ТР Милли китапханәсе Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә виртуаль күргәзмә тәкъдим итә

2021 елның 16 апреле, җомга

18 апрель − Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде.

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1983 елда ЮНЕСКО каршында төзелгән һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә юнәлтү. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне дөньякүләм мәдәни мирасның һәрдаим саклауга һәм яклауга лаек икәнен җәмәгатьчелеккә искәртеп тора.

Әлеге дата рәсми рәвештә 1984 елның 18 апреленнән билгеләп үтелә.

ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге китаплар һәм белешмә басмалардан әзерләгән виртуаль тематик күргәзмә-презентация биш бүлектән тора. Алар:

  • Гасырлардан килгән мирасны саклыйк
  • Россия җәүһәрләре
  • Россиядә ЮНЕСКО урыннары
  • Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы
  • Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары

Виртуаль күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International