Әхмәтһади Максуди

Әхмәтһади Максуди - XX гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе.

Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә) мулласы гаиләсендә туа. Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике олуг шәхес - Һади һәм Садри Максудиларны биргән.
Әхмәтһади башта үз әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе», яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч, 1890-1892 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгънәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәне файдаланып, «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакъ, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
Мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту, тәрбия тәртипләрен кертү, Европа, рус югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирүгә ирешү өчен яхшы һәм заман таләпләренә туры килә торган дәреслекләр язу һәм бастыру кирәклеген аңлаган мөгаллим үзе дә барлыгы 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2-3-6 басма кичерәләр. Соңрак олы галим Җ. Вәлиди, аның «Төрки сарыф» (морфология), «Төрки нәхүе» (синтаксис), «Шифаһия» кебек хезмәтләренә югары бәя биреп, «Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгънәсендә фәнни хезмәтләр булды», диячәк. Аның «Әлифба»сы һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дә дәреслек итеп кертеләләр.
Мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын үзгәртеп кору проб¬лемасын беренчеләрдән булып күтәреп чыккан Һ. Максуди үзенең барлык дәреслекләрен дә үзе тәкьдим иткән принципларга таянып язган, шуңа да аның дәреслекләре аңлаешлы телдә язылуы, югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торганнар. Ул чыгарган китап-дәреслекләрнең гомуми тиражы 1 200 000 данәдән артып киткән.
1893 елда ул Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша, татарча газета чыгару уе белән янып йөргән Һ. Максуди анда әлеге эшнең серләренә төшенә. Төркиядән кайтышлый ул, И. Гаспринский чакыруы буенча, Кырымда Бакчасарайда туктала, андагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыта, «Тәрҗеман» газетасында эшли. Ул бу чорда И. Гаспринский белән еш очраша, алар яңача укыту, тел-имля мәсьәләләре, төрки бердәмлек хакында кызу бәхәсләр алып баралар. Тел мәсьәләсендә һәр икесе үз фикерен кайнар яклый. И. Гаспринский Россиядә яшәгән барлык төр¬ки халыклар өчен уртак бер әдәби тел кирәк дип расласа, Һ. Максуди татар халкы өчен әдәби тел Казан арты сөйләме булырга тиеш дигән уеннан кайтмый. И. Гаспринский белән якыннан танышу Һ. Максудида бу милләтпәрвәргә карата тирән ихтирам хисләре уята. Һ. Максуди 1908 елның 21 мартында үзенең «Йолдыз» газетасында «Тәрҗеман»ның 25 еллыгы уңае белән: «Тәрҗеман» газетасы - милли газеталарыбызның беренчесе, ә И. Гаспринский татарда милли хисне тудырган, уяткан, үстергән бер кешедер»,- дип язачак.
1896 елны Һ. Максуди Казанга кайта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.
1892 елдан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Һ. Максуди 1905 елга кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендә газеталар һәм «Йолдыз» дигән журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Һәм, ниһаять, 1905 елгы рус революциясе биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул үзенең күптәнге хыялына ирешә. 1906 елның 15 гыйнварында «Йолдыз» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора-бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5-6-8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм җиңел укыла торган телдә басыла. «Йолдыз »ның таралу географиясе гаҗәп киң булу аның үз укучысын тапкан, аны кызыксындырган, борчыган сорауларга жавап бирергә тырышучы, ягьни татар халкы тормышында зур урын алып торучы газета икәнен раслаучы факт булып тора. «Йолдыз» газетасын Казан, Оренбург, Уфа, Самара, Саратов, Вятка, Пермь, Новго¬род, Сембер, Томск, Владимир, Тамбов, Смоленск, Екатеринослав, Петербург, Спасск, Әстерхан, Шуя, Ташкент, Тобольск, Петропавловск, Семипалатинск шәһәрләрендә, Тургай, Закаспийск, Сәмәрканд, Иркутск өлкәләрендә алдырганнар.
«Гәзит, төбендә, татарча әдәби телне идеал итеп ала, шуңа омтыла башлаган иде. Сәяси эшләрдә мәсләксезлекне үзенә мәсләк иткән «Йолдыз» бу турыда мәсләксез булмады. Тел мәсьәләсендә гамәли яктан да, назари яктан да ахыр гомеренә кадәр шуңа күбрәк игътибар итүче «Йолдыз» булды. Бу - «Йолдыз»ның абруе күтәрелүгә, аның өчен язучы каләмнәр табылуга да бер сәбәп иде»,- дип яза Г. Сәгьди 1926 елда.
Һ. Максудиның татар мәгарифенә багышланган эшчәнлеген «Йолдыз» газетасының нашир-мөхәррире әшчәнлегеннән аерып карап булмый. Газета чыгып килгән 12 ел дәвамында уку-укыту һәм тәрбия проблемалары «Йолдыз» битләрендә киң яктыртыла, чөнки анда төрле фикердә булган һәм төрле карашны яклаган татар зыялыларының мәкаләләре чыгып бара.
«Йолдыз» газетасының тоткан кыйбласы, теге яки бу проблемаларга булган мөнәсәбәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте, Россия Дәүләт Думасында күтәрелгән проблемалар һәм аларның чишелеше мәсьәләләре, анда тикшерелгән закон проектларына булган карашны күрсәтүе аша аның мөхәррире Һ. Максудиның да заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтче икәнен, шулай ук аның үзе язган һәм С. Максудиның «Йолдыз»да басылып барган үткен, кыю мәкаләләренә карап, Максудиларның татар җәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була.
«Йолдыз» газетасын совет чоры галимнәре либераль-буржуаз газета дип бәяләделәр. «Вакытлы татар матбугаты» исемле хезмәтендә И. Рәмиев, совет чынбарлыгы күзлегеннән чыгып, «Милли мәсьәләләрдә - чын милләтчелек, яңарак берәр мәсьәлә алдына килеп басса, безнең фикеребезчә, тегеләйрәк, ди. Сәяси мәсьәләләрдә имеш-мимеш белән күбрәк эш күреп, үзләренең чырайларын күрсәтмичә, яшереп калырга ярата иде. Кызыклырак мәкалә һәм хәбәрләрнең азагына: «Идарә бу мәсьәлә турында үз фикерен әйтми әле»,- дип куя иде. Беренче саннарында ук: «Бу еллар кебек мәсләкләр чуалган заманда бер мәсләкне билгеләп куюда кыенлык бар»,- ди. Шулай итеп, бу газета юл-фәлән билгеләп тормастан чыга башлый һәм ахыр гомеренә кадәр үзенә кискен бер юл алмыйча бара бирде»,- дип бәя бирә.
Революция елларында ачылган «Азат», «Азат халык», «Урал» кебек демократик газеталар озак яши алмыйлар - 15-30 сан чыгарга гына өлгереп, бер-бер артлы ябылалар. Г. Камал, «Азат халык» ябылгач, 1906 елның 16 сентябрендә «Йолдыз»га эшкә килә һәм берничә ел анда җаваплы сәркатиб булып эшли. Һ. Максуди үзе дә аның «Йолдыз» газетасының тоткан юлын билгеләүдә төп роль уйнавын таный. 1907 елдан башлап газетада Г. Камалның фикердәшләре, ка¬ләмдәшләре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, 3. Камали, Г. Баттал, С. Рәмиев, К. Бәкер, Һ. Атласи, С. Максуди языша башлыйлар.
И. Рәмиев «юлсыз-фәләнсез» дип мөһер сукса да, Һ. Максуди үзе «мәсләксез» дип белдерсә дә, «Йолдыз»ның тоткан юлы, ныклы бер мәсләге булган дип ышанып әйтергә кирәк.
12 ел буена патша хөкүмәтенең милли сәясәтенә каршы торып, үз сәхифәләрендә татар дөньясындагы барлык милли проблемаларны яктыртып бара алган һәм шул мәсьәләләрдә кызу бәхәсләр күтәргән дистәләгән, йөзләгән мәкаләләр биргән һәм күп газета-журналлар ябылуга дучар ителгәч тә, үз йөзен, меңләгән укучысын саклап Октябрь көннәренә кадәр килеп җитә алган бу басма, чыннан да, татар дөньясында якты йолдыз булып янган дияргә кирәктер. «Йолдызның төп мәсләге, тоткан юлы ул - ярлыга-байга, наданга-укымышлыга, милләтчегә-социалистка аермыйча, бербөтен халыкка - татар халкына хезмәт итү, аның бүгенгесе, киләчәк язмышы өчен борчылып, аны сәяси, милли һәм икътисади яктан башка дөнья халыклары дәрәҗәсенә күтәрү, үстерү, халыкара мәйданга чыгару.
Көн кадагына суккан мәкаләләре белән ил-көн, халык тормышын яктыртып, татар халкының теле, дине, әхлагы, мәгарифе, мәдәнияте мәсьәләләрен күтәреп - үзенең 10 еллык юбилеена килеп җитә алган газета 1916 елның 15 гыйнвар санында болай дип яза: «Бу 10 сәнәлек вакыт эчендә мәмләкәтебездә бер гасырлык үзгәрешләр булды, фикер һәм мәсләкләр төрлегә авышты. Милләткә гаид эшләрдә «Йолдыз» һич сулланмады, һаман милләт фикеренә тугры калып барды. Гаять тә болганчык сәясәт һәм фикер вә хәбәр диңгезендә бик зур осталык вә саклык белән, гаять нечкә сәясәт йөртеп булса да, исән-сау йөзеп чыгу шәрәфенә ирештек». Бу юлларда «Йолдыз» газетасының гына түгел, ә инде аның мөхәррире булган Һ. Максудиның да сәяси йөзе һәм мәсләге - миллият фикеренә тугры калып - татар милләтенә хезмәт итүе ачык күренә.
Чыннан да, шундый болганчык һәм 10 елы бер гасырга торырлык бу елларда газетаны 12 ел буена исән-имин килеш 1918 елга кадәр китереп житкерә алган Һади Максуди үткен каләмле журналист, сабыр, акыллы мөхәррир генә түгел, оста сәясәтче, дипломат та булган.
Берничә ел «Йолдыз»да эшләгән Г. Батталның, еллар үткәч, Төркиядә эмиграциядә язган «Ике Максудилар» хезмәтенең «Әхмәдһади Максуди- «Йолдызчы» дигән бүлегендә: «Һади әфәнде, һичшиксез, акыллы, дәрәҗәле, күп белемле кеше булса да, аңа тәвәккәллек җитми, ул артык сак кеше иде» дигән юллар да бар.
Әгәр Һ. Максуди сак һәм һәр адымын уйлап эшләүче нашир-мөхәррир булмаса, ул 12 ел буена «Йолдыз» газетасын чыгара алыр идеме икән.
1906 елның 15 гыйнварында 1 нче саны чыккан «Йолдыз» кара реакция елларын да уза, беренче бөтендөнья сугышы елларында да үз йөзен саклап кала ала, Февраль революциясеннән соң да яшәвен дәвам итә. Башка татар зыялылары шикелле үк Һ. Максуди да Февраль революциясен халыкның зур җиңүе итеп шатланып каршы ала. Ул хөррияткә зур өметләр баглый һәм милләт үсешенә киң юллар ачылыр дип ышана. Әмма бу өметләр акланмый, татар зыялылары зур ашкыну белән көткән хөррият тормышка ашмый, чөнки Октябрь революциясе дөньяны башка якка борып алып китә. Октябрь революциясенә, совет властена һәм аның сәясәтенә, илдәге үзгәрешләргә бик сак караган, дөресрәге, аларны кабул итә алмаган Һ. Максуди үзе дә һәм аның «Йолдыз» газетасы да яңа хакимияткә мәдхия жырлый алмаган. 1918 елның 30 маенда 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы - 1895 саны чыга.
Һ. Максуди әле күп санлы дәреслекләр авторы, «Йолдыз»ның алыштыргысыз баш мөхәррире булу өстенә үз заманының танылган җәмәгать эшлеклесе дә була. Ул Казанда беренче татар китапханәсен - «Китапханәи исламия»не оештыра- китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр ул аның мөдире була. Һ. Максуди - «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыручы¬ларның берсе һәм аның барлык съездларының да эшендә катнашкан кеше. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына гамәлләр кылган, ә Казан шәһәр думасы әгъзасы - гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума җыелышларында чыгышлар ясаган. И. Рәмиев һәм аның кайбер замандашлары аны мәсләксезлектә гаепләсәләр дә, мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә ул принципиаль булган. Мәсәлән, 1914 елның 22 маенда думада ял көннәрен билгеләү мәсьәләсе тикшерелгәндә, мөселманнар өчен җомга көнне ял көне итү турындагы мәсьәлә каралмауга протест йөзеннән мөселман гласныйлары белән берлектә ул дума жыелышын ташлап чыга.
Беренче бөтендөнья сугышын халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул иткән Һ. Максуди 1914 елның август аенда Казанда, Петроградтан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен җиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
Әмма Октябрь инкыйлабыннан соң 5-6 тел белгән, 30 елдан артык педагогик стажы булган һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәҗрибәсенә ия булып, татар дөньясында киң танылган шәхеснең совет властена кирәге калмый. 1927 елда аңа Совет хөкүмәте тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Һ. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәҗбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус»ын - татарча беренче энциклопедик сүзлекне - бастырып чыгара.
Октябрь революциясеннән соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялыларының язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 гыйнварында алына. Ул БСФП - Бөтенсоюз социал-фашистлар партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет властена каршы эш алып баруда, Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С. Максуди, Г. Исхакый, Ф. Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар - НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен җыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 3 елга Вятка шәһәренә сөргенгә җибәрелә.
Һ. Максуди монда да үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Сөргендә ул Көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен - «Восточная логика»ны яза һәм аны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Бу - фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.
Сөрген срогы тулганнан соң, 1936 елның ахырында Һ. Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак була алмый. 1937 елның гыйнварында тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар. Төрмәдә җәбер-золымнар күрүенә дә карамастан, Һ. Максуди кулга алынган татар зыялылары-үзенең фикердәшләре өстеннән язылган ялаларга кул куймый, күрсәтмәләр бирми, үзенең намусына каршы бармый. Үзе гомере буе хезмәт иткән идеалларына, намусына хыянәт итмәгән Һ. Максуди соң көннәренә кадәр шуңа куанып яши.
1939 елның 20 гыйнварында, Һ. Максудига ачылган эш сәламәтлеге начарлану сәбәпле туктатыла һәм 2 февральдә тәмам ябыла. Төрмәдән чыккач, Һ. Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.
Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар халкы тарихында иң күренекле, абруйлы шәхесләрдән булган һәм соңыннан халык дошманына әйләндерелгән, эшләгән эшләре генә түгел, исеме дә халык хәтереннән җуелдырылган олуг шәхес - Әхмәдһади Низаметдин улы Максудов 1995 елда Россия Федерациясенең 1991 елның 18 октябрендә чыккан «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү» турындагы законы нигезендә гаепсез дип табыла һәм аклана.

Гаффарова, Ф. Әмәтһади Максуди (1868-1941) / Ф. Гаффарова // Татар зыялылары : тарихи портретлар / төз. Р.М. Мөхәммәтшин.- Казан : Мәгариф, 2003.- Б.130-136.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International