С. Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган шигырьләр

Чыганаклар:
1. Чын мирас.- 2012.- № 7 (сент.)
2. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: әдәби нәфис, документаль, биографик җыентык / авт.-төз. Җ. Миңнуллин (фәнни мөх.); редкол.: И. Г. Әхмәтҗанов, Р. И. Вәлиев, Ф. М. Рәфыйков. – Казань: Җыен, 2012. – 479 б.: фоторәс. б-н. – (Шәхесләребез). – Библиогр.: б.465-474.


Рәдиф Гаташ

Сүнмәс йолдызлар


Гасырларның караңгысын ерткан
Йолдыз булып туган театр,
Тукай васыятьләрен истә тотып,
Бик күпләрне әле уятыр.
Мәңге аны чорлар
Раушан көзге –
Бөек рух көзгесе санарлар.
Һаман исән –
Халык йөрәгеннән
Юлын алган бөек «Сәйяр» бар.
Гүя чатыр,
Түбәсенә йолдыз
Айлы күкнең үзе ябылган,
Гүя
Берчак сүнгән йолдызларын
Сүнмәс итеп кабат кабызган
Театрда бәйрәм:
Гүя алар –
Волжская, Камал, Карилар,
Тинчуриннар –
Ерак йолдызлардан
Изге йортка сөенеп карыйлар.

...Еллар үткән саен яктың арта,
Раушан көзгең тарта, театр.
Халык рухын киләчәккә илтер,
Бик күпләрне әле уятыр
Йолдызларың синең,
Театр,
Сүнмәс йолдызларың...


Равил Фәйзуллин

С. Гыйззәтуллина-Волжская үлеменә

I
Нинди халык! Нинди холык!
.................................................
Тукай язган аңа шигырь,
ә без – некролог.

II
«Исәннәрнең кадерен бел,
үлгәннәрнең каберен бел... »
Бу көннәрдә шушы сүзләр
Уемда гел, уемда гел.
Кая куйыйм?
Кулымда гөл,
Кулымда гөл...



Соңгы яңарту: 2015 елның 11 августы, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International