«Курчаклар патшалыгы»на сәяхәт

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең янартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында башлангыч класс укучылары өчен алман язучысы, әкиятче, музыкант һәм художник Эрнст Теодор Амадей Гофман (1776–1822) иҗатына багышланган кызыклы чара уздырдылар.

Балалар өчен язучының атаклы «Щелкунчик һәм Тычкан короле» әкияте сайланган иде. Бу әкият Мари исемле кыз һәм Дроссельмейрның якын туганы, сихерләнгән шаһзадә Щелкунчик турында. Королева Мышильда егетне ямьсез курчакка әйләндерә. Раштуа бәйрәме алдыннан курчаклар патшалыгында могҗизалар башлана. Уенчыклар һәм солдатлар терелә. Тычкан короленең гаскәрләрен җиңгәч, шаһзадә Щелкунчик Марины мавыктыргыч сәяхәткә чакыра һәм үзенең кабатланмас сихри курчак патшалыгын күрсәтә.

Китапханәгә килгән балалар, матур презентация карап, П.И. Чайковскийның «Фея Драже биюе» балетыннан музыкаль өлеш тыңлаганнан соң интерактив уеннарда катнаштылар. Инглиз сүзләрен искә төшереп кроссворд чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Хыялларын эшкә җигеп һәм иҗатка омтылыш белән «Курчаклар патшалыгы»на сәяхәт» дигән төсле аппликация ясадылар.

Очрашу ахырында чит телләр әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре балаларга һәм аларның әти-әниләренә театральләштерелгән тамашада катнашырга тәкъдим итте. Катнашучылар үз рольләрен осталык белән, артистларча башкарды. Чара бәйрәмчә һәм иҗади күтәренкелек рухында узды.

  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International