Фатих Хөсни феномены (Рифат Сверигин)

Сверигин Р. Фатих Хөсни феномены: Фатих Хөснинең тууына 100 ел / Р. Сверигин // Казан утлары.- 2008.- № 2.- 128-134 б.

Фатих Хөснинең тууына 100 ел

Фатих Хөсни һәм ... феномен—килеп чыгышлары ягыннан карасаң, бу ике төшенчә яисә күренеш—икесе ике җирлектән, хәтта бер-берсеннән бик еракта торучы җирлекләрдән. Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә анын гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур иҗат әсәрләр иткән, танылган әдип. Үз-үзен татар кешесе дип санаучы һәркем өчен бу иҗат бик кадерле һәм якын булып санала, аның китаплары күпләребезнең киштәләрендә тора. Дөресрәге, алар шунда кунарга гына кайталар, чөнки бу китаплар гел әйләнештә, гел укылып, хәтта кат-кат укылып кулдан-кулга йөреп торалар.
Күңелебез түренә оялаган Фатих Хөсни исеме һәм дөнья сүзлегеннән килеп кергән, татар кешесе колагына бераз ятрак булса да, тирән мәгънәле «феномен» сүзе арасында бик тыгыз бәйләнеш бар. «Феномен» төшенчәсе колагыбызга бик тә ятышлы «могҗиза» сүзенә якын тора, шулай да алар бер-берсенә тәңгәл үк килеп тә бетмиләр: беренчесен аерым өлкәләрдә, шул исәптән әдәбият-сәнгатьтә куллану уңайрак тоелса, икенчесе—«могҗиза» дигәне гаять киң кулланышта йөри, хәтта әкиятләр-риваятьләр аша әле дөньяга күзләре яңа гына ачылып килүче бала-чагаларга тикле килеп җитә.
Шуларның барын да истә тотып, без бу урында «Фатих Хөснинең иҗат могҗизасы» дип үк авыз ачарга җөрьәт итмибез, әмма «феномен» дигәне ошбу әдипкә бик тә туры килә дип саныйбыз.
«Фатих Хөсни иҗатын өйрәнәм, тикшерәм, аңлатып бирәм» дип каләм кыштырдатучылар очраштыргалап торсалар да, бу зур әдәби кыйтга яисә материк бүгенге көндә ачылмаган килеш кала бирә. Әдипнең тәҗрибәләрен, ачышларын, сабакларын өйрәнмәү, белмәү, санга сукмауның ачы нәтиҗәләре еллар үткән саен үзен ачыграк сиздерә бара. Бу хәл бүгенге көндә яшь язучыларның иҗади рухи байлыкларга салкын, битараф мөнәсәбәтендә дә, тел күренешләренә, аның нечкәлекләренә, күп һәм күчерелмә мәгънәле образлыгын аңлап җиткермәүдә дә, мин-минлекне иң алгы планга куеп, төрле стиль «шаккатаризм»нары белән шөгыльләнүдә дә ачык күренә.
Бүген мәхәббәт турында әсәр язмаган каләмчене очрату кыен. Тема бик отышлы һәм укучы игътибарын тәгаен җәлеп итәчәк дип санала. Бу турыда ничек язсаң да, укучы күңеленә барыл җитеп була дип уйлыйлар. Ә Фатих Хөсни кешелекнең, шул исәптән әдәбият-сәнгатьнең шушы мәңгелек темасын изге өлкә, гүзәллек, яхшылык чыганагы итеп күрсәтә һәм тасвирлый алды. Ничәмә-ничә буыннар аның «Йөзек кашы» әсәрен укып үстеләр, үз-үзләрен шундагы Вәсилә, Айдар кебек бер халәттә тойдылар, яхшыны яманнан аердылар, хыянәт һәм сафлык, яхшылык һәм явызлыкның нәрсә икәнлеге хакында уйландылар. Тора-бара нәни генә бу повестьның исеме әдәбиятыбызның гүзәл символына әверелде.
Фатих Хөсни бер карашка бик тә гади, гадәти булып тоелган тормыш күренешләреннән дә ямь-ләззәт табып яши белә иде. Әлбәттә, мондый халәт, тормышны, кешеләрне ярату сәләте, иң беренче нәүбәттә, мәхәббәт дигән серле дөнья образлары аша гәүдәләндерелде.
Фатих Хөсни бөтен иҗат гомере буена мәхәббәт җырчысы булып калды. Геройларының да кемлеге, кешелек сыйфатлары еш кына мәхәббәт аша ачылды. Мәхәббәт драматизмы әдипнең кайбер әсәрләрендә үтә кискенләштереп бирелде (Йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» һ. б.) Мондый әсәрләрдә хәлиткеч мизгелләрдә, узгынчы хисләргә бирелеп, кирәкмәгән адымнар ясап, үз бәхетләрен үз куллары белән җимерүчеләр дә очрап куя. Кыскасы, автор тормышны бөтен катлаулылыгында, ничек бар, шулай сурәтләү тарафдары иде. Әмма бу хәл һич тә үз карашларыннан чигенү яисә ваз кичү дигәнне аңлатмый, мәхәббәтне дә ул кешеләрне, бу очракта үзенең геройларының яшәешләрен сафландырып торучы көч дип саный.
Аның әсәрләрендә мәхәббәт тормыш тантанасы, яшәү шатлыгының бер өлеше буларак гәүдәләнә. Табигатьнең уянуы, яз матурлыгы хисләрнең бөреләнүе белән үзара үрелә. Мәхәббәтнең мәңгелеге иксез-чиксез тормыш тантанасына мәдхия булып ишетелә. Язучы әдәбиятыбызны мөлаем һәм күркәм хатын-кызлар образлары белән баетты. Йөрәк җылысы белән сугарылган, тиз арада укучыларның да күңел түрләренә кереп урнашырдай мондый гүзәл фигуралар бик күп: «Йөзек кашы» әсәрендәге Вәсилә, «Җәй башы»ндагы Мөнирә, тагын Тәзкирә («Авыл өстендә йолдызлар»), Зәйтүнә («Җәяүле кеше сукмагы»), Наҗия, Гайния («Утызынчы ел»), Гыйльмениса (шул исемдәге повестьтагы) кебекләр Фатих Хөсни әсәрләренә матур лирик ямь өстәделәр.
Хатын-кыз образларыңда авторның поэтик сурәтләр, хисси төсмерләр белән эш итә белүе аеруча ачык күренде, героиняларның күңел дөньяларын сурәтләүгә аеруча әһәмият бирелде. Шушы урында язучы тудырган ике генә образга мөрәҗәгать итеп китик. «Җәяүле кеше сукмагы» романындагы яшь кыз Зәйтүнәнең күңелендә хисләрнең ташыган чагы. Биредә Сәфәргалигә кияүгә чыгып, бергәләп гомер кичерү турында эчке ләззәтләнү дә, әйләнә-тирәдә аның язмышына кагылышлы ниндидер нәрсә әзерләнүен уйлап шомлану да, туып-үскән өендә үзен ничектер артык кашык итеп тоя башлавы да—бөтенесе катлаулы рәвештә бергә аралаша. Зәйтүнәнең киләчәге шомлы һәм караңгы. Аны үзе яратмаган, теләмәгән кешегә кияүгә бирәләр. Әмма әлегә билгесез һәм драматик вакыйгалар алдында яшь кыз күңеленең очынып җилкенүе генә күрсәтелә. Героиняның бәхетле төше дә әнә шул булачак вакыйгаларга контраст булып тоела.
Ф. Хөсни ярым тоннар, катлаулы лирик, психологик бизәкләр ярдәмендә күңелнең иң нечкә тибрәнүләрен дә тасвирлый белә. Зәйтүнә образында нәкъ әнә шундый катлаулы хисләр гаммасы сурәтләнә. Язучы хис-кичерешләрнең әле яңа туып кына килүенә, әлегә тиешенчә ачыкланып җитмәвенә дә ишарә итә. Бу типтагы геройларның сурәтләнешенә фольклор элементлары, лирик бизәкләр килеп керүе дә бик табигый. Зәйтүнә менә ничек тасвирлана: «болында төшеп калган каз каурые»; «терекөмеш тамчысы кебек тәгәрәп эшләп йөри»; «нечкә бил»; «агач ботагына килеп кунган кош кебек күренә иде»; «Тын урман күле кебек тыйнак табигатьле кыз».
Ф. Хөсни әсәрләрендә кияүгә бирү, туй йолалары күренешләре искиткеч төгәллек һәм этнографик бизәкләр белән сурәтләнә. Язучы мондый картиналарны бик төгәл һәм тәэсирле тасвирлый.
Мәгълүм ки, «феномен» дигән сүз кабатланмастай, үзенә бер хасиятле, ягъни уникаль күренешне күз алдында тота. Бәлки бу урында бәхәскә керергә торучылар да табылыр. Чыннан да, яшьлекләре, мәхәббәтләре, хыяллары патриархаль гадәтләр тарафыннан җәберләнгән, кимсетелгән кешеләр—татар хатын-кызлары образлары М. Гафури, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ш. Камал иҗатларында да чагылды. Әмма Ф. Хөсни аларның берсен дә кабатлау юлына басмый. Ул үзе яраткан, әйтергә кирәк, үзе мөкиббән киткән татар кызы, татар сылуы образын каләме кәгазьгә төшерерлек нинди бизәкләр таба алса, шуларның барысын да кушып, күңел җылысын бик тә мулдан салып, үзенчә тасвирлауга ирешә. Аның Зәйтүнәсе теге татар кызларының ачы язмышларын уртаклашырга теләми—яңа социаль шартларда, яңа чынбарлыкта тураеп, аягына торып басарга үзендә көч таба. Барыннан да бигрәк, ул хисләренең байлыгы, күңеленең сафлыгы белән хәтердә кала.
«Гыйльмениса» повестеның үзәгенә дә татар хатын-кызының язмышы куелган иде. Гыйльмениса—озын, катлаулы гомер кичергән, олы хисле, тормышның иң кыен сынаулары аша намуслы үтә белгән, нык ихтыярлы кеше. Тормышта да еш булганыңча, әдипнең геройлары шактый авыр хәлләрдә калгалыйлар. Андый хәлләр, андый сынаулар нечкә күңелле, саф рухлы, тирәннән уйлап кичерә, хис итүче кешеләр өчен бермә-бер авыр. Ф. Хөсни геройларының бик күбесе—әнә шундый эмоциональ типтагы, күңелләре тиз яраланучан кешеләр. Аларның рухи драматизмы да шуннан килә торгандыр. «Гыйльмениса» повестенда әнә шундый кыенлыклар эчендә хатын-кыз тора. Бу әсәрдә дә тигез мәхәббәт идеаллаштырыла, һәм ул тантана итә, һәртөрле социаль һәм башка төрле чикләүләрдән өстен чыга.
Язучының милли характер иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләре аеруча кызыклы иде. Бу—билгеле бер типтагы характер сыйфатларын үзенә җыйган геройда, дөресрәге, аның образ-моделендә күренде. Әйе, бу әдипнең уйлап чыгарылган геройлары төрле исемнәр астында бер әсәреннән икенчесенә күчкәләп тә йөрде. Әмма бу хәл һич тә авторның вариантлары яисә фантазиясе чикләнгәнлеге хакында түгел, ә иҗади карашларының эзлекле һәм үзе принципиаль дип санаган төп юнәлешендә үстерелеше турында сөйли икән. Бу эзләнүләрен ул кешелеклелек һәм гражданлык сыйфатларын үзенә туплаган колоритлы халыкчан герой проблемасы белән дә бәйли алды. «Гармунчы», «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Авыл өстендә йолдызлар», «Минем тәрәзәләрем», «Язмыш шуклыгы» әсәрләренең һәркайсында Ф. Хөснинең геройлары төрле социаль шартларда куелып сурәтләнсәләр дә, нигездә үзләренең төп характер сыйфатларына тугры калалар.
Фатих Хөсни иҗатына гына хас бу типлар өчен жанр чикләре киртә була алмый, ул гына да түгел, язучы жанр һәм стиль чараларын нигездә бер максатка—әнә шул милли геройны тулырак һәм үтемлерәк тасвирлау максатына җигә. Әлбәттә, ул үз-үзен кабатламый—һәр очракта диярлек образны иҗат итүнең яңадан-яңа ысулларын таба.
Безнең алдыбызда—авылда туып, шунда күзләре ачылып, бик яшьтән кешеләр белән аралашып, эшләргә өйрәнеп, эшкә ияләнеп үскән кеше. Һәртөрле каршылыклар, кыенлыклар белән ул бик яшьтән очраша, әмма ул аларны җиңә белә, һичкайчан коелып төшми, теләсә нинди шартларда да, аптырап калмый, үз максатларына барышлый читкә тайпылмый, теләгәненә ирешергә тырыша. Ул—һәрвакыт хәрәкәттә, тормыш ташкынының уртасында. Шук һәм җор табигате, уен-көлке яратуы, киң күңеллелеге, башкаларга үпкә-ачу саклый белмәве аңарга карата гел ихтирам уята.
«Гармунчы», «Йөзек кашы» повестьларында барлыкка килгән, дөньяга «романтика болыты аша карый торган» мондыйларның хәрәкәт сферасы соңрак социаль-граҗданлык яңгырашлы «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» романнарында, «Авыл өстендә йолдызлар», «Гыйльмениса» повестьларыңда тагын да киңәя төште. Хәзер бу әсәрләр идея-проблематикасы буенча тәмамланган бербөтен, бер цикл, авторның әдәби-иҗтимагый карашларының билгеле бер төзек системасын тәшкил итә. Аларның барысын бергә җыеп, янәшә куеп карасаң, гади татар крестьяннарыннан булган язучы сайлаган мәгълүм типның төрле иҗтимагый-социаль чорлар аша үтеп үзгәрүен күз алдына китерергә мөмкин. Ул «Йөзек кашы» һәм «Җәяүле кеше сукмагы» әсәрләрендә революциягә кадәрге татар авылы шартларында күрсәтелсә, «Утызынчы ел» романында колхозлашу елларыңда үсеп килүче яшь буын, «Җәй башы» һәм «Авыл өстендә йолдызлар»да сугыштан соңгы еллар авылының яшьләре вәкиле итеп бирелә. Бу әсәрләрнең барысында да яшьлек, мәхәббәт, бәхет кебек мәңгелек темалар геройлар яшәеше, эволюциясе белән бик тыгыз үрелеп бара.
Әдәбиятыбызда геройларның билгеле бер тотрыклы рухи сыйфатларын бу кадәрле җырлаган, эзлекле данлаган башка берәр язучыны табу кыен эш булыр иде. Инде әдипнең җитлеккән чорында иҗат ителгән күләмле ике романы да шушы фикерне раслап тора. «Җәяүле кеше сукмагы» романы Ф. Хөсни иҗатында аеруча зур адым, татар әдәбиятының олы казанышы дип бик хаклы рәвештә үз вакытында билгеләп үтелде. Әсәр композицион төзеклеге, сюжетының җыйнаклыгы белән дә бик күпләрне сокландырды. Әдип сайлаган композицион алым да уңышлы иде. Әсәр дәвамында герой төрле урыннарга күчеп йөри, бик күп кешеләр белән очраша, шул очрашулар тезмәсе аша укучыга төрле тормыш хәлләре, чуар социаль катламнар һәм аларның кызыклы, характерлы вәкилләре күрсәтелә. Ә геройның үзендә барган эчке көрәш, эчке каршылыкларның муллыгы Сәфәргали образын тормышчан итте.
Фатих Хөсни әсәрләренең характерлы якларын бик күп күрсәтеп булыр иде. Әмма бу мәкаләбездә без әлеге иҗатка тулы анализ ясау, хәтта әдәби күзәтү ясап чыгу максатын да куймадык. Без әдип иҗатының иң кыйммәтле һәм әдипнең үзен бөекләр дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән кайбер сыйфатларга яисә факторларга гына тукталып китәргә уйлыйбыз.
Иҗатын бәяләүчеләр хаклы рәвештә, аның олылыгын иң беренче нәүбәттә милләт җанлы булуында, милли характерда, милли рухта язылган әсәрләрдә күрделәр. Әмма бу урыңда әдипнең үзенчәлекле иҗатына кагылышлы тагын бер бик әһәмиятле факторны онытырга ярамый торгандыр. Чөнки Фатих Хөсни аерым бер милләт кысаларына гына сыйган яисә чикләнгән әдип түгел иде. Ул бервакытта да үзенең гомумкешелек яисә аерым халыклар тудырган мәдәни байлыкларга сокланып яшәвен яшермәде. Менә шуңа күрә дә аның иҗатына дөнья һәм Россия халыклары тормышындагы вакыйгалар-сюжетлар, геройлар, образ- характерлар, сурәтләр чит-ят түгел иде. («Рубенс»,«Кеше күтәрелә», «Күләгә» һ.б. лар.) Әдип үзен бөек илнең—Советлар Союзының мәгърур улы дип санады. Шуңа күрә дә ул олы идеяләрне, шул исәптән, ватанпәрвәрлекне дә яклап чыкты. Гади кешеләрне тормышчан табигыйлекләрендә сурәтләү, андыйларның романтик рухларына соклану мотивлары әдипнең Ватан сугышы чорында язылган хикәяләренә дә үтеп керде. Аеруча кыен шартларда да кешенең үз характер сыйфатларын саклап ала белү сәләте, гуманистлыгы, патриотлыгы, мәхәббәтенә, намусына тугрылык саклавы сугыш чорында әдипнең төп темаларыннан иде. «Даһи Сталин гына илебезне жиңүгә алып килде» дип рәсми пропаганда сафсата тәкрарлаган елларда да әдипнең: «җиңүнең чыганагы—миллионнарча гадиләрнең фидакарьлеге, үз-үзләрен аямыйча утка керүләрендә иде» дип раслап торуын әдипнең гражданлык кыюлыгы димичә, ни дисең?
Җиңү шатлыгы миллионлаган язмышларның ачы фаҗигасе белән аралашты. Совет халкының рухи ныклыгы, какшамас бердәмлеге күңел яралары, югалтулар, йөрәк яргыч фаҗигаләр фонында тагын да калкурак гәүдәләнде. Сугыш беткәч иҗат ителгән әсәрләрдән «Кеше язмышы» хикәясе (М. Шолохов) «Торналар оча», «Солдат турында баллада» (режиссерлары М. Калатозов һәм Г.Чукрай) кебек кинофильмнар тирән психологизм белән сугарылып, сугыш чорындагы кеше характерының иң катлаулы яклары зурайткыч пыяла аша күрсәткәндәй ачык тасвирланды. Әлбәттә, мондый әсәрләр сугыш беткәнгә 10-12 ел узгач, заманалар үзгәреп киткәч кенә дөнья күрә алдылар. Әмма мондый психологизмның байтак күренешләре татар әдәбиятында, аерым алганда Ф. Хөсни һәм Ә. Еники иҗатларында инде сугыш вакытында ук, яисә ул тәмамлануга бер-ике ел үтүгә, чагылган иде инде.
Ф. Хөсни иҗатында яшәү шатлыгы, тормыш язы, мәхәббәт темалары аеруча бер көч белән үлемгә, сугыш дәһшәтенә контраст рәвешендә яңгырадылар, кешеләрнең шул чордагы нечкәргән тойгылары, кичерешләре яңадан-яңа бизәкләргә баедылар. Яз темасы сугыш чоры хикәяләрендә тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия булды.
«Буранлы кыш дулап узып китте...—дип башлана «Карлыгач» (1945) исемле хикәя.—Тәрәзә төбендә апрель гөрелдәп тора, аңа күнегеп беттек инде, хәзер майны көтәбез». Тоташтан лирик нурларга коендырылган кечкенә хикәянең һәр юлыннан шатлык, олы мәгънә, озак көтелгән Җиңү язы килеп җитүенә сөенеч бөркелеп тора. Карлыгач сурәте яз, шатлык, җиңү хәбәрчесе буларак гәүдәләнә. Традицион сурәт яңа лирик, романтик бизәкләр кушып җанландырыла. Сугыш еллары хикәяләрендә гади кешеләрнең язмышлары ил-ватан язмышы белән бәйләнештә бирелә, геройларның үзләренә әнә шул яшәү белән үлем арасында барган каты бәрелешнең шомы, шәүләсе төшеп тора, аларның һәр эш-хәрәкәтләре, уй-кичерешләре Ватан сугышы янәшәсендә яңа лирик-эмоциональ төсмер ала.
Гомумән, Ф. Хөснинең язучылык адымнарын ил язмышы, ил үсеше, ил тарихының төрле, катлаулы, драматик һәм фаҗигале этаплары янәшәлегендә карап, күзәтеп һәм өйрәнеп була. Моның шулай икәнлеген—ил сулышы һәм яшәешенең татар җирлегендә ничек тулы чагылганлыгын—беренче әсәре мисалында да раслап булыр иде. Мәсәлән, «Минем тәрәзәләрем», «Бертуган Таһировлар», «Утызынчы ел» һ. б.
Фатих Хөсни феноменының бик әһәмиятле ягы—ул әдәби осталыкка мөнәсәбәт. Бу турыда әдипнең үз әсәрләре сөйләп тора. Әмма язучының теоретик карашларын да онытмыйк—ул үзе югары әдәби техникага ирешүнең ысулларын, серләрен һәрьяклап ачарга, пропагандаларга кирәк дип санады. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә нечкә зәвыклылык, эстетик гүзәллекне сиземләү зарурилыгын, психологик нюанслар, телнең метафоралылыгы аның күчерелмә мәгьнәлелегенең табигате—боларның һәркайсының гаҗәеп бер рәвешкә кереп, гармонияле формада үзара ярашырга тиешле икәнлеген әдип үзенең теоретик мәкаләләренең тупланмалары рәвешендәге җыентыкларында язып, яктыртып, даими әйтә килде: «Уйланулар», «Ни әйтергә, ничек әйтергә», «Карурманга керәм». Шулай ук аның теоретик мәкаләләре Татарстан һәм Бөтенсоюз матбугатында төрле дискуссияләргә, әдәби бәхәсләргә сәбәпче дә булдылар.
Психологик нюанслар дип сүз әйткәч, монысын аз гына аңлатып та китик. Гадәттә, әдәби әсәр белән танышканда, укучы моны үзе дә сизмичә, герой һәм аның кичерешләре белән үзен һәм үз халәтен янәшә куеп, чагыштырып утыручан була—ягъни, икенче төрле әйткәндә, кеше әсәрдә үзен күрергә тырыша. Әгәр дә геройның хисләре, тормышны аңлавы, уй-фикерләре, күңеле, кичерешләре белән укучы арасында нинди дә булса якынлык яисә охшашлык бар икән, андый әсәрләр һәм шундагы геройлар, персонажлар укучыга да якын, һәм хәтта үрнәк булып әверелергә мөмкин. Ф. Хөсни әнә шул психологик үзенчәлекне искә ала, әдәби геройны укучыларының төп массасына якынлаштыра белә, иң гади, тормыш-көнкүрештә һәркем очратырлык кешеләрдән әдәби образ ясап, аларның рухи дөньяларын ачып керә. Автор куллана торган күп төрле сәнгатьчә чаралар да герой белән укучы арасында якынлык, аваздашлык булдыруга хезмәт итә. Шундый чаралардан берсе—мәсәлән, көнкүреш детальләрен, вакыйгалар яки ситуацияләрне нәкъ тормыштагыча итеп күз алдына бастыру.
Мәгълүм ки, әдәби персонажларга, геройларга авторның билгеле бер карашы, мөнәсәбәте була. Алар аша идея-теңденцияләр төрле рәвештә, төрле формаларда чагылдырыла. Кайбер язучыларның әсәрләрендә авторның персонажларга мөнәсәбәте бигүк күзгә ташланып тормый (мәсәлән, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, И. Гази, Ә. Еники әсәрләрендә). Авторлар каядыр читтә, вакыйгаларга битараф хәлдә генә карап торалар кебек. Мондый алым әсәрнең идеясен ачуда геройларга төшкән йөкләмәне бик нык арттыра. Язучы расларга теләгән төп фикер яисә идея геройларның үз эшләреннән-хәрәкәтләреннән яки вакыйгалар агышыннан килеп чыгарга тиеш була. Ә менә Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни әсәрләрендәге геройларга авторларның җылы яки салкын карашлары, симпатия, антипатияләре яшерелмичә, ачык булып, әллә каян сизелеп тора. Бу хәл бигрәк тә Ф. Хөсни стиленә хас: ул һәрвакыт вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерергә ашыга, яраткан геройларына бәхет һәм уңышлар тели, кешелек сыйфатларын югалтучыларны күреп ачына, нәфрәтләнә. Мондый урыннарда риторик эндәшләр, сораулар, укучының үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү, лирик чигенешләр—болар барысы да әсәрнең эчке пафосын, психологик палитрасын көчәйтә.
Һәр әдәби әсәр, күп төрле мәгълүм функцияләр башкару белән бергә, кешеләрдә гүзәллек тойгысын да тәрбияли. «Укучы китаптан нинди дә булса яңа эстетик ләззәт таба алдымы? Китап аңарга моңарчы бер җирдә дә, һәм бер китаптан да ала алмаган яңа шатлык, чак кына булса да, яңа бер куаныч китердеме?» (Ф. Хөсни, Уйланулар. К., 1961, 184 бит).
Иҗат процессының катлаулылыгы һәм үтә үзенчәлекле булуы турындагы фикерләре белән уртаклашып, ул иҗади эштә тагын шәхси канәгатьләнү һәм рәхәтлек хисе дә булырга тиеш, бу рухи шатлык языла торган әсәрне җылытачак, укучы һәм тамашачыны сөендерәчәк, дип саный.
Ф. Хөсни әдәби тәнкыйтьнең чире—әдәби әсәрнең үзенчәлекле эстетик ягын игътибарга алмыйча, темасы һәм идеясе буенча гына анализлауның— аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында гел әйтә килде: «...язучының кайда аксавын тәнкыйтьчедән бүтән тагын кем әйтсен? Ләкин тәнкыйтьче моны «чалып ташлыйм мин сине» дип дәррәү куркытып түгел, ә тегенең аксамыйча баруы өчен җаны-тәне белән кайгырып, әсәрнең әдәби сферасына язучының үзеннән дә болайрак тирәнгә үтеп, теле һәм рухы ягыннан тоеп, иң әһәмиятлесе—белеп, профессиональ осталык белән төзәтергә тиеш» (шунда ук).
Әдипнең үзенең эстетик дөньясы гүзәл һәм катлаулы. Дөресен әйткәндә, аның серләрен бер мәкаләдә генә ачарга мөмкин дә түгел. Бу—лиризм белән тулган шигъри һәм романтик дөнья. Аның прозасы да гадәти түгел, ә шигъри проза. Әдипнең замандашы Сибгат Хәким «бәлки проза, гомумән, шулай булырга тиештер,—дип язды.—Кайчагында проза белән поэзия икесе бергә шундый нык үрелә, аларны аеру читен, син жанр турында бөтенләй онытасың. «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Авыл өстендә йолдызлар»... Минем колакка алар җыр булып та, лирик шигырь яки романтик поэма булып та ишетеләләр». (С. Хәким. Прозаикмы, шагыйрьме? Соц. Татарстан, 1968, 3 февраль.)
Ф. Хөсни иҗатындагы телнең метафорик байлыгы, лирик детальләрнең муллыгы, сүзнең тирән мәгънәлелеге, чыннан да, поэзиянең иң матур үрнәкләрен хәтерләтә. Аның романтикасының нигезендә яшәү шатлыгы, мөнәсәбәтләр гармониясе һәм, барыннан да бигрәк, кешеләрне олылау, аңа
соклану мотивлары ята.
Табигать күренешләре күп очракларда гаҗәеп матур сурәтләр, акварель картинасындагыдай чиста, саф, ачык буяуларны хәтерләткән төсләр аша бирелә. Бу мөнәсәбәттә әдипне шагыйрь дип кенә түгел, рәссам дип атарга да мөмкин. Менә бер генә үрнәк:
«Тузан әле кузгалып өлгермәгән, бакча киртәләрендә аксыл чык ялтырый. Яңа Сала авылы өстендә ак мамык төсле томан аунап калды, тирә-якта тынлык, һава шундый чиста, атка бер сызгырып җибәрсәң, скрипка кылына чиерткән кебек, әллә кайларга чаклы яңгырап китә».
Әдипнең деталь белән эш итү осталыгы махсус һәм җентекләп өйрәнүне сорый. Аны бу юнәлештә мәшһүр Чехов традицияләрен дәвам иттерүче дип тә санап булыр иде. Әмма милли җирлектә ул Чеховның яңа якларын да үстерде. Характерларның, вакыйгаларның җанлы, тормышчан ышандыру көченә ирешүдә, яисә тормыш дөреслеге иллюзиясе тудыруда зур уңышлар казанды.
Әдипнең хикәягә, новеллага бөтен иҗат гомере дәвамында тугры калуы— үзе генә дә Фатих Хөсни феноменының бер билгесе булып саналырга хаклы. Укучыга ниндидер бер интимрәк дип әйтикме, якын дуска эндәшкәндәй мөрәҗәгать итеп, әңгәмәгә чакыру, аерым бер тормышчан деталь тирәсендә сүз уйнату барышында хикәянең тиешле тоны билгеле. Кайбер очракларда деталь кинәт яктырып, балкып, күренеп кенә ала. А. П. Чехов эзеннән барып, әдип күп сыйдырышлы детальләрне дә эшкә җигә. Болардан тыш әсәрләрдә һәртөрле көнкүреш, лирик, юмористик, пейзаж, портрет детальләреңә дә урын бирелә. Әдипнең иҗат серләренең ачкычларын шушы тарафлардан эзләргә кирәк.
Язучының әдәби форма өлкәсендәге эзләнүләре дә нәтиҗәсез калмады. Остазның казанышлары белән бәйләнгән традицияләр бүген яңа шартларда уңышлы дәвам иттерелә. Минем өчен, әдәби сүзнең тирән мәгънәлелегенә омтылу, аның метафорик, күчерелмә, ә кайсыбер очракларда кинаяле яңгырашлы вариантларыннан файдалану, әдәби деталь мөмкинлекләренә актив мөрәҗәгать итү үрнәкләрен без хәзерге прозаикларыбыз иҗатларында да очратабыз. Мәсәлән, Мәгъсүм Хуҗин, Миргазиян Юныс, Айдар Хәлим, Рабит Батулла, Камил Кәримов һ. б. лар.
«Фатих Хөсни феномены» турында сүз йөрткәндә иҗатның үтә дә үзенчәлекле, билгеле бер романтик шартлылыкка нигезләнгән дөнья икәнлеген дә искә алырга кирәк була торгандыр. Күпме генә эзләнсәм дә, милли әдәбиятыбызда бу әдипкә якын торучы, дөньяга карашлары яисә иҗаты белән аны хәтерләткән бүтән иҗатчыны таба алмадым. Инде әдәби процесстагы урынына килгәндә, бәлки аның урынын рус әдәбиятындагы Юрий Олеша, Исаак Бабель, Александр Грин, Андрей Платонов урыннары белән чагыштырырга яисә янәшә куярга мөмкиндер... Алар кебек үк Ф. Хөсни дә әдәбиятта үз мәйданын һәм иҗат йөзен озак еллар буена искиткеч бер эзлеклелек белән яулаган әдип. Шуңа күрә бу ижади байлыкны өйрәнү, барлау аеруча төгәллек, зәвык һәм саклык сорый.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International