Ил кызы (Х. Туфан)

Чыганак: Фатыйма Ильская (1902-1984) : Күренекле артистка Фатыйма Ильскаяның тууына 100 ел тулуга багышланган метод.һ.библиогр. ярдәмлек / Татар.Милли к-ханәсе; Төз.Ч.Г.Яруллина. - Казан : Милли китап, 2002. – 20 б.

(Беренче гөлләрнең кадерлесе
Фатыйма ханым Ильскаяга)

Сез – беренче гөле сәхнәбезнең.
Сезнең иҗат әле дә чәчәкле;
Даһи халык, бөек халыкның Сез
Үзе кебек һаман яшь әле!

Талантлы Сез, туган илебез кебек
Халык кебек җитез, чая Сез,
Эшегезгә лаек Сезнең исем,
Чын мәгънәдә Ильская Сез!

Соңгы яңарту: 2013 елның 17 гыйнвары, 09:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International