Мәңге яшь «Татарстан яшьләре»

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Озак еллар дәвамында күпләрнең тугры дусты булган «Татарстан яшьләре» газетасы чыга башлауга 2020 елның 22 гыйнварында 100 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге «Мәңге яшь «Татарстан яшьләре» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Бер гасыр буе «Татарстан яшьләре» вакыйгалар үзәгендә кайный, тормыш белән бергә үзгәрә, ләкин аның һәрвакыт үз кыйбласы, үз йөзе, үз укучысы бар. Быел Татарстанның Республика булып оешуына да 100 ел тулды. Газета тарихы ил, республика тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә дә бу ике датаның бергә туры килүе зур мәгънәгә ия.

Газета 1920 елның 22 гыйнварында «Кызыл яшьләр» исеме белән Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге тарафыннан, Казан губерна башкарма комитеты органы буларак чыгарыла башлый. Гражданнар сугышы елларында газета, беренче чиратта, яшьләрнең тылдагы һәм фронттагы уңышларына әһәмият бирә. Аннары халык хуҗалыгын торгызу, ачлыкка һәм җимереклеккә каршы тору темалары төп урын ала. Сугыш елларының килүен алдан сизенгән диярсең – газета 1930 нчы елларның икенче яртысыннан хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар юнәлтә. Репрессияләр казасы да газета хезмәткәрләренә турыдан-туры кагыла. Бу сәбәптән күп хезмәткәрләр ике-өч ай гына эшләп кала, елына дүртәр-бишәр мөхәррир алмашына.

 1941 елда, ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә чакыру сәбәпле, газета чыгудан туктый һәм 1949 елда «Яшь сталинчы» исеме белән, ТАССРның ВЛКСМ Өлкә комитеты органы буларак, яңадан чыга башлый.

1956 елда газетага «Татарстан яшьләре» исеме бирелә, аның форматы үзгәртелә. Тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үсеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерү, шуңа комсомол яшьләрнең зур өлеш кертүе газетаның бу чордагы төп темаларын тәшкил итә. Елдан-ел газетада яшь кешенең эчке дөньясына кагылышлы мәсъәләләргә зур игътибар җәлеп ителә.

«Татарстан яшьләре» газетасын төрле елларда 40 тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсылары иҗат эше белән мавыгып, вазифасын калдырып киткән, кайсылары репрессия корбаны буларак вафат, кемдер татар халкына игелекле хезмәт башкаруын бүтәнчә дәвам иткән.

 1990 елдан 2017 елның июленә кадәр газетада баш мөхәррир булып Исмәгыйль Шәрәфиев эшли. Бу елларда «Татарстан яшьләре» иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмасы дәрәҗәсенә үсеп җитә. Аның тиражы бу чорда 300 000 данәне тәшкил иткән еллар да була.

2017 елның июленнән баш мөхәррир – Атлас Гафиятов. Хәзер газета күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Хәзерге вакыттагы тиражы – 6799 данә.

 Газета битләрендә еш биреп барылган «Җиде көн», «Юмор-сатира», «Хәтер-хатирә», «Яшәеш», «Көн кадагы», «Атнакич кунагы», «Сердәш», «Тормыш дулкыннары», «Бакчачы почмагы» сәхифәләре тематик яктан аның бик киң колачлы икәнлеген раслый.

Гасыр дәвамындагы зур вакыйгалар хакында тулырак белергә теләгән укучыларыбызны, китапханә үзенең гадәти эш режимына күчеп эшли башлагач та, вакытлы матбугат бүлегенә ( Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 36 йорт) килеп, газета тупланмаларын актарырга, тарих диңгезенә чумарга чакырабыз.

Әлбәттә, коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык саклану чараларын да үтәргә кирәк булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International