Милли китапханә Туган тел бәйрәмендә

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 25 февралендә Казан шәһәренең Әмир Мәҗитов музеенда Халыкара Туган тел көненә һәм Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Ышан миңа, Ватаным» исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәмне музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия ханым Хәлиуллина алып барды.

Кичәдә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт, Татарстанның атказанган артистлары Алсу һәм Фәридә дуэты, Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә белем алучы укучылар, Казан педагогика көллияте студентлары һәм туган телебезне, әдәбиятыбызны сөючеләр катнашты.

Чакырылган кунакларның чыгышлары Алсу-Фәридә дуэты җырлары һәм укучыларның, студентларның музыкаль номерлары белән үрелеп барды.

Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә өлеш кертте. Әмир Мәҗитов музее күргәзмәләр залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Туган телне саклау – һәркемнең бурычы», «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» дип аталган күргәзмәләр куйды. Китапханә фондларында сакланучы, татар теленә һәм аның тарихына караган, шулай ук герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын чагылдырган басмалар күрсәтелде. Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Гөларам Җомаголова әдәби-музыкаль кичә кунакларын күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды.

Очрашу ахырында Милли-мәдәни музей җитәкчелеге кичәдә катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International