Ә. Еники турында каләмдәшләре

Чыганак: Казан утлары.- 1999.-№ 3.
Олуг әдибебез бар!
(Аның турында замандашлары, каләмдәшләре)
Фатих Хөсни:

Әмирхан Еники турында сүз әйтү бер үк вакытта читен дә, рәхәт тә. Читен, чөнки ул бик катлаулы, үтә дә нечкә күңелле художник. Әйтә белмичә әйтсәң, тота белмичә кулдан төшереп ваткан хрусталь ваза кебек, аның иҗатын чәлпәрәмә китерүең дә мөмкин. Рәхәт, чөнки аның иҗаты уйланырлык азык, күңелгә шатлык, колакка музыкаль аһәң бирә.
... Яшь, зифа буйлы, кара чәчле, мөлаем егет, ул әдәбиятка ничектер кыяр-кыймасрак килеп керде һәм хәзергә хәтле, башы пеләшләнә башлагач та, уннарча повесть һәм бик күп талантлы хикәяләр авторы булгач та, безнең барыбызның да, иң әһәмиятлесе, киң катлау укучыларның ихлас мәхәббәтен казанганнан соң да, шулай кыяр-кыймас кына барган кебек. Аның бу тыйнаклыгы үзенең көчен белмәгәнлектән түгел, юк, ул үзенең әфсенле көчен бик яхшы белә, аның бу тыйнаклыгы халык алдыңдагы бурычын тирәнтен аңлавыннан. Юк, әдәбият уйнар өчен түгел, әдәбият дан казану, акча эшләү мәйданы да түгел, әдәбият—энә белән кое казу, әдәбият—кеше күңелен тәрбияләү, әдәбият кешеләрне яхшы булырга, көннән көн яхшырак була баруга этәрү коралы. Без менә шул бөек бурычны үтибезме? Барыбыз да бертигез үтибезме? Әмирханның тыйнаклыгы, минемчә, әнә шул сораулардан килеп туадыр кебек.
... Гомумән, Әмирхан Еники иҗаты өчен иң күренекле сыйфат: ул да булса аның әсәрләреңдә, бөтенесендә, әлбәттә төрлесендә төрле дәрәҗәдә, кеше җанының хәрәкәткә килүе. Ясалма конструкцияләргә чуар бизәкле какшау бина корудан ерак тора Әмирхан. Аның әсәрләрендә—бөтенесендә дә—җанлы кешеләр, уйлана, газаплана һәм шатлык кичерә белә торган кешеләр яши! Әмирханның укучыны сихерли ала торган көче нәкъ әнә шунда да иңде.
Әмирханны үзенчәлекле художник итеп таныткан хосусиятләрнең тагын берсе—аның теле. Аның хикәяләрен, повестьларын укыганда телебезнең нинди көч-кодрәткә ия булганлыгын янә һәм янә бер кат төшенәсең. Логик эзлеклелек, сүз асты дөньясының тигез һәм тыныч агышы, нәкъ үз урыннарына утырган
сүзләрнең, берсе икенчесеннән көч алып, музыкаль аһәңлелек белән җырлап торулары—боларны һәм әйтәм дигәндә телгә килмәгән башка күркәм якларны, беренче нәүбәттә, нәкъ менә Әмирхан иҗатыннан табабыз.
"Табабыз"—урынлы әйтелмәде. Аларны эзләргә кирәк түгел, алар әсәр¬нең тукымасында, алар—тасвирлана торган хәл-әхвәлләрнең мускулы, эчке пружинасы буларак, укучыны шундук эләктереп алалар һәм алып китәләр. Бу тасвирның әфсененә бер эләктеңме, ычкынырмын димә. Ул сине тирбәтеп һәм моңландырып, уйланырга һәм тормыш, көнкүреш картиналарына үз күзең белән карарга мәҗбүр итеп, алып бара, алып бара...
... Кыскасы, безнең Әмирханыбыз, безнең нечкә һәм сизгер күңелле, коеп куйган художнигыбыз, Әмирхан Еникие¬быз бар. Ул безнең арада, безнең белән иҗат итеп, бергә шатланып, бергә борчылып, дөньяга һәм кешеләргә бәхет-сәгадәт теләп яши. Аның бәйрәме безнең дә бәйрәм!
1979 ел

***
Фәрваз Миңнуллин:

Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре... Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә—моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм канатландыра торган рухи көч тә бар...
Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың.
Укыган саен укыйсы килеп тора аның әсәрләрен. Күбрәк укыган саен, иҗатының сихри көченә соклану хисе арта, шуның сәбәпләрен беләсе, ачасы килү теләге көчәя. Шуның белән бергә, тормышның үзе кебек үк гади һәм табигый, тормышның үзе кебек үк катлаулы да аның иҗаты. "Туган туфрак", "Яшьлек хатасы" кебек бер-ике әсәрен санамаганда, Еники әсәрләренең идеясе бервакытта да "мин моңда!" дип, алга чыгып кычкырып тормый. Идея образга тәмам сеңеп, аңа кушылып, эреп беткән була. Язучы укучы аңына юлны аның йөрәге аша сала белә. Бу—бары олы художникларга гына хас бер сыйфат булса кирәк.
1983 ел

***
Илдар Юзеев:

Язучының үзенчәлекле хикәяләү алымы халыктан килә: әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасың, ул сиңа бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәртне тыштан яшерә-яшерә, күзенә бәреп чыгарга торган яшь бөртеген эчкә йота-йота, сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу тылсым иясенең авызына карыйсын да аның сихри сөйләме артыннан иярәсең. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин. Проза¬сының шагыйранә үз ритмы бар. Иренгә тидерүгә көй уйный башлаган ялан курае сыман, сөйләме табигый, иркен ага. Ул сөйли, ул сиңа халыкның катлаулы язмышын, тугрылыгын, вөҗданын, мәхәббәтен тасвирлый. Син тыңлыйсың һәм татар халкына гына хас булган кабатланмас милли характерларны, ерак бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр¬не, этнографияне күзаллыйсың.
1978 ел

***
Рафаэль Мостафин:

Әмирхан Еники хикәягә ифрат зур җаваплылык хисе белән килә торган искиткеч таләпчән язучыларның берсе. Художник буларак аның төп үзенчәлеген бер сүз белән әйтеп бирү соралса, мин бер дә арттырмыйча, татар әдипләре арасында ул иң музыкаль язучы, дип җавап бирер идем. Аның фразалары һәрвакыт җиңел, үтә күренмәле, музыкаль яңгырашлы. Хикәяләре, әйтерсең лә, ниндидер бер сихри көчкә, тылсымга ия, аларның һәркайсы укучыда билгеле бер настроение уята. Еш кына очракларда хикәяләүдәге якты, җиңелчә моңсулык әбиләр чуагының көмеш пәрәвезләре сыман зәңгәр һавада тирбәлеп тора сыман.
Ә. Еники—менә дигән тел остасы һәм бик сизгер стилист. Аның әсәрләренең русча тәрҗемәләрен укыганда, мин, мәсәлән, үземне бик кыен хәлдә калгандай хис итәм. Юк, тәрҗемәләрнең ул чаклы ук начар сыйфатлы булулары өчен түгел. Бу язучы татар теленең үзенә генә хас стихиясе, милли фикерләүнең,
дөньяны танып-белүнең татар кешесенә хас булган үзенчәлекләре белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, иң әйбәт эшләнгән тәрҗемәдә дә ниндидер югалтулар котылгысыз. Еникинең Бөтенсоюз укучысына чагыштырмача аз билгеле булуын да бәлки әнә шуның белән аңлатырга кирәктер. Югыйсә бит аның иҗат багажында иң өлгереп җиткән теләсә кайсы әдәбият укучысын да сокландыра алырлык "Бер генә сәгатькә", "Ялгызлык", "Әйтелмәгән васыять", "Тынычлану" һәм башка хикәяләр бар.
Прозаикның оригинальлеге барыннан да элек аның фикерләвенең оригиналь булуында. Художестволы фикерләү! Әмирхан Еники хикәяләренә анализ ясагач, менә шундый нәтиҗәгә киләсең. Еникидә бернинди әзер чишелеш юк, тормышны ул әдәби схемаларга "куып" яки көчләп кертергә тырышмый. Ул үз идеясен турыдан-туры тәгъбирләүдән кача, үз мөнәсәбәтен теге яки бу персонажга бәйләргә теләми. Нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдырып, теге яки бу күренешне гаделлек, риясызлык һәм объективлык белән сурәтли. Менә шуның өчен дә аның күпчелек әсәрләре бәхәсләр һәм капма-каршы фикерләр көрәше китереп чыгара.
Ә. Еники башлыча кешенең эчке дөньясы, аның хисләре, мораль һәм әхлакый сфера белән кызыксына. Аның әсәрләрендә турыдан-туры күзгә ташланып торган "производство конфликтлары" да, көннең кадагына ашык-пошык кына "сугу" да юк. Әмма алар кешеләргә тирән мәхәббәт белән сугарылганнар, кеше күңелеңдәге иң яхшы, иң матур якларга мөрәҗәгать итүгә юнәлдерелгәннәр.
Язучы матурлыкны, ул тышкы ямьсезлек һәм хәтта гариплек артына яшеренгән булса да, тоя һәм күрә белә. Беренче карашка кечкенә, әһәмиятсез булып күренгән нинди генә вакыйга турында язмасын, Еники ул һәрчак күренешнең асылына төшенергә, фактның фәлсәфи мәгънәсен ачып бирергә тырыша.
1979 ел

Чыганак: Казан утлары.- 2009.-№ 3.
 
КҮҢЕЛ АЗАТЛЫГЫ
(Ә. Еники турында каләмдәшләре)
Әхсән Баянов:

—Минем өчен таянырлык рәтле кеше иде ул. Үзе дә мине шулай санагандыр дип уйларга җөрьәт итәм. Чөнки "Юлчы" дигән җыентыгының титул битенә шул хакта язган иде. Халык өчен ул исән чагында ук тере классик булды. Гәрчә аның да иҗат юлы шома гына була алмады. Тәнкыйтьчеләрнең тискәре мөнәсәбәтенә түзеп яшәде ул. "Рәшә" повесте чыккач, "Кояшлы язны рәшә капламасын" (К. Фәсиев) дигән мәкаләдән соң тискәре мөнәсәбәт аеруча көчәеп китте. Авторитар тәнкыйтьнең бертуктаусыз изүенә карамастан, кеше үз мәсләген үзгәртмәде. Үтә кызыл әсәрләргә таба борылмады.
Ул "иҗат азатлыгы" дигән сүзләрне еш кабатлый иде. Миңа карата да әйткән сүзләрен хәтерлим. "Дөньяны үзең күргәнчә тасвирлау хокукы". Бик тырышсалар да, аны шул хокуктан мәхрүм итә алмадылар.
Ә. Еникинең барлык уңышлары әхлакый ныклык белән аңлатыладыр дип уйлыйм. Элек классик булган кебек, ул хәзер дә тере булып кала. Теге вакытта ук язылган шедеврларын укып карагыз. Аларда җанга кагылышсыз бер генә җөмлә, бер генә сүз дә таба алмассыз. Чөнки аның иҗаты чит тәэсирләрдән азат. Яза башлаганда ук ул чиста күңелле кешеләрне сайлаган.
Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники милләтебезгә барыннан да элек әнә шушы сыйфатлары белән кадерле. Какшамас иманы белән зур ул, бөек ул!

***
Туфан Миңнуллин:

—Сүзне үземнән башлыйм әле.
"Канкай углы Бәхтияр" драмасын язганда патшабикә Екатерина II белән граф Потемкин диалогын язарга кирәк иде. Әллә ничә вариант язып карадым—үземне канәгатьләндермәде. Авыл апасы белән авыл агаеның сөйләшүе килә дә чыга. Бик озак азаплангач кына үз дигәнемә ирештем шикелле.
Әмирхан ага Еники турында уйланганда әлеге вакыйганың искә төшүе очраклы түгел. Безнең бик күп әсәрләребездә әдәби осталык нык аксый. Югыйсә барысы да урынында кебек, ләкин нидер җитеп бетми. Нидер дигәнем—әйтәсе фикерне төгәл, саллы һәм, иң әһәмиятлесе, нәзакәтле, нәфис итеп әйтә белү осталыгыдыр.
Әмирхан Еники дә бит без язган, без кулланган сүзләрдән төзи җөмләләрен. Нигә аны укып сокланабыз да, кайберләребез язганның өч-дүрт җөмләсен укуга ук күңел кайта? Уңмаган хатынның оешып бетмәгән коймагын ашап интеккән кебек.
Мөхәррирләрдән ишеткәнем бар: Әмирхан Еники редакцияләргә китергән кулъязмаларын басылып чыгар көнгәчә төзәтә, камилләштерә иде, диләр. Димәк, Әмирхан ага уз иҗатына олы хөрмәт һәм җаваплылык белән караган.
Әйе, ул үз иҗатының гына түгел, тулаем татар әдәбиятының затлылыгын билгеләүче язучы иде.

***
Наҗар Нәҗми:

— Әмирхан Еники минем өчен — тере классик, матур сүз остасы. Әйтер идем, ул проза белән яза торган шагыйрь. Аның әсәрләре — кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр. Моңа ул табигате белән нечкә күңелле, кешелекле булуы белән ирешә. Шул яклап ул миңа өлкән дус та, остаз да.
1994

***
Рабит Батулла:

—Әмирхан Еники язучы гына түгел, ул—әдип. Ул—акыл иясе, Ана теле сагында торучы, халкы-милләте турында киеренке уйланучы, халыкның азатлыгы өчен көрәшүче, шул көрәшнең ысулы итеп әдәбият мәйданына чыккан баһадир. Әмирхан Еники гомере буе шул гамәлдә булды.
...Соңгы 30-40 ел эчендә язылган чәчмә әсәрләрдә шигырьдә булган затлылык сирәк очрый. Әмма Әмирхан Еники әсәрләрендә бу сыйфат аерым урын тота. Аның әсәрләрен син кайта-кайта укыйсың, укыган саен яңа нәрсә ачасың. Әдипнең серле кинаясе сиңа, Сим-Сим ачкан серле ишек кебек ачылып китә. Шигырьгә тиң хикәя әнә шулай берничә катламнан торырга тиештер инде ул.
...Хәсән Туфан, Фатих Әмирхан турында: "Әдәбият ханы—Әмирхан" дип язган иде. Әмирхан Еники турында мин дә шул сүзләрне кабатлыйм: Әдәбият ханы—Әмирхан!

***
Равил Фәйзуллин:

—Әмирхан ага гомере буе үз гамәленә үзе хуҗа булган зат. Сабыр-тыйнак кына, кабаланмыйча, очар биеклекләрне анык белеп, узгынчы сәяси-конъюнктур хәрәкәтләрдә буталмыйча, талантының кодрәтен, шәхес буларак үз дәрәҗәсен белеп яшәде, иҗат итте. Бу очракта чыгышы ягыннан мәгълүм ыру-токымнан, затлы нәселдән булуы да шактый ук әһәмиятле булса кирәк.
Һәр иҗатчы, телиме-теләмиме, таныймы-танымыймы, ул—барыбер Вакыт галиҗәнаплары белән алышка чыккан зат. Чарасызлыкны, Вакыт кодрәтенә беркемнең, бернәрсәнең дә каршы торалмаганын белсә дә, Иҗатчы, Вакытның «ялына ябышып булса да», хезмәтләре белән Аңа үз исеме белән мөһер суга... Киләчәктә Идел-Урал тирәлегендә XX гасырның төрки прозасы турында сүз чыкса, иң беренчеләрдән булып Ә. Еники исеме телгә алыначак. Иҗаты һәм яшәү рәвеше белән килер буыннарга, бигрәк тә каләм ияләренә, бик тә кирәк әхлакый сабаклар да бирде Әмирхан агабыз. Шуларның берсе (гәрчә аксиома кебек мәгълүм булса да)—язучы нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәп иҗат итсә дә, вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен торып, тормыш дөреслеген язарга тиеш.
Бу—Аның язучылык кредосы иде, күпләр өчен өлге булыр сыйфаты. Тагын икенче бер гыйбрәтле сабак-нәтиҗә: хикәяләү, тасвирлау шигырь рухы белән сугарылмаса, чәчмә әсәр шигъри телле булмаса, чын проза әсәре юк ул. Әмирхан Еники—прозаның шагыйре ул.
Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды!) язучы түгел. Чын бәһасе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы әле дөрли генә башлады.

***
Марсель Галиев:

—Әдәбиятта асыл бәя язучы мирасының күләменә, күплегенә карап түгел, ә чын сәнгати әсәрләрнең сыйфат дәрәҗәсен күзаллап, татар әдәби теленең бөеклеген раслаган, милләтнең гореф-гадәте, гаме аша әрнүен дә, омтылыш-кичерешләрен дә югары кимәлдә тасвирлап, рухи хәзинә тудыра алганнарга бирелергә таеш. Мондый бөек затларыбызның берсе—Әмирхан Еники.

***
Мансур Вәли-Барҗылы:

—Әмирхан Еникине мин татар халкының иң зур әдибе дип саныйм.
Аның әсәрләренең гаҗәеп дәрәҗәдәге фәлсәфи тирәнлеге, әдәби-эстетик яктан үтә камиллеге, аларда милли рухның һәм милли психологиянең гаять нечкә һәм матур чагылышы, тормыш күренешләренең бик тә масштаблылары һәм типиклары сайлап алыну һәм тасвирлану, әсәрләрнең халык моңнарына якын дәрәҗәдә музыкаль янгырашы һәм әдәбият-сәнгать әсәрләре өчен хәлиткеч кимәлдә мөһим булган тагын башка асыл сыйфатлар безгә Әмирхан Еники иҗатына әнә шундый иң югары бәһане кую мөмкинлеге бирә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International