17 гыйнвар – Бөтендөнья диннәр көне

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ел саен гыйнварның өченче якшәмбесендә БМО инициативасы белән Бөтендөнья диннәр көне (World Religion Day) билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль тематик күргәзмә-презентация тәкъдим итә.

Бәйрәмнең тамырлары 1950 елга барып тоташа. Аның максаты − дөнья диннәренең уртак асылын ассызыклау һәм диннең дөньяны берләштерүче көч икәнен күрсәтү.

Дин кешелекнең байлыгы булып санала.  Ул җентекләп өйрәнүгә, саклауга  һәм игътибарга лаек. Рухи өлкәдә түземлелек  бүгенге көндә һәм киләчәктә гражданлык җәмгыятендә тынычлыкны саклау өчен ныклы нигез булып тора.

 Шуңа күрә Бөтендөнья диннәр көнендә төрле илләрдә барлык конфессияләр вәкилләре катнашында күптөрле чаралар – концертлар, «түгәрәк өстәл» утырышлары, семинарлар, күргәзмәләр һ.б. үткәрелә. Алар дөньяда тынычлык урнаштыру һәм толерантлыкны үстерү, конфессияләр арасында үзара аңлашуны ныгыту мәсьәләләренә багышлана.

ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге әзерләгән виртуаль тематик күргәзмә-презентация энциклопедияләр, белешмәлекләр һәм башка басмаларны үз эченә ала. Күргәзмә дөнья диннәре тарихына, хәзерге дөньядагы диннәргә һәм Россиядә, Татарстандагы диннәргә багышланган бүлекләрдән тора.

Виртуаль күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International