Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тиңдәшләрчә диалог»

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 19 сентябрендә Татарстан  Республикасы Милли китапханәсенең  яңа бинасында Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе, Татарстан  халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов Казанда 16–20 сентябрьдә узган «Төркиләр алтыны» V Бөтенроссия төрки яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.

Форум кысаларында «Тиңдәшләрчә диалог» дискуссиясе булды, аңа РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов кушылды. Форумның әлеге дәрәҗәле кунаклары катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Чара ахырында тарих фәннәре докторы Вячеслав Никонов Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә үзенең «Ленин. Бар нәрсәне үзгәрткән кеше» дип аталган китабын бүләк итеп тапшырды, анда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә нигез салучы шәхеснең тормышы турында сөйләнә. Бу кыйммәтле бүләк китапханә фондында лаеклы урын алачак.

   

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International