожина Изабелла Викторовна, Нигъмәтуллина Марина Викторовна составындагы авторлар төркеменә — «Тукайга мәхәббәт белән» дигән скульптур эшләр сериясе өчен).

2008 ел

1. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының түбәндәге составтагы иҗади төркеме: Ахиярова Резедә Зәки кызы (композитор), Агади Әхмәт Эльтифат-Оглы (төп партияне башкаручы), Соболев Виктор Евгеньевич (дирижер), Панджавидзе Михаил Александрович (режиссер) - «Шагыйрь мәхәббәте» операсын сәхнәгә куйган өчен;
2. Фәтхетдинов Салават Зәки улы - соңгы еллардагы концерт программалары һәм «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкаруы өчен, әлеге җыр авторлары - Андреев Роберт Егоровичка һәм Рәкыйпов Роберт Җиһангир улына (үлгәннән соң);
3. Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы - «Газәлләр» («Мәгариф»нәшрияты, Казан, 2001 ел), «Мәңгелек сусау» («Рухият» нәшрияты, Казан, 2005 ел) китаплары өчен;
4. Аршинов Виктор Петрович - «Тукайны укыганда» («Читая Тукая») һәм М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр буенча эшләнгән «Соңгы җыр» («Последняя песня») графика серияләре өчен.

2009 ел

1. Мансуров Зиннур Мөҗип улы - «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» дип аталган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел) һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» («Мәгариф» нәшрияты, Казан, 2006 ел) китабы өчен;
2. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының түбәндәге составтагы иҗат төркеме: Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким) (язучы-драматург), Скоморохов Сергей Геннадьевич (рәссам-сәхнәгә куючы), Хәсәнев Рим Мәхмүт улы (композитор), Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы (төп рольне башкаручы) Зөлфәт Хәкимнең театраль романы буенча куелган «Телсез күке» спектаклен иҗат иткән, сәхнәгә куйган һәм төп рольне башкарган өчен;
3. В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының түбәндәге составтагы иҗат төркеме: Романова (Славутская) Светлана Геннадьевна, Прытков Геннадий Николаевич классик рус драматургиясе образларын - А.П. Чехов пьесасы буенча куелган «Чия бакчасы» («Вишневый сад») спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын иҗат иткән өчен;
4. Муллашев Камил Вәлиәхмәт улы - «Сөембикә-ханбикә», «Евразия яисә Кыпчак кызы», «Сабантуй», «Ватан турында уйлану», «Әтил суы башланган урында» дип аталган художество әсәрләрен иҗат иткән өчен.

2010 ел

1. Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы - «Мәгарә: шигырьләр, поэмалар» шигъри җыентыгы өчен (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) һәм «Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар» проза әсәрләре җыентыгы өчен (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2008 ел);
2. Садриев Фоат Миңнәхмәт улы - «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен, беренче китап - Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2001 ел, икенче китап - Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел, өченче китап - Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел;
3. Федотов Владимир Сергеевич - төрле еллар (1995-2009 еллар) концерт программалары, шул исәптән «Дустыма», «Чарующие звуки баяна» («Баянның сихерле аһәңе»), төзегән һәм югары сәнгатьчел башкарган өчен;
4. Миңнуллина Асия Минвәли кызы - «В.Качаловка һәйкәл» һәм «Хәйриячегә һәйкәл» скульптураларын иҗат иткән өчен, Казан шәһәре;
5. Ханов Илдар Мәнсәви улы - Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр сериясе, шул исәптән «Ату» («Расстрел») рельефы (Казан шәһәре), «Ватан-ана» һәйкәле, «Тормыш агачы» («Древо жизни» скульптурасы (Чаллы шәһәре), «Шигърият агачы» («Древо поэзии») скульптурасы (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International