Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында онлайн-викторина үткәрелә.
Викторина татар һәм рус телләрендә уздырыла. Ул өч этаптан гыйбарәт булачак. Һәрбер этапта шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган өчәр сорау бирелә һәм һәр сорауга өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә.
Викторина 2011 нче елның февраль, март, апрель айларында уза. Нәтиҗәләр апрель ае азагында игълан ителәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Соңгы яңарту: 2021 елның 4 августы, 10:46