Халык шагыйренең иҗатына тулы тасвирлама

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Татарстанның халык шагыйре Равил Габдрахман улы Фәйзуллинның тормыш юлын һәм иҗатын тасвирлый торган биобиблиографик күрсәткечкә материаллар туплау һәм аны бастырып чыгарырга әзерләү эшләре тәмамланып килә.

 Әлеге басма Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татар әдипләре» («Деятели литературы и искусства Татарстана») дигән биобиблиографик белешмәләр сериясен дәвам итәчәк. Сериянең төп максаты – Татарстанның танылган әдипләренең, галимнәренең, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең төрле телләрдә дөнья күргән әсәрләренә, хезмәтләренә һәм алар турындагы әдәбиятка тулы библиографияләр булдыру. Беренче биобиблиографик күрсәткеч 1996 елда басылып чыккан иде. Хәзерге көнгә кадәр сериядә 15 белешмәлек нәшер ителде.

Биобиблиографик күрсәткечне төзегәндә Татарстан Республикасының Халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт һәм Муса Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты Р.Г. Фәйзуллинның 80 еллык гомер юлын тасвирлап һәм 60 елдан артык дәвам иткән иҗат эшчәнлеген барлап, мөмкин кадәр тулы библиографиясен теркәп калдыру бурычы куелды. Моңа кадәр әдипнең тулы биобиблиографик күрсәткече төзелмәгән һәм басылып чыкмаган иде әле.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International