Нәби Дәүли

(1910–1989)

Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен ачысын татып үсә. Дүрт яшендә чагында әтисе авырып үлә, ә әнисе, Төньяк Кавказ якларында төрле көнлекче эшләрдә тамак ялы өчен бил бөгеп йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә кияүгә чыгып, өч баласы белән Ставрополь шәһәренә күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти Кавказда калган ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.
1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә, аннары Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. 1928 елда Н.Дәүли Әстерхан шәһәренә барып, совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый. Ләкин, курсантларны баш күтәргән игенчеләр фетнәсен бастырырга җибәрү сәбәпле укуы бүленеп, яңадан Донбасска кайта һәм мартен цехында шлакчы булып эшли. Шушы елларда ул Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газетага языша башлый – хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. 1930 елда үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли. 1933-–1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәт мөддәтен тутырганнан соң Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. 1937–1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Үзенең лирик шигырьләрендә шагыйрь, шул чор поэзиясенә хас романтик пафос белән, яшь буынның туган илгә һәм тормышка мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм иҗади хезмәт шатлыгын гәүдәләндерергә омтыла.
Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа фронтта озак булырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, алманнарга әсир төшә. 1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Алманиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә. Алманиянең тар-мар ителүе генә аны үлемнән коткарып кала.
1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955–1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга.
Гомумән, Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш темаларны яктыртуы белән аерылып тора. Җир һәм шәхес язмышы, кешелекнең киләчәге өчен борчылу, халыкларның азатлык өчен көрәше, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очраган һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һ.б. – менә шундый, әйтергә мөмкин, глобаль масштабтагы мәсьәләләр әдип иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр. Бу темалар аның күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, дүртьюллык шигъри парчаларында, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954–1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба.
Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. Автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган бу документаль әсәрләр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятлеләр.
Н.Дәүли курчак театры өчен пьесалар, тормышның төрле мәсьәләләрен яктырткан публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, кечкенә күләмле проза әсәрләре – хикәя, нәсер, юмореска, фельетон, сәяхәтнамә, юлъязмалар авторы буларак та билгеле. Гомеренең соңгы елларында ул бик бирелеп тормыш юлының төрле этапларын сурәтләгән автобиографик әсәрләр өстендә эшли. Сиксәненче елларда матбугатка чыккан «Язмышка юл», «Кояшка йөз белән», «Сталинга хат» повестьлары әнә шундыйлардан.
Ул 1989 елның 18 маенда Казанда вафат була.
Н.Дәүли – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Юлда: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 148 б. – 4000 д.
Яшәү белән үлем арасында: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 203 б. – 8000 д.
Канатлы хыял: курчак театрлары өчен пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 80 б. – 8000 д.
Яшәү белән үлем арасында: докум. повесть. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 243 б. – 30000 д.
Җимерелгән бастион: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 222 б. – 15000 д.
Минем танышларым: хикәяләр, памфлетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 235 б. – 15000 д.
Сайланма әсәрләр. 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969.
1 т.: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. З.Нури. – 272 б. – 6000 д.
2 т.: повесть, роман. – 492 б. – 14000 д.
Хәерле көн, дуслар: кечкенә повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр, пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 208 б. – 10000 д.
Кем көчле?: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 87 б. – 4000 д.
Ак янында кара: әдәби тәнкыйть, публицистик мәкаләләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 174 б. – 7000 д.
Каракай – йорт эте: кечкенә повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 80 б. – 13000 д.
Тынгысыз йорт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 112 б. – 8000 д.
Тукталышларда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 128 б. – 5000 д.
Мин җирдә калам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 399 б. – 5000 д.
Яңгырау: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 160 б. – 12000 д.
Язмышка юл: кече яшьтәге балалар өчен повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 280 б. – 13000 д.
Әйтмичә булмый, булмый: әдәби парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 184 б. – 4500 д.
Агат: хикәяләр, повестьлар / төз. Н.Нотфуллина. – Казан: Мәгариф, 2003. – 127 б. – 2000 д.
* * *
Между жизнью и смертью: докум. повесть / пер. с татар. М.Рафикова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 191 с. – 55000 экз.
Между жизнью и смертью: докум. повесть / пер. с татар. М.Рафикова. – 3-е изд. – М.: Дет. лит., 1965. – 192 с. – 75000 экз.
Разрушенный бастион: роман / пер. с татар. М.Рафикова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. –224 с. – 100000 экз.
Встречи в пути: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 95 с. – 5000 экз.
Между жизнью и смертью. Разрушенный бастион / пер. с татар. М.Рафикова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 463 с. – 150000 экз.
Утро. День. Вечер: стихи / пер. с татар. А.Казакова. – М.: Сов. писатель, 1978. – 110 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нури З. Тормыштан һәм тормышчан // Казан утлары. – 1969. – № 5. – 143–151 б.
Галиев М. Яшәү белән үлем арасында: эссе-истәлек // Казан утлары. – 1990. – № 5. – 136–146 б.; М.Галиев. Рух. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 192–210 б.
Маннапов Ш. Кайтмый еллар, кайталар җырлар // Казан утлары. – 2000. – № 6. – 180–185 б.
Әгъләмов М. Нәби аганың беренче хикәяте // Заман-Татарстан. – 2000. – № 29 (21 июль).
Вәлиев М. Тынгысыз йорт хуҗасы // М.Вәлиев. Гамәл дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 151–164 б.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International