Ф. Ильская турында

«... Син татар сәхнәсенең, кояшсыз көннәрендә чәчәк атып килгән көләч гөле идең. Ирекле дәүләтнең ирекле сәхнәсендә син тагын гөлләрсең, син тагын матур вә нәфис итеп чәчәкләнерсең,... »

Һ.Такташ

«Сәхнә йолдызы булып яратылган артистка»

Г.Кариев


«Ул иҗат иткән образларда рухи гүзәллек күп, ул хатын-кыз йөрәгендәге серләрне ачып бирү сәләтенә ия... Ильская һәр образда үзенә бертөрле һәм беркайчан да үзен-үзе кабатламый. Ләкин аларның барысы өчен дә уртак сыйфатлар хас: бу - гадилек һәм тормыш дөреслеге»

«Артистка Ильская онытылмас Таня образын тудырды. Үзенең, бай эчке кичерешләре, лирик табигате, дулкынландыргыч уены белән Ильская тамашачыларда көтелмәгән уйлар һәм хисләр уятты»

Г.Кутуй

«Уйнаган һәр ролеңне яратырга кирәк. Образның характеры, хәрәкәте үзеңнеке булырга тиеш. Үзеңне шул кеше итеп сизмәсәң, аның, хисләре белән яши алмасаң, тамашачы сиңа ышанмаячак. Хисләреңне ничек кенә дулатма, кылана дип актердан ул көләчәк кенә»

Ф.Ильская

Соңгы яңарту: 2013 елның 17 гыйнвары, 09:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International