Заһидә Бурнашева – халкыбызның сөекле кызы

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Шагыйрә, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның тууына 125 ел тулды. Ул әдәбиятыбызда «Гыйффәт туташ» һәм «Гыйффәт» тәхәллүсләре белән таныла.

Заһидә Бурнашева иҗатына Тукай шигърияте зур йогынты ясаган. Гыйффәт туташ лирикасы белән бөек шагыйрь иҗаты арасында бәйләнеш бик көчле. Гыйффәт туташ Тукайның үзенә ясаган бәрәкәтле тәэсире турында горурланып яза һәм үзен шагыйрь традицияләренең дәвамчысы дип саный.

Тукай абый: «Һаман, һаман алга бар, – ди, –

Юлда манигъ (киртә) күрсәң, тибеп аудар аны,

Яшь шагыйрьгә курку, өркү харам ул», – ди.

Яшь шагыйрәнең беренче шигырьләре 1913–1914 елларда «Ил» газетасында (Гаяз Исхакый наширлегендә чыккан) басыла башлый, ә «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы 1915 елда Мәскәүдә дөнья күрә. Әлеге басманы тагын да тулыландырып, шагыйрә 1916 елда ике кисәк итеп кабат бастырып чыгара. Гыйффәт туташның бу китаплары Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. 1919 елда шагыйрәнең Казанда басылып чыккан «Зөһрә йолдыз» исемле китабы белән дә шушы бүлектә танышырга мөмкин.

Заһидә Бурнашева – якты тормыш киләчәгенә ихлас күңелдән ышанган, кешеләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда иҗтимагый активлык сыйфатларын, аң-белемгә омтылыш тәрбияләүгә бөтен көчен куйган шәхес.

Сөбат

Төшмә рухым, сүнмә, әй күкрәктәге ут чаткысы!

Сүнде – дип – күктә өмид йолдызларыңның яктысы.

Курыкма, юк, сүнмәс алар; бу күргәнең тик бер болыт

Каплаган йолдызларыңны төшмәсен – дип – яктысы.

Бел, үтәр бу тау болытлар, яктырыр тормыш юлың!

Алдагы көннең берендә елмаер нур яктысы.

Куй, чылатсын битләремне күз яшем, ул да бетәр;

Яңгыр артыннан үсәр күкрәктә гөлнең аллысы.

Булмасын күңелдә кер, тик андагы шәм сүнмәсен,

Шиңмәсен күкрәктәге дәртнең яшел яфраклысы.

Гыйффәт туташ

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International