Г. Камал һәм ХХ йөз башы татар матбугаты (Р. Әмирхан)

Чыганак : Галиәсгар Камал : әдип һәм заман : Язучының 125 еллыгына багышланган мәкаләләр җыентыгы / Татарстан ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ.. - Казан, 2005. - 156 б.

Г.Камал - XX йөз башы татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышында үзәк фигураларның берсе. Актив иҗат эшчәнлеген XIX йөз азагында ук башлап җибәргән Камал киңкырлы талант иясе буларак таныла, ягъни берьюлы берничә әдәби «толпар»ны «иярли», киң мәдәни «яссылык»та эшли. Ул бер үк вакытта нашир-мөхәррир дә, прозаик та, публицист та, драматург та, шагыйрь дә, хәтта рәссам да. Мондый киң колачлы шәхесләрне тагын табуы да кыен.
Хәлбуки, соңгы 15-20 ел эчендә Г.Камалның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксыну шактый сүрелде кебек. 1979 елда «Галиәсгар Камал турында истәлекләр», 1978-1982 елларда аның өчтомлык әсәрләр җыелмасы басылганнан соң бу юлда артык зур алга китеш күзәтелми. Бу күренеш Г.Исхакый, С.Максуди, И.Гаспринский кебек шәхесләр-нең алгы планга чыгуы белән дә бәйле булса кирәк. Совет чорында исемнәрен уңай яктан телгә алырга да ярамаган җәмәгать эшлеклелә-ренең һәм әдипләрнең фигълияте бүгенге чынбарлыкта ниндидер гай-ое табигый дип әйтерлек кызыксыну һәм тикшеренү объектына әйләнде Хәер, безнең тарихка, иҗтимагый тормышка һәрвакыт бер чиктән икенчесенә ташлану дигән алама сыйфат хас булды. Ләкин бүгенге чыгышыбызның максаты бу үзенчәлекне сыйфатлау түгел иде.
Г.Камалга матбугат «җене» «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен хәтме көтеп кылган, ягъни яңа гына тәмамлаган чорда кагыла. «Яза башлавым тарихы» дигән истәлекләрендә ул үзе бу хакта болай ди: «Керә 1900 ел... Иптәшләр белән бергәләп, юка кәгазь астына копировка кәгазьләре куеп, мәдрәсәдәге хәлфәләрнең җитешмәгән якларыннан көлеп, «Телескоп», «Мәнзарател галәм» дигән газеталар чыгарып, төнлә белән җәмәгать сәкеләренә дә ташлыйбыз». Димәк, сүз яшерен рәвештә таратыла торган кулъязма гәзитләр турында бара. Патриархаль җәмгыятьтә, мәдрәсә җитәкчелегендә моның кебек эшләр ул чорда зур тәүфыйксызлык, бунтарьлык дип санала. Аның каравы 20 яшьлек Галиәсгарның шәкертләр арасында абруе көннән-көн арта. Бер-ике ел үткәч, Г.Камал Германиядән типография эшенә өйрәнеп кайткан Мәхмүт Алмаев белән якыннан аралаша башлый. «Сарай» номерларында торган килеш бу егет белән ул җилем басма -«Тәрәкъкый» исемле гәзит чыгара. Әлбәттә, монысы да укучы яшьләр арасында таратылып, шактый киң яңгыраш таба.
Шәкертләр дә Камалны, беркадәр остазлары санап, үз итә. 1903 елда Казанда укучы яшьләр җилем басмада «Рәсемле милли гәзитә» чыгара башлый, почта аркылы татарларның күренеклерәк алдынгы әһелләренә юллый. Адресатлар арасында Г.Исхакый, Г.Камал кебек бунтарь шәхесләрнең булуы игътибарга лаек. Моңа гаҗәпләнергә туры килми. Г.Исхакый бу вакытта инде «Тәгаллемдә сәгадәт...», «Кәләпүшче кыз», «Өч хатын берлә тормыш» кебек әсәрләре белән танылган булса, Г.Камал «Бәхетсез егет»е, «Өч бәдбәхет»е, «Кызганыч ба-ла»сы илә халык теленнән төшми.
Мәгълүм булганча, мулла булудан баш тарткан Г.Камал, нигездә бабасы (хатынының атасы) Садыйк хаҗи ярдәмендә, 1901 елда «Мәгариф» исемле китап кибете ача. Аннары бу кибет «Мәгариф көтепханәсе» дип аталып китә. Кибет-көтепханә әдипкә үзенең байтак планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дини әдәбият таратудан баш тартып, ул биредә гәзит-журналлар, вак хикәятләр, язу-канцелярия әсбаплары сәүдәсенә керешә. Югарыда телгә алынган «Тәрәкъкый» исемле яшерен гәзит нәкъ менә шушы «Мәгариф көтепханәсе» аркылы шәкертләр арасында таратыла.
1905 елда ил революция гөрелтесенә күмелә. Шул чорда «Мәгариф көтепханәсе»нең эш колачы киңәя, күзгә күренеп радикальләшә. Сул партияләр (эсдекдлар, эсерлар) чыгарган яшерен әдәбият әлеге Г.Камал көтепханәсе аркылы Казанның бөтен мәдрәсәләренә, бигрәк тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә таратыла башлый. Яңа вәзгыять шартларында татар җәмәгатьчелеге моңарчы рөхсәт ителмәгән милли матбугат ачу турында чын-чынлап хыяллана. Ниһаять, 1905 елның 29 октябрендә адвокат С.Алкин наширлегендә Казанда беренче татар гәзите - «Казан мөхбире» чыга башлый. Й.Акчура, Г.Исхакый, Ф.Туктаров кебек атаклы шәхесләр белән берлектә гәзиттә Г.Камал да языша. Аерым алганда, биредә «Саип» имзасы белән аның «Азатлык» шигыре басыла (1905, № 8). Анда мондый юллар бар:
Иске коллык кадалсын,
Аның көлен җил алсын,
Азатлык ялгыз калсын,
Пәк соңарып кәлдия...
Ләкин бу гәзиттә язышу гына Г.Камалны канәгатьләндерә алмый, өстәвенә әдипнең күңеленә аның юнәлеше дә бик үк хуш килмәгәнгә охшый. Ул үз мәсләгенә туры килердәй гәзит чыгару хәстәренә керешә. Ләкин бу җиңел эш булып чыкмый. 1906 елның 1 февралендә Казан мулласы Г.Апанаев наширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Азат» гәзите дөнья күрә. Гәзитнең фактик мөхәррире Г.Камал була дисәк, артык ялгышмабыздыр. Биредә аның «Һади» имзасы белән «Безнең кирәк», «И, мөселман, йокламагыл», «Милләт көймәсе», «Йокыда», «Безем хәлләр», «Еламаган балага имчәк бирмиләр» кебек заманы өчен актуаль дистәләгән шигырьләре, «Г.К.», «З.Г.-ва», «Саип», «Һади» псевдонимнары илә «Дума, дума, дума», «3 ноябрь манифесты ни бирә?», «Уртаклашу татарның табигатенә килешәдер», «Хәзрәтләргә ник тиябез», «Имамнар һәм агайлар» һ.б. чәчмә әсәрләр, сәяси тәрҗемәләр басыла. Ләкин редакциядә мәсләки яктан бердәмлек булмый. Нашир Г.Апанаев гәзиттәге язмаларга бертөрле юнәлеш бирергә тырышса, Г.Камал һәм аның тарафдарлары икенчерәк, радикальрәк курсны кыйбла итә. Бер үк басмада уң һәм сул, либераль һәм демократик идеяләр бәрелешә. Мондый чуарлык озак дәвам итә алмый, әлбәттә. 56 саны дөнья күргәннән соң (30 май) Г.Апанаев гәзитне үз теләге белән туктата. Бу карарга муллага ике-өч мәртәбә салынган штрафлар
да йогынты ясамый калмагандыр.
«Азат» тукталганчы ук, Г.Камал үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Азат халык» гәзите чыгарырга рөхсәт алган була (1906, 2 май). Үз вазифасына тугрылык саклап, ул «Азат»ка язылган абунәчеләргә «Азат халык»ны җибәреп торырга вәгъдә итә. Бу хакта «Азат халык»ның беренче санында ук (1906, 4 июнь) «Идарәдән ихтар» (искәртү; кисәтү) басыла. Анда мондый юллар бар: «Нашир вә мөхәрриренең әмере илә туктатылган „Азат" гәзитәсенең мөштәриләренә мөддәтләре тулганчыга кадәр ошбу „Азат халык" гәзитәсе күндереләчәктер». Яңа гәзит искесенә караганда күпкә сулрак юнәлеш ала. Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов һ.б. белән тыгыз хезмәттәшлек кылган Г.Камал «Азат халык»та байтак радикаль язмалар урнаштыра. Алар арасында «Мәшрутәнең асылы», «Социал-демократлар нәрсә өйрәтәләр?» дигән себек социал-демократик характердагы материаллар була. «Г.К.» имзасы белән басылган «Революция булганчы, Франциядәге халыкның тормышы ничек булган?» мәкаләсе, исеменнән үк күренгәнчә, шулай шактый радикаль язмалардан. «Азат халык»та «Һади» псевдонимы астында «Вакыт җитте» шигыре басыла. Анда мондый юллар бар:
Вакыт җитте урынымыздан кузгалырга,
Гыйлем, һөнәр коралларын кулга алырга,
Милләтемез адашып, катып бетмеш,
Инде кирәк адашканны юлга алырга...
Цензура гәзиткә гел кырын карый. Шунлыктан аерым саннар ике көнгә хәтле таратылмый тора. Унбишенче санның баш мәкаләсе хөкүмәткә каршы юнәлгән дип табыла, гәзит конфискацияләнә, Г.Камал хөкемгә тартыла. Суд редакторны бер айга ирегеннән мәхрүм итәргә, гражданский гауптвахтага ябарга хөкем итә. Г.Камал бу карар белән килешми, аппеляция бирә, адвокат яллый. Нәтиҗәдә суд гауптвахтаны йөз сум штраф белән алыштыра. Г.Камал, бу штрафны түләп, зинданнан котылып кала. Ләкин «Азат халык» гәзите инде яшәүдән туктый.
Бу шартларда әдип шактый уңайсыз хәлдә кала һәм, өлкән журналист Исмәгыйль Рәмиев мәгълүматларыннан күренгәнчә, яңа гәзитләр чыгарырга омтылыш ясап карый. 1906 елда ул «Дөнья» һәм «Әл-Бәян» дигән басмаларга рөхсәт алырга тырыша, ләкин җирле хакимият моңа юл куймый. Россиядә реакция яңадан куәт ала башлагач, Г.Камал кебек «күз уңы»нда торган шәхесләргә радикаль матбугат чыгару яисә җитәкләү эшкә ашмастай хыялга әйләнә. Үз исемнәренә гәзит-журналлар чыгару Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ф.Туктаров кебек үткен каләм ияләренә дә насыйп булмый. Шунлыктан алар рәсми җитәкчелекне «сәяси яктан ышанычлы» саналган мөхәррирләргә бирергә мәҗбүр була, ләкин дилбегәне һәрвакыт үз кулларында тота.
Г.Камал икенчерәк юл сайлый. «Азат халык» туктатылгач, башта ул яңадан «Казан мөхбире» гөзитенә кереп эшләп карый. Ләкин, күрәсең, идарәсенең тоткан юлы белән килешә алмый, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә кытыршылыклар килеп чыга. Тиздән ул бу басмада эшләүдән читләшә.
Олуг максатка корылган шөгыльдән аерылгач, әдип рухи яктан зур гына ташламага барырга мәҗбүр була. Бу хакта «Фикер» гәзитендә (1906, 1 октябрь) «Икене бер, берне юк итү» дигән хәбәрдә түбәндәгеләрне укыйбыз: «Галиәсгар Камалетдинов тарафыннан нәшер улына торган «Азат халык» гәзитәсе ни сәбәптәндер туктатылган. Хәзер инде Һади Максудов берлә мәзкүр Галиәсгар әфәнде икесе берләшеп, «Йолдыз» исемле гәзитә генә чыгарачаклардыр».
Бу хәбәр дөрес булып чыга. Г.Камал күренекле мәгърифәтче һәм педагог Һади Максудиның уң юнәлештәге «Йолдыз» гәзитенә секретарь булып урнаша. Социал-демократларның зур йогынтысын татыган, аларның партия программаларына түрдән урын биргән әдипнең либераль юнәлештәге гәзиткә күчүен өнәмәгән Г.Тукай «Дөнья бу, йа!» дигән шигырендә бу хакта болай ди:
Социал «Азат халык»ны черносотенный ясап,
Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр...
Ләкин Г.Камалның бу чорда башка чарасы калмаган, күрәсең. Әче телле шагыйрьнең әдипне бу рәвешле тешләп алуы ике олуг шәхеснең киләчәктәге хезмәттәшлегенә киртә була алмый. 1907 елның көзендә Җаек каласыннан Казанга күчеп килгән Тукай Г.Камал белән нәкъ менә «Йолдыз» редакциясендә очрашып таныша. «Һади абзый»ны эзләп килгән шагыйрь, ихтимал ки, башта бу гәзиткә эшкә урнашырга теләгәндер. Ләкин 1907 елның 3 октябрендә демократик яшьләр органы «Әл-Ислах» гәзите пәйда булгач, ул «Йолдыз» тирәсендә башка күренми, бәлки Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, К.Бәкер һ.б. белән
«Әл-Ислах»та хезмәттәшлек кыла башлый. Бу гәзиттә Г.Камал да «Бер-ике сүз» дигән мәкалә, «Мулла булгач, чибәр җирдән кыз алып булмый» дигән фельетон белән катнаша, әлеге шәкертләр басмасына зур теләктәшлек белдерә, уңышлар тели.
«Йолдыз»да сәркатиплек кылса да, «Дөнья» белән «Әл-Бәян» гәзитләрен гамәлгә куюда уңышсызлыкка тарыса да, Г.Камал яңа басма оештыру юнәлешендәге тырышлыкларын ташламый. 1908 елның 3 августыннан әдип нашир һәм мөхәррир сыйфатында Г.Тукай белән берлектә «Яшен» исемле сатирик журнал чыгара башлый. Реакция елларында мондый басмаларны оештыру чагыштырмача җиңелрәк бирелә, чөнки аларның эчтәлеге хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәтеннән шактый ерак торырга тиеш була. Шунысы игътибарга лаек: бу журналның редакциясе әдипнең үз фатирында урнаша. Журналны чыгаручысы да, язучысы да, рәссамы да Г.Камал үзе була. Ул төннәр буе утырып журнал өчен карикатуралар ясый, материалларны тиешле юмор һәм сатира калыбына сала. Әлбәттә, Г.Тукайның шул юнәлештәге әсәрләренә киң урын бирә. Үз язмаларына имзаларын «Яшенче», «Барика», «Сагыйка» дип куя. Ләкин Казан татар матбугатында күренекле генә урын били башлаган «Яшен» озак яши алмый, үз чыгымнарын каплый алмыйча, ун саны чыккач (1909 ел, 26 июнь) тукталып кала. Бу журнал Г.Камалның үз җитәкчелегендә чыккан басмаларның соңгысы була.
Әдип Тукай белән хезмәттәшлеген «Яшен» тукталгач та дәвам иттерә. 1912 ел азагына кадәр ул нигездә Тукай бер ялгызы эшләгән «Ялт-йолт» журналына ташка төшерү өчен карикатуралар эшләп тора.
«Яшен» журналы тукталгач, Г.Камал яңадан Һади Максуди канаты астына килеп сыенырга мәҗбүр була, ягъни «Йолдыз» гәзитендә секретарьлек эшен яңартып җибәрә. «Йолдыз» битләрендә әдипнең бик күп тезмә һәм чәчмә әсәрләре дөнья күрә, аларның байтагына «Яшенче», «Сагыйка», «Г.К.», «ГК» имзалары хас. Үзләренең әһәмияте ягыннан аның тәнкыйть мәкаләләре аеруча күренекле урын тота. Тулы имза, ягъни «Г.Камал» исеме белән басылганнары исәбенә бу җәһәттән «Габдулла Тукаев шигырьләре», «Помада мәсьәләсе», «Үги балалар», «Яшь гомер», «Ачлык кушты», «Яңа әсәр», «Татарча театр» һ.б. керә. Башка жанрдагы әһәмиятле язмаларын «Хөсәен әфәнде Ямашевның җеназа мәрасиме», «Иван Николаевич Харитонов», «Мөселман студентлары» һ.б. тәшкил итә.
1912 елның 9 октябрендә Беренче Балкан сугышы башлана. Анда бер яктан Балкан союзы дәүләтләре - Болгария, Греция, Сербия һәм Черногория, икенче яктан - Төркия сугыша. Ярты ел барган бу мөхарәбә 1913 елның 30 маенда Төркиянең җиңелүе белән тәмамлана. «Йолдыз» гәзите Г.Камалны Истанбулга үз хәбәрчесе итеп җибәрә. Бу елда Төркиядә каты суыклар була һәм бертуктаусыз яңгырлар ява. Бик аз акча белән килгән әдип Истанбулда бер фәкыйрь төрекнең миче-фәләне булмаган чарлагында яши, шушы шартларда үзен җибәргән гәзиткә хәбәрчелек итә. Аның Төркия дәүләте эчке хәленә бәйле ике дистәләп мәкаләсе «Йолдыз»ның 1912 ел декабрь һәм 1913 ел январь саннарында басыла. Берөзлексез яңгырлар, салкын һава һәм, күрәсең, Төркиянең хәрби уңышсызлыклары Г.Камалның сәламәтлеген нык какшата, көчле нерв авыруына китерә. 1913 елның февралендә «Йолдыз» хәбәрчесе Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шәһәрдә атна-ун көн йөргәннән соң, бөтенләй аяк-кулдан калып, нерв авырулары клиникасына керә. Ел ярымнан артык вакыт түшәктә ятканнан соң Г.Камал, ниһаять, аякка баса һәм үзенең актив иҗат эшенә кайта.
1913-1918 елларда Г.Камал нигездә драма әсәрләре иҗат итү һәм тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, ләкин «Йолдыз»дагы секретарьлеген дә ташламый, анда үзенең күп кенә тәнкыйть мәкаләләрен, чәчмә һәм тезмә әсәрләрен бастыра.
Совет власте елларында, Октябрь революциясенә, большевистик идеяләргә бирелгән әдип Казанда нәшер ителгән барлык татарча үзәк басмаларда эшли, анда күбесенчә кызыл идеягә буйсындырылган шигырьләр, декламацияләр бастыра. Бу гәзитләр исәбенә «Эш», «Эшче», «Безнең байрак», «Кызыл көрәшче», «Татарстан», «Кызыл Татарстан» һ.б. керә. Г.Камалның бу чордагы карашларын Октябрь революциясенең 15 еллыгы уңае белән язылган «15 ел» шигыре шактый ачык чагылдыра:
Җилферди дөнья йөзендә баш имәс көчле кызыл байрак, ялтырап,
Егылды канлы капитал дөньясы эшче аяк астына калтырап!
Күкләрне күкрәтеп, җирләрне тетрәтеп һөҗүм итте эшче дөньясы!
Мәңгегә, мәңгегә җимрелде каһәр төшкән капитал-коллык оясы!
Мәгълүм булганча, 1929 елда Г.Камалның 30 еллык хезмәт бәйрәме уңаеннан күп җирләрдән, шул исәптән чит илдәге татар эмигрантларыннан (Г.Исхакый һ.б.) котлау хатлары һәм телеграммалары алына. Шул уңайдан әдип «Кызыл Татарстан» гәзитендә «Редакциягә хат» бастыра. Анда ул, аерым алганда, болай дип белдерә: «Ирекле Совет иленең дошманнары, контрреволюцияче татар ак эмиграциясе тарафыннан җибәрелгән тәбрик телеграммасын - үзем өчен тәбрик түгел, бәлки хурлык санаганымны әйтеп үтәргә тиеш табам...».
«Татар театрының атасы» Г.Камал үз үлеме белән дөньядан киткән аз санлы өлкән буын әдипләренең берсе булды. Тагын 4-5 ел яшәгән тәкъдирдә ул Сталин җәһәннәменә озатылучы шәхесләр исемлегенең алгы сафларында булыр иде. Әдипкә һичьюгы «халык дошманы» буларак эзәрлекләнгән Һади Максудиның «буржуаз» «Йолдыз» гәзитендә сәркатиплеген, Балкан сугышы вакытында Төркиягә хәбәрче сыйфатында баруын искә төшерерләр иде. Бу яктан ул, һичшиксез, «бәхтияр» шәхес. 1960 еллар башынача татар иҗтимагый фикеренә багышланган хезмәтләрдә демократик эшлеклеләр исемлегендә нигездә өч кенә шәхес искә алына килде: Г.Тукай, М.Гафури, Г.Камал, һәрхәлдә, К.Ф.Фасеев үзенең 1955 елда басылган «Из истории татарской передовой общественной мысли» дигән китабында безгә шушы шәхесләрне генә демократик язучылар сыйфатында тәкъдим итте, чөнки аларның берсенә дә 1937 ел мәхшәренә чаклы яшәргә насыйп булмаган һәм берсе дә «халык дошманы» исемен алырга өлгермәгән.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Г.Камал, гаять киңкырлы талант иясе һәм иҗтимагый яктан актив шәхес буларак, XX йөз башы татар мәдәнияте тарихында күренекле роль уйнады, үзенең иҗаты белән аның милли тәрәкъкыятен билгеләүче аз гына санлы каләм осталарының берсе булды. Бу хосусият аның татар матбугатын барлыкка китерү, җитәкләү, үстерү буенча каһармани эшчәнлегендә дә әтрафлы чагылыш тапты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International