Сибгат Хәким. Биобиблиографик белешмәлек

2016 елның 4 декабрендә Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәкимнең (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) тууына 105 ел тула.

Сибгат Хәкимнең беренче шигырьләре утызынчы еллар башында «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары һәм «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы битләрендә дөнья күрә. Сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы һәм Г.Тукайга багышланган «Пар ат», «Шагыйрьнең бала чагы» исемле поэмалары басылып чыга. Егерменче гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында Сибгат Хәким Тукай образын гәүдәләндергән махсус шигъри цикл «Тукай дәфтәре» һәм «Кырыгынчы бүлмә» исемле поэмасын иҗат итә.

Шагыйрь иҗатында сугыш темасы зур урын алып тора. «Курск дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968), «Күги» (1983) кебек поэмалары моңа мисал.

Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара.

Шагыйрь – дистәләгән җырлар авторы. С. Хәким шигырьләренә композиторлар тарафыннан музыка язылган җырлар ноталары белән бергә 1974 елда аерым җыентык булып басылып чыга. С. Хәкимнең иҗат мирасында каләмдәшләре, сәнгать әһелләре турында истәлекләре, аларның иҗатларын яктырткан мәкаләләр, үз заманындагы әдәбият үсешенә караган хезмәтләре дә бар.

Биобиблиографик белешмәлек шагыйрьнең тууына 105 ел тулу уңаеннан төзелде. Шагыйрь турындагы материаллар 7 бүлеккә туплап бирелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, шагыйрь турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар һәм методик материаллар, әсәрләре, белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә С. Хәкимнең аерым басмалары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, шулай ук шагыйрь хакында дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Интернеттагы С. Хәкимгә багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Истәлекләр

Фотоархив

Әсәрләре

Сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 6 декабре, 11:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International