Милли китапханә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 18 маенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ачты.

Күргәзмә Болгар дәүләтчелеген һәм татарларда мөселман мәдәнияте үсешен, шулай ук борынгы Болгарның изге урыннарын торгызуны чагылдыра. Биредә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Алабуга, Болгар, Биләр музей-тыюлыклары фондларыннан төрле экспонатлар күрсәтелгән.

Милли китапханә борынгы болгарларның ислам дөньясы белән элемтәләре турында язган тарихчы һәм дин галиме әт-Табари хезмәтенең  XIV гасыр күчермәсен, Кол Гали, Өмми Камал, Мөхәммәтәмин әсәрләренең кулъязмаларын, 1880 елгы суфилар силсиләсен, 1900 елда Казанда басылган Коръән нөсхәсен, «Ислам мәҗәлләсе» журналын һ.б. чыганакларны тәкъдим итте. Экспозиция Дәүләт Думасының күргәзмәләр залында урын алган.

Фоторәсемнәр Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сайтыннан алынды: http://duma.gov.ru/news/54317/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International