Сабан туена багышланган семинар-практикумда катнашу

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 26–29 апрель көннәрендә «Сабан туе милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дип аталган гамәли семинар үткәрәләр, ул Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә Сабан туе бәйрәмнәрен оештыручылар һәм режиссёрлар өчен тәгаенләнгән.

Семинарда катнашу өчен Казанга төрле ил-җирләрдәге татар иҗтимагый оешмаларыннан 50 вәкил килде, алар өчен бик бай эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы программа әзерләнгән.

Семинар программасының зур бер өлеше Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) узды. Фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев «Сабан туе бәйрәме китап басмаларында» дигән темага тәфсилле чыгыш ясады. Аның тарафыннан катнашучылар игътибарына китапханәнең сайтында урнаштырылган «Сабантуй» электрон белешмәлеге, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан ясалган «Сабан туе» виртуаль күргәзмәсе, шулай ук фондларда саклана торган күпсанлы басма китаплар, фотоальбомнар, фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде. Чыгышның видеоязмасын карау өчен сылтама: https://youtu.be/b1XN-DhdCsw

Сабан туе – татар халкының борынгыдан килә торган бәйрәме. Башта Сабан туен язгы чәчүгә кадәр, бер төбәк авылларында чират белән бәйрәм иткәннәр. Алдан ук традицион спорт ярышлары – көрәш, ат чабышлары өчен мәйдан сайлаганнар, бәйрәм уеннарында һәм ярышларында катнашучыларны бүләкләү өчен, сөрән салып, бүләкләр җыеп йөргәннәр. Сабан туе алдыннан бала-чаганы Карга боткасы белән сыйлаганнар, зиратларда дога кылганнар. XX йөздә Сабан туе татар халкының гомуми милли бәйрәменә әверелә. Хәзерге заман Сабан туе татар халкының ике борынгы бәйрәмен – Сабан туе белән Җыенны бергә кушып, һәр җирдә язгы чәчүдән соң уздырыла.

«Татар энциклопедия сүзлеге»ннән.

  

  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International