«Казан – Түбән Варта» видеокүперендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 9 нчы номерлы шәһәр китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. Китапханә Түбән Варта шәһәре халкына хезмәт күрсәтә, төрле-төрле кызыклы чаралар, китап укучылар конференцияләре, күңелле ял кичәләре үткәрә.

2024 елның 12 мартында видеокүпер аша чираттагы очрашу булды. Бу юлы Сабада яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина белән, аның иҗатына багышлап үткәрелде. Әдибәнең иҗаты «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», «Җиләкле тау сере», «Алтын ачкыч» кебек әсәрләре аша китап сөючеләргә яхшы таныш.

Ул язучылыкка журналистикадан килә. Озак еллар «Саба таңнары» газетасында эшли, Татарстан Республикасы җурналистлар берлеге әгъзасы. 2007 елда Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» призын яулый.

Хәзерге вакытта әдибәнең унбиш  китабы дөнья күргән, бер китабы рус теленә тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләренең геройлары – тормыш авырлыклары алдында югалып калмаучы кыю характерлы хатын-кыз образлары.

Очрашу бик кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, Гөлсинә ханым Галимуллина үзенең очрашудан бик канәгать калуын һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрен белүенә, татар әдәбиятын яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына карата бирелгән төпле, мәгънәле сорауларга соклануын белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International