Нури Арсланов

(1912–1991)

1941–1945 еллардагы Ватан сугышыннан соңгы совет чоры татар шигъриятенең күренекле вәкиле Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстанның (хәзерге мөстәкыйль Казакъстан Республикасының) Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә дөньяга килә. 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннары, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп, 1928–1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр әүвәл Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә, аннары Урта Азия мәктәпләрендә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә рәссам-бизәүче булып эшли.
1933 елның сентябреннән Н.Арсланов яңадан Казанда – балалар журналы «Пионер» (хәзерге «Ялкын») һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакцияләрендә рәссам вазифаларын башкара. 1934–1936 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтып, газета-журнал редакцияләрендәге әүвәлге эшендә ике еллап эшләп алгач, совет-фин сугышы башланып, Н.Арслановны янәдән армия сафларына чакыралар. Ул махсус миномет батальоны составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, сугышны фин шәһәре Сартавалада тәмамлый. Фронттан кайтып, редакциядәге рәссамлык эшендә ике елны тутырырга да өлгерми, сугышның тагы да афәтлерәге – Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов кабат хәрби киемдә. Әүвәл ул Ульяновск шәһәрендә хәрби училищеда укый, аннары рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре юнәлешендәге канлы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла. Дәваланып чыккач, 1943 елның языннан 1946 елның җәенәчә Татарстанның Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләре хәрби комиссариатларында өлкән инструктор булып хезмәт итә. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.
Сугыштан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә – рәссам, 1964–1972 елларда «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып эшли. 1972 елдан ул бөтенләе белән профессионал язучы хезмәтенә күчә.
Н.Арслановның поэзия мәйданындагы беренче иҗат тәҗрибәләре Күкчәтау җидееллык мәктәбендә укыганда ук кәгазьгә төшә башласалар да, шигъриятнең олы юлына аяк басканчы аңа бик күп тормыш сынауларын үтәргә, тәҗрибә тупларга, берничә ел сугышның канлы, фаҗигале-афәтле чынбарлыгын башыннан кичерергә туры килә. Әдәбиятка ул сугыш тәэсирләреннән туган «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Кешеләрнең ватанпәрвәрлек, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына һәм матбугатта авторның иҗади сәләтенә зур өметләр баглаган әсәрләр итеп бәяләнә. Һәм чыннан да шуннан соңгы еллардагы иҗаты белән Н.Арсланов бу өметне тулысынча аклый, аның шигъри таланты, осталыгы, әсәрләрендәге фикер тирәнлеге, тематик киңлеге һәм эмоциональ тәэсир итү көче китаптан китапка үсә-чарлана бара. Илленче елларда бөтен дөньяга җәелгән тынычлык өчен көрәш, колониаль халыкларның милли азатлык хәрәкәтләре, сугыштан соңгы Татарстан тормышындагы социаль һәм икътисади үзгәрешләр, республикада нефть сәнәгатенең барлыкка килүе – болар берсе дә шагыйрьнең игътибарыннан читтә калмый. «Ай Хян белән Ли» (1950), «Корея гөле» (1951), «Давыл кызы» (1954), «Яшьлек чишмәсе» (1954), «Көзге» (1955), «Тапкыр игенче» (1959) кебек төрле милләтләрнең халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдаланып язылган поэма-легендалар һәм поэма-әкиятләр, лирик һәм публицистик шигырьләре, поэмалары тупланган «Девон фонтаннары» (1953), «Якты юл» (1954), «Язгы яңгыр алдыннан» (1958) җыентыклары, балалар өчен язылган «Ауда» (1953), «Сыерчык» (1957), «Карамаймалай әкияте» (1960) исемле китаплар һәм, ниһаять, «Баулылар», «Көймәдә» кебек популяр җырлар Н.Арслановның бу еллардагы иҗади кызыксынулары даирәсенең киңлеген ачык күрсәтәләр.
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап Н.Арсланов шигърияте нигезендә яткан лирик-фәлсәфи башлангычлар, тагы да көчәеп һәм тирәнәеп, үзенчәлекле бер шигъри дөнья тудыруга китерә. Заман турында, туган җир, халык, милләт язмышы турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язылган шигырьләр, «Моңсар» (1966), «Горур Гайшә» (1967), «Романтика» (1969), «Майра» (1969), «Сак-Соклар» (1987) кебек поэмалар Н.Арслановны совет чоры татар поэзиясенең алгы сафына бастыра.
Н.Арслановның шигъри теле искиткеч бай һәм үзенчәлекле хасиятләргә ия. Татар халык иҗатын һәм классик әдәбиятны, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясен тирәнтен белү аңа үз иҗатында форма һәм тел-сурәтләүнең яңа чараларын, төрләрен табарга, күп кенә төрки сүзләрне, традицион китаби гыйбарәләрне бик урынлы һәм табигый яңгырашында шигырь тукымасына кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта Н.Арсланов Шәрекъ поэзиясе классикларыннан Гомәр Хәйям, Хафиз Ширази, гомумтөрки әдәбиятыннан Мәхтүмколый, Токтогол, Абай һәм башкаларның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, алар тәэсирендә үзе дә Шәрекъ классик поэзиясе үлчәмендә һәм формаларында шигырьләр, робагыйлар яза. Аның шулай ук рус һәм Көнбатыш шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов, Гете, Шелли, Байрон иҗатларыннан да шигъри тәрҗемәләре байтак.
Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Республикам минем» (Н.Җиһанов музыкасы), «Казан кызы» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И.Хисамов музыкасы) кебек җырларын татар җыр сәнгатенең гүзәл үрнәкләре исәбенә кертергә мөмкин.
Н.Арсланов – бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында аның утыздан артык китабы басылып чыга. 1985 елда «Иделем-илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен ул шулай ук «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971) һәм Халыклар Дуслыгы (1982) орденнары белән бүләкләнә.
Нури Арсланов 1991 елның 12 апрелендә вафат була. Кабере – Казанның Яңа бистә зиратында.
Н.Арсланов – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ак таңнар: шигырьләр, җырлар, легендалар / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 303 б. – 6000 д.
Моңсар: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 367 б. – 3000 д.
Казан кызы: җырлар / ноталары белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 63 б. – 5000 д.
Иделем-илем: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 384 б. – 3400 д.
Сөмбелләрем: шигырьләр, балладалар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 151 б. – 1900 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Р.Әхмәтҗанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 351 б. – 3000 д.

* * *
Перед весенним дождем: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1957. – 72 с. – 7000 экз.
Белые зори: стихи, поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 96 с. – 10000 экз.

* * *
Без кояшка кадәр күтәрелдек: шигырьләр / тәрҗ. Г.Садә. – Өфө: Китап, 1981. – 95 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәким С. Каләмдәш дус // С.Хәким. Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 187–191 б.
Хәким С. Бөтен җаны белән елмаючы // С.Хәким. Халык язмышы – шагыйрь язмышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 275–281 б.
Моратов Г. Моңсар нигә үлемсез // Татарстан яшьләре. – 1982. – 21 сент.
Мөхәммәдиев Р. Тылсымлы шагыйрь // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 81–92 б.
Фәйзуллин Р. Хикмәтле дә җыры, дәртле дә... // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 61–83 б.
Гадел Ә. Шагыйрьнең соңгы шигыре // Шәһри Казан. – 1998. – 14 нояб.
Зөлфәт. Шагыйрьлек бәхете // Шәһри Казан. – 2002. – 20 сент.
Гадел Ә. Бөек шагыйрьнең васыятенә тугры калыйк // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 24 сент.
Әгъләмов М. Чын Арслан иде // Татарстан яшьләре. – 2005. – 5 апр.

* * *
Кожевникова Р. «Ставь, сердце, парус, – надо плыть!..» // Идель. – 2005. – № 4. – С. 62–63.





Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International