Әнвәр Бакиров. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: http://www.millattashlar.ru/index.php/Бакиров_Энвер_Закирович

2020 нче  елның 7 июлендә күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,  Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әнвәр Закир улы Бакировның тууына 100 ел тула. Әнвәр Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Ул 50 елдан артыграк гомерен музыка сәнгатенә багышлый. Ә. Бакировның мөстәкыйль иҗат юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана. Бу җыр аның иң популяр әсәрләренең берсенә әйләнә. Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Ул – 2 балет, музыкаль комедияләр, «Тукай» операсы, симфоник, хор әсәрләре, камера-инструменталь музыкасы һәм 200 дән артык җыр авторы.

Композитор Әнвәр Бакиров уку-агарту эшенә, республиканың музыка һәм иҗтимагый тормышына үзеннән күп өлеш кертә. Ул – музыка буенча татар телендәге «Җыр һәм музыка дәресләре» дигән беренче дәреслек авторы да.

Әнвәр Бакировның «Су анасы» балеты 1973 нче елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт  премиясенә лаек була.

Биобиблиографик белешмәлек күренекле композиторның тууына 100 ел тулу уңаеннан төзелде.
Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, видеоязмалар, фотоархив белән танышырга була. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, видеоязмаларын, ноталарын табарга була. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Әлеге бүлек Ә. Бакиров әсәрләре тупланган җыентыклар, аның турында аерым басмаларда, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеген үз эченә ала. Шулай ук Интернетта Ә. Бакировка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Ә. Бакировның тәрҗемәи хәле

Ә. Бакировның тормышы һәм иҗаты турында

Әнвәр Бакировка багышланган видеоязмалар

Фотоархив

Ә. Бакиров әсәрләре

Ноталы әсәрләр

Аудиоязмалар

Видеоязмалар

Библиография

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 23 марты, 17:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International