Китапханәдә каллиграфия арт-перформансы узачак

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрь 12:00дән 20:00гә кадәр безгә килүче һәр кеше үзен чын каллиграф итеп тоя алачак. Перформанс нәтиҗәсендә булдырылган картиналар Универсаль залда урнашачак.

✒️ Арт профессиональ каллиграф Айзат Минһаҗ @ayzat.minhaci белән берлектә ясалачак.

✏️ Катнашу өчен 23 сентябрь көн дәвамында Күргәзмә залы янындагы холлга килегез. Инструментларны үзебез бирәбез. Кечкенә мастер-класс узып, илһамландыра торган иҗади эшкә керешерсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International