Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре» дип исемләнгән тематик виртуаль күргәзмә-презентация тәкъдим итә.

Безнең илнең фашизмны Җиңүе кешелек тарихына алтын хәрефләр белән мәңгелеккә язылган.

Күпмилләтле халкыбыз бирешмәде һәм җиңде, фашизмны юк итеп, Көнчыгыш Европаның күп дәүләтләрен аңардан азат итте.

Дошманны тар-мар итү өчен, Җиңү хакына бөтен ил көч куйды, күп корбаннар бирде. Җиңүгә юл бик авыр һәм газаплы булды.

Каһарман совет халкы дошманның гаять куәтле хәрби машинасын җир белән тигезләп, кешелекне фашизм диктатурасыннан коткарды. Ул вакытта дөньядагы башка бер генә халык та әлеге ифрат катлаулы тарихи вазифаны башкара алмаган булыр иде.

Тарихчылар Бөек Ватан сугышында халкыбызның дошманны җиңүен якынайткан 10 төп бәрелешне аерып алып билгели:

  • Мәскәү янындагы сугыш;
  • Сталинград сугышы;
  • Курск дугасы;
  • Ленинград блокадасын өзү;
  • «Багратион» операциясе, «Көнчыгыш валы»н җимерү, Корсунь-Шевченково утлы казаны, Кенигсбергны алу, Висла һәм Одер арасындагы сугыш;
  • Берлинны штурмлау.

Севастополь оборонасын да күрсәтергә мөмкин.

Виртуаль күргәзмәнең мәгълүмат чыганаклары түбәндәге бүлекләргә төркемләнде:

  • Бөек бәрелешләр һәм җиңүләр;
  • Элекке дошман күзлегеннән;
  • Татарстан – фронтка;
  • Җиңүчеләрнең оныкларына;
  • Каһарманнар батырлыгы буыннар хәтерендә;
  • Шаһитлар раславынча.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International