Ә. Еникигә багышланган шигырьләр

Чыганак: Казан утлары.- 2009.- № 3. 
                            
                                                 Рәдиф Гаташ
 
                                                   Әмирхан ага Еникигә
 
 
Бала итте бугай—шаштырды шатлык:
Аксакал белән түбәтәй алмаштык!
 
—Сезгә, яшькә, килешер, ди, укалы,
Ә миңа—бизәксез, гади булганы.
 
... Чын алтын көз! Уфада—туй дәвамы:
Сиксән биш яшь—морза әдип бәйрәме!
 
Гасырлардан мирас акыл сүзендә,
Татарның язмышы—моңы күзендә.
 
"Әйтелмәгән васыять»ләрен әйттеме,
Тарих төпкеленә уйны дәштеме?—
 
Илле яшьлек йөрәкне кыстым учка:
Очар кебек, әверелеп хәтер-кошка.
 
—«Сөт калыр, Ватан китәр»... Шул—кызганыч.
Әмма исән рухта Өмет, Ышаныч.
 
Инде кыйбла җуймыйча барырсызмы?
Шул "изге сөт, кан"ның сез варисымы?
 
...Мин дә хәзер чал чәчле ир бугай ла,
Олы гамьнән читтәмен күк шулай да.
 
Гаҗәпмени—уй ташып, калсам шашып?—
Аксакал белән түбәтәй алмашып...
                                                              1994
 
 
 
   
 Чыганак: Казан утлары.- 2000.- № 11
                                       
                                                                    Роберт Әхмәтҗан
 
Гасырларда   яшәр юксыну
 
                        Әмирхан ага Еники ядкяре
 
Бүген иртүк, нәзкәй генә үксеп:
<<Ени...ки...и!>> дип
Исте таң җиле...
Җылы яңгыр кебек салмак иде...
И, Әмирхан,
Изге җан инде!..
 
Китүеңмени,
Үткән чорның соңгы могиканы...
Йә, бәхил бул, әдип,
Хуш инде!..
Мең кодрәтле бөек Табигатьнең
Соңгы мөмкинлеге
Шушы инде!
 
Соңгы мәҗлес. Матәм җыенында
Бер догалый җаннар иң башта...
Гомереңне дәвамларбыз, Остаз,—
Һәрбер җанга
               әле күп-күп еллар
Җылы килер
Синең Кояштан!
 
«Кояш баер алдыннан» дип язып,
Ябып куйдың «Соңгы китап»ны.
Шул китапның җаны—
                            хаклык сүзе
Һәр йөрәккә
Якын юл тапты.
Шытып чыгып күңел нурларыңнан,
Яшь бөреләр ачар керфеген.
Мулдан иктең Иҗат кырларыңа
Игелекнең алмаз бөртеген...
 
Шулай укмы,
Югалттыкмы инде
Ил-илкәйнең соңгы морзасын?!
Дүрт кул булса,
 
                   дүрт шәм тотып эзлә
 
Гасырга бер туар ир затын!
Битен ачсаң, меңгә тапкырланыр
«Соңгы китап»—
                       аның юк соңы.
Җәсад китә—
                   кала олуг Мирас...
Гасырларда яшәр Юксыну!..
 
 
 
Чыгачак: Казан утлары.-   1999.- № 3.                               
                                                             Зөлфәт
 
Асыл курай
 
Тау куенында, кояш иркәсендә
кура үсә, пешә, турая...
Чын курайчы аннан курай уя,
Әверелә кура
                     курайга...
Курай дисәм, Еникине уйлыйм.
Ул-
          нәкъ кеше курай!
Үзе лә!
Аның ипле, кайнар сүзләре дә
Курай моңы булып тезелә.
 
Аксакаллар бөек сер шикелле—
Әйтик кошның нурга кунышы...
Гүя алар уйчан курай сыман—
Җирнең дымы, күкнең сулышы!
 
Берчак башкорт курай тарта иде..
Күз төшердем әдип-морзага—
Аңламадым,
Кураймы соң әле,
Еникиме әллә моңлана?
Асыл курай асыл булып калыр...
Бәхәсләшмик...
Ни ул? Кемнеке?
Әнә!
Курай тарткан сыман яза,
Яши безнең морза— Еники!
 
Күз алдында—ак кылганлы дала,
Җиз кыңгырау—күркәм дугада.
Һәм Ак әби килә...
Укыйсың да—
Яшиселәр килә дөньяда!
 
Дугадагы кайтмас шул кыңгырау
Мең сагышлар җанда кабыза...
Пеше курай гына түгелдер бу!
Кеше—курайдыр ла
Бу морза!
... Кызганам мин
                  бездән соңгыларны—
Сәер
Алар кичәр дөньялар.
Бу кыңгырау чынын ишетмәс тә,
Ишетсә дә
                   тоймас бит алар!
 
Буталчыкка бик тиз ияләштек,
Аларга тик
                      туры юл ятыр,
Пеше курай түгел,
                      эшле курай
Аларга үз көен уйнатыр.
Аларга үз көен уйнатыр да,
Әллә нинди көйгә биетер,
Тимер курайларның тимер көе
Яшәешне дер-дер селкетер.
 
Аксакаллы туры килде язмыш...
Безнең гомер
                      монда үтәчәк,
Шушы моң бетәрме?
Бетә икән,
Димәк,
            дөньясы да бетәчәк.
 
Юк, ышанып булмый!
Сүнәр көннәр
Килмәс...
Казан төнен кабыза.
Асыл курай булып,
                       милләт өчен,
Һаман моңлан, Еники морза!
 
                                        21 декабрь, 1998 ел.
 
 
 
 
 
                                            Наҗар Нәҗми
 
"Тискәреләр"
 
                                                 Әмирхан ага Еникигә
 
Бар ул үзсүзле булганнар—
"Тискәре" күренгәннәр.
Иманына инанганга
Илдән дә сөрелгәннәр.
Бар ул ят тәртәгә кермәс,
Авызлыкланмас затлар.
Тик үз буразнасын ярып,
Җир-гомер сөргән "атлар".
Бар ул—сөргәнне дә сөрү...
Тик авыр—чирәм ачу.
Үз орлыгың—табышыңны
Үз басуыңа чәчү.
Без берләшкәндә бер рухи
Күмәк хуҗалык корып,
Тик "тискәре" торып калды
"Единоличник" булып.
Әлеге шул үзенеке
Арбасы, тәртәләре—
Ә юлга тотылган күмәк
Шөгыльнең киртәләре.
Өстән, астан, уннан, сулдан
Яман сүз сибелгәндә,
Шикләнүләр, чикләнүләр
Йөрәкне кимергәндә,
Хәтта жимергән чакларда
Юлдагы күперләрне,
Үз-үзенә күпер салды
Уйлары, фикерләре...
Үзгәрә "әшьялар төсе",
Югала кичәгеләр.
Дөнья үзсүзлечә бара—
Яшәсен "тискәреләр!"
 
                                                   1998, декабрь
 
 
 
 Чыганак: Казан утлары.- 1997.- № 9
 
                                                                                     Рим Идиятуллин
 
Әйтеп китәсем килә
 
                                                Әмирхан ага Еникига
 
Кайтып төшсәм, туган җирдә
Торып каласым килә,
Алтын чуклы хатирәләр
Аргамак сыман җилә.
 
Тауларга карап тын гына
Еласыларым килә,
Агымсуларны кирегә
Борасыларым килә.
 
Карт йөрәкнең теләкләрен
Каеннарым да белә:
Аркамны терәп утырсам,
Шифалы суын бүлә.
 
Канатлар кайда өзелер? –
Аны бер Ходай белә.
Әйтелмәгән васыятем
Әйтеп китәсем килә.
 
 
 
Чыганак: Казан утлары.- 1996.- 5.
 
                                                          Фәрит Габдрәхим
 
Рәхмәт!
 
                                         «Чабаталы морза» Әмирхан Еникигә
 
«Динең яки малың?»—Илсуярлар
Куйган сорау кискен, янаулы.
Тота сынау татар морзалары,
Язмыш-ихтыярлар камаулы.
 
«Малым өчен түгел, динем өчен...
Лә илаһы...»— кемдер укынды.
«Динем өчен түгел, малым өчен...
Господи...»—дип күпләр чукынды.
 
Чукындылархәрамчукыдылар,
Мал-мөлкәтледөньятүгәрәк.
Илсуярларчирүенәкүчкәч,
Тәфтиләүләрбулдыдүәрән.
 
«Динеңякималың?» — Ошбусорау
Ачыпсалдычынвәялганны.
Чукынганнар итек-читек киде,
Чабатасын киде—калганы.
 
«Лә илаһы...» төшми телләреннән.
Җилдермәсәләр дә шәп атта,
Гомер буйларына җәяү генә
Йөрсәләр дә киеп чабата,
Җиталдылар барып, җиталдылар
Күңеленә туган халкының.
Бөтен байлыклары—гыйлем нуры,
Ник аларга көмеш-алтының?!
Рәхмәт, «чабаталы морзалар»!
 
                                                             1994
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International