Таҗи Гыйззәт. Биобиблиографик белешмәлек

«…Безнең буын Таҗи Гыйззәт әсәрләрен укып-өйрәнеп, имтиханнар тапшырып, шул әсәрләрдә тәрбияләнеп үсте. Шунысын да әйтергә кирәк, Таҗи Гыйззәт үз әсәрләре белән Әгерҗене генә түгел, бөтен Татарстанны данлады. Аның пьесалары буенча спектакльләр илебезнең күп театрларында куелды. Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәш белән бергәләп алар 40 ел буе Татар академия театрының нигездә бөтен репертуарын иҗат итәләр. Алар бер үк заманда яшәп, иҗат итеп, якты дөньядан да бер-бер артлы китеп бардылар. Бу искиткеч иҗади бергәлек иде! Алар югары музыкаль сәнгатьтә үлемсез әсәрләр тудырдылар, мәсәлән, «Наёмщик» операсы шулар исәбенә керә. Алар безнең халыкны югары музыкага, опера һәм балет сәнгатенә тарттылар. Ул заманнарда бу җиңел эш түгел иде. Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәш татар театр сәнгатен классик дәрәҗәгә күтәрделәр. Җәүдәт Фәйзинең Таҗи Гыйззәт либреттосына язылган беренче татар музыкаль комедиясе «Башмагым» ярты гасыр буе опера һәм балет театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды.

Аның «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк» һәм башка әсәрләре халкыбыз иҗатының бай мирасы булып торалар. Аларда — безнең тарихыбыз».                                                                              

Минтимер Шәймиев

                                                                     Чыганак:  https://shaimiev.tatar.ru/tat/pub/view/796

Cовет чоры татар драматургиясенең күренекле вәкиле, язучы, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтнең (Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин) тууына 2015 нче елның 15 сентябрендә 120 ел тулды.

Таҗи Гыйззәт татар драматургиясендә М. Фәйзи һәм К. Тинчурин нигез салган музыкаль драма жанры традицияләрен дәвам итә. Ул Татар академия театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә куелган 37 пьеса авторы, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән. Аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышлап язган тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләре дә бар.

Таҗи Гыйззәтне драматург итеп таныткан әсәрләре – «Чаткылар», «Наемщик», «Бишбүләк», «Мактаулы заман», «Ташкыннар»,  «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» һ.б.

Таҗи Гыйззәт татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы.

Әлеге биобиблиографик белешмәлек Таҗи Гыйззәтнең юбилее уңаеннан төзелде. Белешмәлектәге материаллар 7 бүлеккә бүлеп урнаштырылды. Биредә Таҗи Гыйззәтнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы мәкаләләр, аның турында замандашларының, якыннарының истәлекләре, әдип иҗатына багышланган сценарийлар, фотоархив урын алды. Шулай ук Т. Гыйззәтнең замандашлары турындагы истәлекләре дә китерелде. Библиография бүлегендә Т. Гыйззәтнең әсәрләре, аның турында аерым басмаларда һәм вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкаләләр исмелеге бирелде. Соңыннан Т. Гыйззәткә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар китерелде. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Истәлекләр

Фотоархив

Әсәрләре

Сценарийлар, методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 июне, 11:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International