Җәүдәт Фәйзи. Биобиблиографик белешмәлек


 
2015 нче елның 4 нче гыйнварында күренекле татар композиторы, халык авыз иҗатын туплаучы, РСФСР ның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Фәйзинең (Җәүдәт Харис улы Фәйзиев) (1910-1973) тууына 105 ел тулды.
Күренекле композитор өч музыкаль комедия, күп кенә җырлар иҗат итеп, татар халык көйләрен эшкәртеп татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Аның беренче иҗат җимешләре – «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре – тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә. Җәүдәт Фәйзинең музыкаль комедия жанрын үстерүдә дә өлеше зур. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр яза, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат итә.
Җәүдәт Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап җыентыкларда бастырып чыгара.
Әлеге күренекле датаны истә тотып төзелгән биобиблиографик белешмәлек 7 бүлектән тора. Композиторның тәрҗемәи хәле, иҗаты һәм тормышы турында мәкаләләр, фотоархив, сценарийлар, әсәрләре белән танышырга мөмкин. Библиография бүлегендә Җәүдәт Фәйзинең әсәрләре, тормышын һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләр исемлеге һәм Җәүдәт Фәйзигә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар бирелде. Биобиблиографик белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Җәүдәт Фәйзинең тәрҗемәи хәле

Җәүдәт Фәйзинең тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Видеоматериаллар

Җәүдәт Фәйзи әсәрләре

Җәүдәт Фәйзигә багышланган сценарийлар Библиография

 

 

 

 


 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International