Табигать балалары

Хөснетдинов Ф.Х. Очрашулар: хикәяләр / Ф.Х.Хөснетдинов.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.- 184 б.
Хикәя
I
Июнь урталарының кояшлы-якты, тыныч-нурлы, җылы-зәңгәр көннәреннән берсе, булдыра аласың икән, моңарчы җыела килгән бөтен гөнаһларыңны чыгарып селке һәм берьюлы җилгә очыр. Мондый көннәрдә бал кортлары якын-тирәдә сакланып калган урманнарга, тау читләрендә трактор керә алмаслык тугайларда яшәреп утыручы калдык-постык болын-әрәмәлекләргә очалар, кәрәзлек «чимал» ташыйлар, нектар җыялар. Шәһәрдән кунаклар кайта. Кечерәк авылларда, зур колхозларның кечерәк бригадаларында, өстән фәрман иңгәнне көтепме, көтеп җитмичәме, сөлге-тастымал җыя башлыйлар, авыл өстендә көпә-көндез гармун, транзистор тавышлары яңгырый, сабан туйлары башлана. Чөнки иртәгә, шимбә көн, сабан туйлары колхоз үзәкләре урнашкан зуррак авылларда, якшәмбе көнне — район үзәкләрендә. Көрәшкә чыгар ниятең булса, беләк мускулларыңны уйната башла.
Нәкъ менә шушы кояшлы июнь көнендә колхоз председателе Закир Сәлимҗанов белән аны «Волга»да йөртүче күндәм шоферы Әдһәм Моталлапов үзара сүзгә килештеләр.
Әле иртә иде, әлегә бернинди бәйрәм шаукымы кузгалмаган иде Әдһәм шоферда. Гадәттәгечә җиңнәре сызганулы, куллары юылып кына бетмәслек кара һәм шул кара кулларын җил-җил селкеп урамнан гаражлар ягына таба үтеп барышы иде. Колхоз председателе Закир Сәлимҗанов капка төбенә чыгып шоферны чакырып алды.
— Машинаңны көзгедәй ялтырат, бүген райүзәккә райком пленумына барасы.
— Машина көзгедән дә болайрак ялтыраган булыр, үзем дә шул ният белән барыш,— диде шофер егет, сүзгә суынырга ирек бирмичә, һәм шундый ук ачыклык белән өстәде: — Әллә бүгенгә үзең генә барасыңмы, Закир абзый? Минсез дә йөртә беләсең ич.
Башта бераз аптырабрак калды председатель, аннары сүзне уен-көлкегә борып, сораган булды:
—Машинаңны өйрәнчек кулга ышанып тапшырасыңмы? Килде-китте расходлары белән ун меңгә төшә язган өр-яңа машинаңны?
—Тапшырам,— диде шофер, һич шаяру әсәре сиздермичә,— ник дисәң, чамасы шуны сорый.
Беравык сүзсезлек булып алгач, мондыйрак диалог дәвам итте.
—Алдар-таз булмасаң, хет әйт: кайдан килеп чыкты әле мондый «чамасы»? һич югы шуны истән чыгарма: мин синең турыдан-туры нәчәлнигең ләбаса.
— Нәчәлник дигәч тә, кул астында эшләүче шоферының бөтен серләрен дә белергә тиеш дигән устав юктыр ич?
Каты сөйләшә егет, чынлап ук аптырый калды председатель.
—Маташтырма, наян малай,— дигән булды имән бармагын селкеп,— мин белмәгән сер колхозда булмаска тиеш. Шоферым белән минем арада бигрәк тә.Барыбер белермен.
—Соңыннан белүең мине өркетми, но бүгенгә белмичәрәк торуың кирәк.
—Шундый ук бик зур эшмени?
—Шундый уктан да шундыйрак.
Әлбәттә, мәсьәләнең бу чаклы кискен куелышы председательне кызыксындырмый түгел иде, ләкин ул үтә төпченеп торуны артык санады.
II
Болай текә сөйләшүнең сәбәбе дә бар иде: ишетте шофер Әдһәм, фермада эшләүче кардәше Саимә җиткерде. Шул ук Саимә эшли торган фермада сыер савучы булып эшләүче Хәнифә — Әдһәмнең сөйгән кызы бүген үзәк усадьбага — иртәгә сабан туе булачак Сазтамак авылына, куна калырга ук рөхсәт алып, кунакка китәсе, имеш. «Юлына ак җәймә!» — дияр иде берәү булса. Ә менә Әдһәм алай дип тынычланып кала алмый. Тынычланып кала алмавының ике сәбәбе бар. Беренчедән, белә: Сазтамак егетләре кунак кызларга бик сырышучан — бу да аяк бармагыннан кырмыска үрләтә. Сәбәпнең зуррагы — бу арада Әдһәмнең Хәнифәне бөтенләй күргәне үк булмады. Үпкәләтмәдемме икән, дип шикләнә. Үз нәүбәтендә болай уйлавы да нигезсез үк түгел. Узган атнаны юктан гына бер чәкәшеп алдылар. Фермада яхшы эшләгәнлеген искә алып, Хәнифәнең портретын идарә алдындагы Почет тактасына урнаштырганнар иде. Портретта Хәнифә чәч толымнарын баш түбәсенә урап, гомердә юкны кыланып төшкән иде. Шул бер дә ошамады Әдһәмгә.
—Королева булгансың син анда. Маңгаеңа ураган шул толымнарың өстенә таҗ гына кидерәсе калган. Нигә инде гел күреп өйрәнгән Хәнифә булып, толымнарыңны артка салындырган килеш менеп басмаска! Толымнарымны күрмичә калырлар дип курыккансың ахры...
Болай чәнчеп әйтелгән сүз Хәнифәне дә тыныч калдырмады, әлбәттә.
—Син ни әйтерсең икән, дип шулай кыландырган булган идем,— диде кыз, сүзне җитдигә алмаска тырышып. Кызның болай уен-көлке белән котылырга маташуы, үз нәүбәтендә, шофер егетне котырту кебегрәк килеп чыкты.
—Мин ни әйтер икән дип түгел, мәтәштермә,—үҗәтләнеп каршы төште Әдһәм,— сиңа шулай кирәк дип әйткәннәр, ә син — беркатлы — кеше сүзенә ышана калгансың. Беләсеңме кеше сүзенә ияреп йөргән кешенең кем булганлыгын?
—Моңарчы белмидер идем, син әйткәч менә белермен инде.— Хәнифәнең һаман сүзне уен-көлке белән бетерәсе килә иде.
Менә шунда инде шоферыбыз тормозын югалтты.
— Алайса бел: маймыл була кеше сүзенә ияреп йөрүче кеше.
Әдһәмгә Хәнифәсенең калын-калын толымнары үтә дә нык ошый иде булса кирәк, тормозын югалтуның төбендә шул ятмадымы икән? Ә Хәнифә, узган ел унынчыны бетереп, үзе теләп колхоз эшендә калган һәм фермадагы эше дә күтәрелгәннән-күтәрелә барган горур кыз Хәнифә, егетенең бу мыскыл сүзен шулай ук хәтеренә авыр алды. Атна буена очрашмый һәм сөйләшми йөрүләренең сәбәбе әнә шул иде.
III
Шуның очы бүген яланга ук бәреп чыкты. Сазтамакка киткәнче кыз белән җайлап кына бер сөйләшүне кирәк тапты Әдһәм — юкса, белмәссең унны бетергән кызларныкын. Зур сер саклагандай итеп, председатель абыйсына каршы килеп, райүзәккә бармый калырга тырышуының сәбәбе дә шунда иде. «Мин сине Сазтамакка озатырга дип килдем», дип, әлбәттә, кызның өенә үк барып кереп булмый. Гомумән, ул моны беркемгә дә, хәтта үзенә үзе дә сиздермәскә тиеш — кызда булган горурлык әллә егеттә юктыр дисезме! Йөрде икеләнеп Хәнифәләр очында.
—Нишләп йөреш болай?—дип кызыксынучы очраса:
—Бозау чыгып киткән, бозау эзләргә калды газиз башкайлар,— дигән булып шаяртты.— Бергә укыган иптәш төшәргә тиеш иде,— дигән булып, берничә мәртәбә авылның аргы очындагы автобус тукталышы тирәсеннән дә урады. Автобус Сазтамак авылы аша үтә,
аның уенча, Хәнифә, әлбәттә, автобус белән китәрдер.
Ә кыз менә тоткан да су буйлатып, адымнарын тиз-тиз тезеп, җәяү генә барырга уйлаган. Әлеге шул авыл читендәге гаражыннан кайтышлый күзенә чалынып калды, болын сукмагыннан ялгыз бер кыз китеп бара. Кыз инде авылны чыккан, шактый киткән, ара инде
хәтсез ерак, ләкин атлап барышыннан, иңбашларының җиңелчә уйнак хәрәкәтеннән үк танып алды — бу шул аның кире беткән Хәнифәсе ич, чукынчык! Кулында Бер әйбере дә юк, үзенең, имеш, кунакка китеп барышы. Шундый тиз-тиз атлый, әллә бара, әллә оча болын
өстеннән. Аны-моны озак уйлап тормастан, Әдһәм дә китте кыз артыннан. Кызык бер караганда: кыз атлый җәһәт-җәһәт, егет атлый җәһәт-җәһәт. Ә ара һаман шул бер чама, ераклашмый да, якынаймый да. Әдһәм өчен хәтта шулай кызыграк та. Артыннан барып җитсә,
сүз кушарга, әйтергә, күңелендәген түгеп салырга
кирәк. Әлбәттә, саф дөресен. Ул инде үзен үзе белә: Хәнифәсе алдында ялганлый алмаячак. Ә соң дөресен ничек әйтмәк кирәк, бераз әллә ничегрәк чыга бит, малай. Имештер, мин сине, Хәнифә җаным, Сазтамакка озатып куярга булдым әле. Имештер, күңелем кытыклана, әллә Сазтамак егетләреннән көнләшәм инде?
Моңа хәтле игътибар иткәне юк иде: күр әле, нинди тиз, килешле, күз иярмәслек икән Хәнифәнең адымнары. Аннары тагы ярты гомерен машинада, бензин сасысында уздырып, игътибары ук тутыгып беткән, күрәсең: әкәмәт киң, баш әйләндергеч киң икән бу дөнья! Ә һавасы, ә баш өстендәге зәңгәр күге, ә тургайлары... Рәхәт булып китте егеткә, күңеле шатлык хисе, яхшы сүз әйтәсе килү хисе белән тулы: «Рәхмәт, Хәнифә җаным, шулай чыгып китүеңә. Рәхмәт, шулай ерактан бер-беребезне күрә-күрә баруыбыз өчен!» — дип кычкырасы килеп китте.
Ләкин Әдһәм тел әйләндерергә дә өлгерми калды, бара торгач кыз кинәт юкка чыкты. Әдһәм ялан уртасында, бәләкәй су буенда, тын сукмакта, җәяүлеләр сукмагында, тәбәнәк таулар, чокыр-чакырлар арасында ялгызы гына калды. Болай әллә ничегрәк икән, тургай тавышлары да ишетелмәс булды — кайда син, кайларга олактың син, Хәнифә?
Әдһәм, адымнарын кызулата төшү генә түгел, хәтта чаба ук башлаганын үзе дә сизми калды. Хәер, әллә кая югалмаган, шунда гына булган икән Хәнифәсе дә. Ике тауның бергә килеп тоташкан урынында, култыкта, үлән баскан култыкта, җир астыннан чишмә чыгып ята, бераз агып киткәч уйланып калгандай көмештәй су җыелган, ә Хәнифә шулай да җыелып торган судан түгел, чишмәнең бәреп торган җиреннән учы белән битен юып маташа, ике толымы ике иңбашыннан салынып төшеп, очлары белән суга тигән иде.
—Толымнарың су эчә ич,— диде Әдһәм, килеп җитеп.
Сискәнеп куйды Хәнифә, тураеп аякка калыкты, йөзен, авыз читләрен сөрткәләде, шул ук вакытта нәрсәдер әйтергә кирәклеген дә сизә иде.
—Тагы шулай баш түбәсенә урап куярмын әле, алай тыңлаусыз булсалар,— дигән булды аннары, чыланган толым очларын сыккалап.
Аптырап калган шикелле күренгән иде, аптыратырсың хәзерге кызларны. Узган атна ике арада булып узган әрепләшүгә ымлавы, Әдһәмне котыртуы ич бу. Әдһәмнең, бичараның, котырыр да, хәл алыр әмәле дә юк, ул шушындый ялгызлыкта Хәнифәсе каршында ялгыздан-ялгыз басып калудан һушсыз иде. Шул ук вакытта бөтенләй телсез калганлыгын да күрсәтәсе килми иде.
—Монда чишмә барлыгын белмичә каласым икән...Әгәр кичә үлгән булсам,— дип сүз кушты аннары, теленә бүтән сүз килмәгәч.
—Белергә ни... син бит дөньяны машинада томаланып үткәрәсең, Закир абыйның үгет-нәсихәтен тыңлап...— Хәнифә чаяланганнан-чаялана бара, аның бу кинәт килеп чыккан кара тутлы егетне, ялгызлыктан файдаланып, бер өтеп аласы килә иде. Әмма бер үк
вакытта мәрхәмәт хисеннән дә бөтенләй үк мәхрүм түгел икән, читләтеп-чатлатып сөйләнүләрдән сүзне шундук җитди юнәлешкә борасы итте: — Ерактан гына синең «Волга»ны күреп калдым, район юлында. Мин әллә сине киткәнсеңдер дип уйлаган идем.
—Китмәдем, калдым...— диде тегесе, түбәнгәрәк карап, һәм кинәт күтәрелеп, яратып, үзен тыя алмыйча ярсып, әйтеп салды:
— Сине Сазтамакка озатыр өчен юри калдым. Тукта, мин әйтәм, теге көнне юк-барга
бәйләнеп бераз хәтерен калдырдым бугай, үпкәләп китеп, Сазтамак егетләренә сатылып куюы бар дим.
— «Волга»ң белән озатып куйган булсаң, шәбрәк чыгасы икән. Ярый инде болай да... юмалый белгәч.
Шунда ук бөтенләй җитдигә әйләнеп тәкъдим ясады:
— Алай булгач хәзер кыр юлына чыгабыз и уенын да, чынын да бер сүз дә сөйләшмичә барабыз. Белмәсәң бел Хәнифәңне, арыш серкәдә утырганда юлда сөйләшми баруны ярата торган әкәмәт гадәте бар аның. Кайдан йоккандыр шундый шагыйрьләр чире?
...Менә инде алар тар гына кыр юлыннан, анда-санда гына атлы юлчылар үткәләгән, тәгәрмәч белән ат эзләре арасын яшел үлән сырган юлдан бергәләп, ләкин икесе юлның ике читеннәнрәк баралар. Әлбәттә, сөйләшмиләр: Хәнифә куйган шартны бозып кара! Алар өчен күзгә күренмәс югарылыкта, зәңгәр томан эчендә тургайлар сайраша. Ике якта, юлның чит-читеннән үк серкәдә утыручы арыш кыры җәелеп ята. Юлга таба салынып төшкән башаклар ара-тирә Хәнифәнең ялангач беләгенә ышкылып-ышкылып калалар, тирә-якта киңлек, киңлек... Вакыт-вакыт Әдһәм өчен ничектер ямансурак та булып калгалый. Бусы инде, ихтимал, авызга су алып сүзсез барудандыр. Бик тә сөйләшәсе... матур-матур сүзләр әйтәсе килә бит Хәнифәсенә. Китапка языла торган сүзләрдән дә уздырып.
Алда Сазтамак авылының корылмаары, ферма каралтылары күренә башлагач, егет, кинәт ыргылып Хәнифәсенең юлына аркылы төште.
—Стоп! Балык шикелле сүзсез бару туйдырды кешене,— диде ул, чак кына ачуланган кебек итеп,— Шушы хәтле җирне озата килгән өчен хет бер үбешик. Ул кызны туктаткан, күкрәгенә кысып өлгергән иде инде. Шул ук вакытта мактапмы, кыек атып туры тидерергә тырышыпмы, ни дә булса әйтәсе дә килә иде.
—Чишмәдә битеңне югансың, ә күзләрең, элеккечә үк, кап-кара калган.
—Ходай юмаган, әти-әни юмаган күзләрне мин нишләтә алам?
Башка сүз әйтергә бирмәде егете, кызны үбеп алды. Икесе дә кызарышып, тынып калдылар.
— Син китәсең дәмени?—диде кыз, сүз югыннан аптырагач.
—Сазтамак буйлап сине күзәтеп йөрү килешмәстер бит?
—Мине Сазтамакта өзелеп саргаеп көтеп торучылар юк. Әни ягыннан чыбык очы тиешле Мәйсәрвәр апаны алмаганда...
Хәнифә сабый бала кебек хәйләсез иде бу минутта, килешәме-килешмиме, дигән уй башына да килмәде.
—Кал минем белән. Бер төнне йокламыйча уздырсак та үлмәбез. Зөя тугайларында йөрербез. Тауларга менәрбез. Беләсеңме, әкият итеп сөйләнә торган таулар бар бу тирәдә.
Ул хәтлесен үк ишеткәне юк иде шофер егетнең, ә менә мондый чынлыкны шулай да төшенеп алды: юк, теге көнге әрепләшүдән үпкәләмәгән икән Хәнифәсе, үпкәләмәгән икән!
Берсенә дә аңлашылмый торган тагын бер серле тынлык булып алды һәм шуннан соң Әдһәм, кинәт иркәлисе килеп, Хәнифәнең бер толымына кагылып куйды.
—Менә монысын алгы якка чыгарып сал, юкса, ике толымыңны берьюлы күреп күз тидерүләре бар.
—Тидерерләр дә... Үзең китәм дисең ич!
—Юк, китмим болай булгач!— диде егет көтелмәгән әрсезлек белән.— Закир абзый кайтышка машинаны каршылап, гаражга урнаштырырга тиешмен дә тиешлеккә... Бер төнгә үлмәсләр. Синең белән Зөя тугайларында йөрисем килә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International