Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Укырга тәкъдим итәбез
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Россия тарихы елы
2012 - Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы
“2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итү турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы
“2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итү турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатларында карар бирәм:
1. 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итәргә.
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә 2012 елда Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын уздыру буенча, аларны үткәрү вакытын, җаваплы башкаручыларны, финанслау күләмнәрен һәм чыганакларын күрсәтеп, төп чаралар планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны тәэмин итәргә.
3. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына, җәмәгать берләшмәләренә һәм оешмаларга Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим итәргә.
4. Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенә, республика һәм урындагы массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын уздыруны киң яктыртуны тәэмин итәргә.
5. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.МИҢНЕХАНОВ
Казан, Кремль, 2012 ел, 24 гыйнвар
№ ПУ-37
Соңгы яңарту: 2012 елның 24 сентябре, 10:14
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз