Бакый Урманче (1897-1990)

Чыганак: Казан утлары.- 2007.- № 5.- Б. 153.


Күренекле татар рәссамы Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 22 февралендә Буа шәһәре янындагы Күл-Черкен авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен әтисеннән үзләштерә. Соңрак - 1907-1914 елларда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.
Яшүсмер чакта Урал һәм Донбасс якларын урап кайтканнан соң, армиягә чакырылып, 1916-17 елларда Казакъстанда эшли, рәсем буенча беренче сабаклар ала.
Казан Сәнгать мәктәбе, аннары Мәскәүнең ВХУТЕМАС уку йортында ул нәкышь һәм скульптура сәнгатеннән дәресләр үтә. 1926 елны укуын тәмамлап, Казанга кайткач, иҗат һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ләкин, милләтчелектә урынсыз гаепләп, 1929 елда рәссамны кулга алалар, хөкем карары буенча Соловки атауларына «лаеш шулпасы» эчәргә җибәрәләр. Ул анда да бик зур тормыш мәктәбе уза, тоткынлыктагы атаклы галим-голәмәләр белән якыннан аралаша.
Бакый Урманче - татар дөньясындагы күренекле шәхесләрнең сынын тарихта мәңгелеккә калдырган зур рәссам. Ул үзенең уе, фикере, иҗади эшчәнлеге белән татар халкының горурлыгын уятты, аның суверенитет дигән байрагын күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте.
ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты.

Альфрет ӘБДРӘШИТОВ,
скульптор.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International