Булачак белгечләргә ярдәмгә

2020 елның 23 октябре, җомга

2020 нче елның 23 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультеты студентлары өчен мәгълүмат көне үткәрде.

Алар китапханә-библиографик белемнәрне өйрәнү кысаларында китапханәнең мәгълүмат ресурслары белән таныштылар. Алар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең электрон каталогында мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталының библиографик һәм тулы текстлы мәгълүмат ресурслары күрсәтелде.

Басма мәгълүмат чыганакларын күзәтү кысаларында студентларга дәүләт библиографиясе басмалары, журналлар һәм укуларында ярдәмлек булырлык тематик җыентыклар тәкъдим ителде.

Соңрак студентлар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасы һәм аның яңа мөмкинлекләре белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International