Рөстәмгә (Ә. Ерикәй)

Чыганак : Рустем Яхин в воспоминаниях современников / сост. и ред. Ф. И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276 с.

Якын дуслар бергә җыелдык без
Дустыбызга - яңа фатирга.
Вакыт шактый үтеп китте, ә без
Уйламыйбыз әле кайтырга.

Дусны яңа фатир белән котлап,
Чын күңелдән без тост сөйлибез:
Хәсрәт чикмәсен ул, ә атлыкның
Күтәрә алмаслыгын телибез.

Без телибез иҗат ташкынының
Ярларына сыялмаслыгын,
Музыканың сихри ялкынлысын,
Җырның җырлап туялмаслыгын.

Яңрап тусын шунда аһәңнәрнең
Иркен колачлысы, киңрәге,
Җанга рәхәт бирсен шушы көйләр,
Ашкындырсын кеше йөрәген.

Ә без, дуслар, тагын җыелырбыз
Яңа матур моңнар тыңларга;
Канатлы җыр - ул бит күпер безгә
Хәсрәт суы аша чыгарга.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International