9 май – Җиңү көне

2021 елның 8 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында «1418 көн: хәтер сәхифәләре» дигән күргәзмә-экспозиция куелды. Ул безнең китапханә хезмәткәрләренең туганнары һәм якыннары илбасарларга каршы сугышта катнашуы хакында сөйли.

Экспонатлар арасында гаилә ядкәрләре – медальләр, фронттан килгән өчпочмаклы хатлар, фоторәсемнәр, көндәлекләр һәм башка төрле төп нөсхә әйберләр тәкъдим ителде. Алар – ата-бабаларыбызның каһарманлыгын, яу кырларында күргән-кичергәннәрен, сугыш чоры михнәтләрен раслаучы шаһитлар. Китапханә хезмәткәрләренең 1941–1945 еллардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнары һәм тылдагы фидакяр хезмәтләре өчен бүләкләнү таныкнамәләре, шул авыр һәм катлаулы чорда китапханәнең эшчәнлеген тасвирлаган документлар да, архивтан алынып, витриналарга тезелде.

Классик уку залындагы «Олы юл эзләре» дигән гомуми исем белән аталган витриналарда вакытлы матбугатның уникаль басмалары – кырыгынчы елларның сугышчан рухын, торыш-халәтен, шул чор буынының йөрәк тибешен чагылдыра торган газета-журналлар, шулай ук китаплар белән танышырга мөмкин.

Универсаль уку залындагы киштәләрдә урын алган, Бөек Ватан сугышына багышланган тарихи китапларны һәм матур әдәбият әсәрләрен өйгә алып та укырга була.

Күргәзмә 23 майга кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International