В.Г. Белинскийга багышлана

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Танылган тәнкыйтьче һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинскийның тууына 210 ел тулуга багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Неистовый Виссарион» («Тынгысыз Виссарион») исемле виртуаль күргәзмә куелды.

Күргәзмәдә В.Г.Белинскийның әсәрләренең 1860 елда Мәскәүдә басылып чыккан 12 томлык җыентыгы, «Письмо к Гоголю» (Мәскәү, 1906 ел), «Об искусстве» (Мәскәү, 1898 ел), «О поэзии» (Санкт-Петербург, 1911 ел), һәм башка хезмәтләре төкъдим ителә.                

Замандашларының В.Г.Белинский тормышына һәм иҗатына кагылышлы истәлекләре, шулай ук, 1951 елда «Ленфильм» киностудиясендә төшерелгән «Белинский» нәфис фильмы да күргәзмәне тулыландыра (40 сек.).

Күргәзмәдә урын алган басмалар. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт).

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International