Ильская (Хуҗасәетова) Фатыйма Салиховна

Чыганак: Илялова И.Г. Камал театры артистлары : биобиблиогр. белешмәлек = Артисты театра им. Г. Камала : биобиблиогр. справочник / И.Г. Илялова.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1996.- 266 б.

Оренбург шәһәрендә туа. 1915 елдан Оренбургтагы «Ширкәт» труппасында эшли башлый. 1916 елда «Сәйяр» труппасына күчә. 1918-1923 елларда Ильская Ташкентта, фронтта театр бригадасында, тагын Ташкент татар театрында эшли.

1924 елның көзеннән Казанда Татар академия театрында эшли башлый. Ф. Ильская театр сәхнәсендә С. Гыйззәтуллина-Волжская башлаган романтик традицияләрне дәвам иттерә, ул юнәлешне алга таба үстерә. Зур шөһрәт казанган атаклы артистка. Ул уйнаган туташлар һәм яшь ханымнар, нигездә төп рольләр булып, романтик пафослы булулары белән аерылып торалар. Алга таба өлкәннәр рольләренә күчә.

Аның рольләре: Рокыя — «Тигезсезләр» (Ф. Әмирхан), Сәлимә — «Әлмансур» (Һ. Һейне), Трильби — «Трильби» (Ге), Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» (Ф. Бурнаш), Леди Мильфорт «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер), Факиһә — «Беренче театр» (Г. Ка-
мал), Айсылу — «Миркәй белән Айсылу» (Н. Исәнбәт), Дилбәр — «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин), Диана — «Печән өстендәге эт» (Лопе де Вега), Беатриче — «Ике хужаның хезмәтчесе» (К. Гольдони), Джульетта — «Ромео һәм Джульетта», Корделия — «Король Лир» (В. Шекспир), Катерина — «Гроза», Чебоксарова — «Котырган акчалар» (А. Островский), Таня — «Таня» (А. Арбузов), Сюзанна — «Фигароның өйләнүе» (П. Бомарше), Фатыйма — «Тормыш җыры» (М. Әмир), Гөләндәм «Чын мәхәббәт», Тутакай — «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт), Ибаррури — «Салют, Испания!» (А. Афиногенов), Эльмира — «Тартюф» (Мольер), Кончитта — «Бәйрәм кичендә» (Э. де Филиппе), Фатыйма — «Фатыйма Сабри» (С. Җамал) һ. б.
РСФСРның хал. арт. — 1967 ел.

Соңгы яңарту: 2013 елның 30 мае, 15:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International