Карлыгач

Хөсни Ф. Адәм балалары: хикәяләр һәм повесть / Ф.Хөсни.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.- 288 б.

(Яз хикәясе)
Буранлы кыш дулап узып китте...
Тәрәзәм төбендә апрель шаулап тора, анысына күнегеп беттек инде, хәзер майны көтәбез. Картлар әйтәләр:
— Кар күп булды, җәй яхшы килер быел, — диләр.
Тимерче Бикбай әйтә:
— Апрель йолдызлары тәбәнәк йөри, җәй яхшы килер быел, — ди.
Хәдичәбикә түтинең унбиш күкәй басып утыра торган казы кычкыра: «Бәбкәләрне күп итеп чыгарам быел», — ди.
Көзен каз өмәләре булыр — каз йоннары туздырып уйнарбыз. Көзен бодай көшеленә күмеп куярмын мин сине — шаркылдап көлеп тик ят шунда! Ул гынамы соң! Көзен син миңа үзем төсле кара күзле бер малай тудырып бирерсең, шулай килешикме?
Ә хәзер әле яз... Кичә апрель кояшы белән аеруча дәртләнеп кузгалган бер көтү кыз-кыркын, үзара шаулашып, Хәдичәбикә түтинең өенә килеп керделәр.
— Улың Исмайдан килгән хатларны тагын бер укып бирик, — диләр. — Эре тозың булса чыгар, төеп, онга әйләндереп бирәбез, — диләр.
Арадан бер шук теллесе арттырып ук җибәрде:
— Бер дә булмаса, күкәй эченнән чыкмаган бәбкәләреңне чистартып бирик, — ди.
Үзе, ап-ак тешләрен күрсәтеп, шаркылдап көлеп тора, шайтан кыз.
Шулай да Хәдичәбикә түти эш тапты аларга:
— Кышын юк-бар утын ягып, өем каралып бетте, бәйрәм җитә, сез, кызлар, өемне юып бирер идегез, ичмасам, — диде.
Менә бүген алар, яланаяклары белән идәнгә чап-чоп басып, Хәдичәбикә түтинең өен юып йөриләр. Сөйләмәгән сүзләре юк, ә үзләре бер сүзне дә рәтләп ахырынача җиткермиләр.
— Хәдичәбикә түти, иреннәрем кызышып тора, нәрсәгә булыр икән, ә? — дип сорап куя Фәсәхәт дигән берсе һәм, чынлап та, иреннәре утлы күмер кебек кызарып торганы.
— Күр дә тор менә, үбешерсең берсе белән, — диләр аңа иптәш кызлары. Ул арада булмый, өченче берәве чырылдап кычкырып җибәрә:
— Тотыгыз, тот, егылам...
Аның аяк астындагы урындыгы шуып киткән, әмма җиңел сөякле ул кыз пычрак идәнгә лачкылдап барып төшәргә ашыкмый, чая кош төсле һавада бер тын чайкалып тора, аннары иптәш кызларының кулларына авып төшә. Тегеләре үзара каңгылдашып алалар — хәер, андый карлыгачтай кыз өчен каңгылдашу гына аз әле.
Аннары алар тагын кырып-кырып түшәм юа башлыйлар, муеннары бөгелеп, чәч толымнары түбәнгә салынып төшә, ачык тәрәзәдән кергән язгы җил ялангач сыйракларын сыйпап уза...
Тәрәзәдән яртылаш сузылып чыга берсесе, тышкы яктан торып рамнарны юа, үзе әллә кая карап күз кыса, ә үзе кояшка таба үрмәләп барган үрмә гөл төсле...
— Менә монда, тәрәзә өстендә, балчык белән катырып эшләнгән... ахрысы, кош оясы булса кирәк. Ватам мин аны.
Хәдичәбикә түти йөгереп килеп җитә — куллары алга сузылган кызның итәгенә ябыша:
— Тия күрмә, нәнәм, карлыгач оясы ул. Тиздән менә карлыгачы да килеп җитәр... Канат очларына кундырып өйгә бәхет ташый ди ул кош.
Кызлар карчыкның сүзләреннән кычкырып көләләр, ләкин карлыгач оясы шулай да үз урынында исән килеш кала. Тәрәзәләр юыла, карлыгач оясы шунда ук онытылып та кала, — яшьләр кыска хәтерле шул алар. Ә Хәдичәбикә түтинең башында әле һаман үз уйлары буталып йөргән икән:
— Исмәгыйль улым төсе итеп карыйм мин ул кошны...
Исмәгыйлем дә шулай, кече-кечедән оясына сыймыйча тыпырдап торды-торды да инде менә китте...
— Исән генә булсын, кайтыр... Карлыгач та кайта дисең ич үзең.
Моны бер яшь кыз әйтте, шуның өчен бу коры өмет кенә түгел, бу, язның үзе төсле, шаулап тәрәзә төбенә килеп җиткән җыр булып яңгырады. Ә кем белсен, бәлки, шул берничә сүздә булачак яшь гаиләнең кичке чәй янындагы тату чүкердәшүе башланып калгандыр.
Хыял диңгезенә чумдык бугай, ахры, без... Әйдә, бата башласак, икенче бер яланаяклы кыз колакларыбыздан тартып чыгарыр әле. Тәрәзәләр ачык, җил безнең янда, яз безнең янда, кызлар безнең янда.
— Менә шушыннан, Гитлерны дөмектереп, безнең авылныкылар гөрләшеп кайтып төшсәләр, менә күр дә тор, Хәдичәбикә түти, менә шулай итеп тәрәзәдән атылып чыгар
идем, — дип, шаркылдап көлә-көлә, ачык тәрәзәгә килде Гөлсем дигәне. Ләкин ул тәрәзәдән атылып чыга алмый калды, ачык тәрәзә алдында, тышта, аркасына юл капчыгы аскан солдат басып тора иде.
— Бер чүмеч кенә су эчеп китәр идем, кызлар, әгәр сезне эштән бүлдерү булмаса, — дип, күңелле генә эндәшеп куйды солдат. Кызлар, барысы берьюлы сөрлегеп, аралыкка
кереп тулдылар, солдатның күз алдында, чабак балыклары төсле ялтырашып, ялангач сыйраклар гына чагылып калды.
Эчә башлагач бер чүмеч кенә эчмәде солдат, аннары тагын бер су гына да эчеп калмады. Фәсәхәт дигән кызның иреннәре юкка гына кызышмаган икән, солдат поправкага кайтып баручы күрше авыл егете булып чыкты, Фәсәхәт белән аның арасыннан кайчандыр «шаян песи» дә узып йөргән булган икән. Күңел тирәнлегендә әчеп, өлгереп яткан истәлекләр дә бар икән, алар да терелеп чыктылар, кыскасы, Фәсәхәт өйне юышып бетерә алмады, ә солдат үз авылына берничә сәгатькә соңга калып китте...
Уйламаган җирдә элекке танышы белән очрашудан һәм язның кан уйната торган шуклыгыннан исергән солдат, Хәдичәбикә түти белән исәнләшкәндә, аны шатландырып:
— Мин дә кайтам, тиздән синең Исмаең да кайтыр, барысы да кайтыр, урагын урып, көлтәсен җыеп, кибәген җиргә очырып кайтырлар, — дип куйды.
— Рәхмәт төшсен, балам, яхшы сүзеңә, — дип, дога укып калды Хәдичәбикә түти.
— ... Менә ул, яз хәбәрчесе... килеп җитте, — дип куйды Фәсәхәт, капка баганасына сөялеп, солдатны озатып калган җиреннән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International