Таланты алдында баш иеп (Р. Ишморат)

Чыганак : Галиәсгар Камал турында истәлекләр / төз.Р. Даутов. - Казан : Татар.кит. нәшр., 1979. – 192 б.

...Бик еш искә алам мин аны. Тукай дисәң дә янәшәсенә Галиәсгар абзый килеп баса. Габдулла Кариев дисәң дә — ул. Кәрим Тинчурин, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев һәм татар әдәбияты, драматургиясе, театры сәнгатенең нинди генә күренекле эшлеклесен хәтергә алсаң да, янәшәләрендә, аларның һәркайсы беләк якын аралашып яшәгән, табигате белән бик мөлаем дә, яхшы ук кырыс та булган Галиәсгар Камал тора. Димәк, халкыбызның киң тармаклы культурасы белән нык үрелеп яшәгән, аның үсешендә зур роль уйнаган кеше ул.
Аның белән шәхсән танышлыгым Казанга килеп берничә ел үткәч кенә башланды. 1927 елның беренче айлары иде. Мин инде бу вакыт Татар театр техникумын тәмамлап, беренче чыгарылышта режиссер-дипломант буларак, «Хезмәткә мәдхия» пьесасын һәм Татар дәүләт академия театрында эшли башлап, режиссер буларак үземнең ике сатирик комедиямне һәм Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясен сәхнәләштергән идем. Димәк, үзем дә театр дөньясына борын төртеп килә торган бер яшь кеше идем. Көннәрнең берендә, ул чорда яхшы ук нык танылган, минем пьесаларыма һәм сәхнәгә куйган спектакльләремә рецензияләр язган журналист Мөхәммәт Парсин белән бергәләп «Кызыл Татарстан» редакциясенә килеп кердек. Ул чакта редакция хәзерге Ленин урамы, 21 нче йортта иде. Икенче катта яхшы ук зур гына бүлмә — зал. Анда 4—5 кеше, редакциянең әдәби сотрудниклары. Шулар арасында, бер як кырыйдарак урнашкан өстәл янында, арыган, йончыган кыяфәттәрәк,— беренче карауга 45— 50 яшьләр чамасындарак булыр,— бер журналист эшләп утыра. Алдындагы кулъязманы игътибар белән укый, төзәтә. Редакциягә килгән хатнымы, мәкаләнеме эшкәртә булса кирәк. Башка өстәлләр янындагы әдәби сотрудниклар да эш өстендә. Эшләп утыручыларны эштән аеру, бигрәк тә ашыгыч йомышың булмаганда, бик уңайсыз. Минем моңа кыюлыгым җитми. Шулай да юлдашым Мөхәммәт Парсин кыю булып чыкты. Әлеге абзый белән кул биреп исәнләште дә, миңа карап:
— Менә таныш бул, татар драматургларының агасы да, атасы да атаклы Галиәсгар Камал абзаң шушы булыр инде,— дип эндәште.
Мин алгарак атлап баш идем, хәтта кул биреп күрештем дә шикелле. Ул арада Парсин аңа минем кемлегемне әйтте. Имештер, үсеп килә торган өметле яшь драматург-режиссер мин. Новатор. Гадел Кутуй, Әсгать Мәҗитләр белән бер булып иске реалистик театрны җимереп, яңа театр, Мейрхольд сыман 2 театрда Октябрь тудырабыз дип йөрүче, актив сулфчыларның берсе — Риза Ишморатов.
— Ә-ә-ә... укыдым, укыдым синең мәкаләләрне. Шул мөгез чыгаручыларның берсемени инде бу егет? — дип миңа тагын бер кат күз кырые белән генә карап куйды Г. Камал.
Галиәсгар абзыйның «мөгез чыгаручы егет» дигән сүзе һәм шулай күз кырые белән генә сөзеп карап куюы реалистик театрга тел тидергәнем өчен аның шелтәләве кебек тоелды миңа. Бу минутларда башымнан төрле уйлар кичте. Хыялымда элек күз алдымда йөрткән мәһабәт гәүдәле, озын мыеклы атаклы драматург Галиәсгар Камал кинәт кенә юкка чыкты да, аның урынына кырыс кына табигатьле, тәбәнәк кенә буйлы, башкалардан бер ягы белән дә аерылмый торган гади генә кеше утырып калды.
— Эх, Галиәсгар абзый, әрәм иткәнсең бит озын мыекларыңны кырдырып. Мөгаен, синең тышкы матурлыгың гына түгел, табигатеңнең дә иң матур яклары
шул мыекларыңда булгандыр әле, югыйсә беренче тапкыр күргән кешегә, сине идеал итеп исәпләгән яшь драматургка, шулай «мөгез чыгаручы» егетләрнең берсе шушымыни инде дип үртәмәс идең,— диясем килде.
Белмим, миндә бу олы талантка карата кинәт кенә туган үпкә озакка барыр идеме икән, ләкин нәкъ шушы минутларда тагын бер могҗизалы хәл булып алды. Саубуллашып китә башлагач, Галиәсгар абзый салмак кына аягүрә басты:
— Эшләреңдә уңыш телим, Ишморат энем, мөгез чыгарсаң чыгар, ул һәрбер яшь кешегә хас. Тик бердәнбер киңәшем шул: реаль тормыштан, реалистик сән
гатьтән аерылма. Реалистик сәнгать, театр, әдәбияттагы бер яңалыкка да каршы түгел. Бер яңа мөгезгә дә дигәнем. Киресенчә, безнең бүгенге яңалык, социализм өчен булган тырышлык реализмны таләп итә. Халыкка бары да ачык, аңлаешлы булырга тиеш.— Сүзләрендә акыл, җитдилек, ә йөзе ачык, көләч, күзләре елмая... Ул яңадан минем хыялымда күптәннән бирле йөргән олы талант иясе, атаклы Галиәсгар Камал иде.
Без Парсин белән редактор кабинетына уздык. Йомышыбыз аңарда иде. Галиәсгар абзый үз өстәле янында утырып калды. Башыма тагын кызык кына уй килде. Шундый зур талант, атаклы әдип-драматург, ә үзе гади генә эш эшләп, әдәби сотрудник вазифасын үтәп, редакциядә утыра. Ни өчен? Хәер, әнә бит ул нәрсә ди, реаль тормыш, халык, реалистик сәнгать... Ә газета әдипне реаль тормыш белән, халык белән бәйләгән иң зур чараларның—арадашчыларның берсе түгелмени?
Шушы беренче тапкыр очрашып танышудан соң Галиәсгар абзый белән исәнлек-саулык сорашып уза торган булдык.
1928 ел. Кыш. Качалов исемендәге Зур драма театрының фойесы. Бу көннәрдә әле монда Татар дәүләт академия театры урнашкан иде. Минем Ленинградта, Сәнгатьләр Тарихы Институтының театрны өйрәнү бүлегендә укыган чагым. Театрда нинди спектакль баруы төгәл генә хәтеремдә калмаган. Тәнәфес вакыты. Фойеда Галиәсгар абзый миңа аркасын куебрак баскан бер кеше белән җанлы гына әңгәмә алып бара. Әлбәттә инде мин, ерактан кайткан студент, Галиәсгар абзый белән күрешми уза алмадым.
- Исәнмесез, Галиәсгар абзый,— дип аңа кул бирдем. Ул мине ачык чырай белән каршы алды, кулымны кысып күреште һәм янында торган мәһабәт гәүдәле,
кара мыеклы кешегә тәкъдим итеп:
- Таныш бул, Сәгыйть, бу безнең өметле генә яшь драматургыбыз һәм режиссерыбыз, Театр техникумын тәмамлап бер ел театрда эшләгәч, без аны Ленинградка, югары белем алырга җибәрдек. Институтка. Атаклы театр эшлеклеләре һәм галимнәреннән сабак алырга. Кыскасы, булган егет, чибәр егет.
Мин аның янындагы кешенең йөзенә күземне төшердем. Күземне төшердем һәм... шатлыктан тетрәнеп үк куйдым. Йа хода! Бу бит Сәгыйть абый Сүнчәләй. Минем укытучым. Сәгыйть абый үзе дә кычкырып көлеп җибәрде һәм мине кочып алды.
- Бу уңган, чибәр егетне мин үзем, дөресрәге, Шәриф абый белән икәүләп, менә мондый бала чагыннан ук әле (ул кулы белән идәннән әз генә калкурак ара
ны күрсәтте), колакларыннан тарта-тарта, ал сабакларын да, арт сабакларын да укыта-укыта үстердек. Ә, Риза? Шулай түгелме әллә?
- Әйе, дөрес, нәкъ шулай, Сәгыйть абый. Минем әз-мәз әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәтем бар икән, иң башлап моның өчен мин Шәриф абый белән сезгә бу
рычлы,— дидем.
Бик кыска гына итеп булса да, мин аларга Ленинград театрлары һәм андагы спектакльләр турында сөйләдем. Галиәсгар абзыйны иң кызыксындырганы ул елларда атаклы режиссер-педагог Александр Иванович Брянцев тарафыннан төзелеп, киң җәмәгатьчелек тарафыннан күтәреп алынган Яшь тамашачылар театры - Театр юиых зрителей (ТЮЗ) булды.
- Балалар өчен махсус театр, Яшь тамашачылар театры безгә дә кирәк, бик кирәк. Яшьләрне тәрбия итүдә аның роле зур булачак,— диде Галиәсгар абзый.
Театрның гына түгел, культурабыз үсеше белән дә, шулай ук халкыбызның гомуми язмышы белән дә бу ике әдипнең кызыксынулары миңа бик аңлашыла иде.
Татар дәүләт академия театрының да әлегә махсус үз бинасы булмавы өчен борчылуы да нык хәтердә минем. Сәгыйть абый Сүнчәләйнең:
- Борчылма, Галиәсгар, балалар өчен театр да, үткән елда гына Академия исеме алган шушы дәүләт театрыбызның да үзенә атап салынган махсус бинасы
булыр,— диюгә, Галиәсгар абзый:
- Әлбәттә, булыр, мин ул турыда шикләнмим. Кайчан да булса бер бөтен яктан да уңай шартлары, эче дә, тышы да мәһабәт, гүзәл булган театр бинасы салыныр. Дәүләтебезнең аңа гына көче җитәр, мин әле тик аларны мөмкин кадәр тизрәк булдырасым килгәнгә генә әйтәм,— диде.
Галиәсгар абзый белән хәтердә нык сакланырлык өченче очрашу 1933 елның беренче айларында булды. Бу вакытта мин Татар дәүләт академия театрында художество эшләре җитәкчесе идем. Репертуар планына Галиәсгар абзыйның «Банкрот» исемле комедиясе дә кертелгән. Режиссер буларак пьесаны сәхнәләштерү вазифасы Кәрим абый Тинчуринга тапшырылды. Үзе дә драматургия остасы, күп еллар буе режиссер буларак та, артист буларак та эшләп танылган кеше. «Банкрот» әсәре дә Галиәсгар абзыйның иң яхшы, иң оста язылган комедияләренең берсе. Инде ул моңа кадәр дә күп мәртәбәләр сәхнәгә куелып, тамашачы тарафыннан яратып, хуплап каршы алынган комедия.
Пьесаның сәхнәгә һәр куелышында тамашачыга нинди дә булса яңа сүз әйтергә, әсәрнең фикерен тагын да тирәнәйтә төшеп, тамашачыга аны яңа ягыннан ачарга кирәк. Яналык ул — театрның төп таләпләреннән берсе. Бу очракта да театр өстенә төшкән төп бурычларның берсе шул иде, билгеле. Әсәрне тагын да кызыклырак, тамашачыга үтемлерәк итү ниятеннән чыгып, Кәрим абый текстка берникадәр өстәмәләр, кыскартулар, үзгәрешләр керткән иде. Алар турында ул коллегия утырышында артык тәфсилләп сөйләп тормады. Ләкин утырыштан соң, икәүдән-икәү генә калгач, нинди үзгәрешләр кертәчәге турында миңа бик җентекләп сөйләп бирде һәм нәтиҗә ясап әйтте:
- Башка авторның әсәре булса, бу турыда сөйләшеп тору да кирәк булмас иде. Ләкин бит «Банкрот» Галиәсгар абзый Камал әсәре. Төрле сәхнәләрдә куелып зур сынау үткән яхшы әсәр, яхшы комедия. Шулай булгач, безнең бу үзгәртүләрне...
Кәрим абый белән әңгәмә озакка сузылмады. Бик тиз аңлаштык, килештек һәм Галиәсгар абзыйны театрга чакырып сөйләшергә дигән фикергә килдек.
Икенче көнне Галиәсгар абзый Камал театрда, безнең яныбызда иде инде.
Билгеле, без бу олы талантны нәүбәттә сәхнәгә куела торган пьесаның авторы итеп кенә түгел, ә театрның нигезен салучыларның берсе һәм иң күренеклесе итеп хөрмәтләп каршы алдык.
Мин бик кыска гына итеп Галиәсгар абзыйга «Банкрот» комедиясен сәхнәгә куярга планлаштыруыбызны, бу җаваплы эшкә режиссер итеп Кәрим абый Тинчу-ринны билгеләвебезне, аның бу спектакльне бүген ничегрәк сәхнәдә яңратырга теләве, оформлениенең художнигы кем, кайсы рольне нинди артист башкарачак — кыскасы, барысын да сөйләп бирдем.
Галиәсгар абзый минем сүзне игътибар белән тыңлап утырды да:
- Бик хуп, барысы да урынында. Рольләр, минемчә, бик дөрес бүленгән. Декорация дә эшләнер, кием-салым да табылыр. Кәрим инде ул оста режиссер, шулай булгач, бары да урынында булыр дип ышанам,— диде.
Аннары, мине нигә чакырып борчыгансыздыр, дигәндәй, күзләренә сорау билгесе кертебрәк Кәрим абый белән миңа карап куйды. Без бу карашны аңладык, билгеле. Шуннан Кәрим абый Тинчурин әсәрнең кайбер урыннарына әз-әз генә төзәтмәләр кертмәкче була икәнен әйттек.
- Йә әле, нинди төзәтмәләр икән ул? — диде Галиәсгар абзый коры гына.
Нәкъ шул сүзне көткән Кәрим абый, кайсын пьесаның читенә, кайсын аерым кәгазьгә язган һәм кайберләрең башында гына саклаган фикерләрен берәм-берәм тезеп, йә укып, йә җентекләп сөйләп чыкты. Сөйләде генә түгел, кайберләрен хәтта ымлап та, уйнап та күрсәтте. Текстта артык күп булмаса да, шактый кызыклы төзәтмәләр иде бу.
Ниһаять, Галиәсгар абзый авызыннан:
- Боларның күбесе бит инде авторның катнашыннан башка, режиссер үзе эшли ала торган төзәтмәләр. Авторның рөхсәте һәм катнашыннан башка, дигәнем.
Әсәрнең төзелешенә дә, образларның асыл сыйфатларына да, иң мөһиме — пьесаның әйтергә теләгән төп фикеренә дә зыян китермиләр. Театрда чыгарыла торган спектакльгә сез хуҗа. Ә менә әсәрне бастырып, китап итеп дөньяга чыгарганда, мин — автор хуҗа. Бүген сезгә миннән фатиха, тулысынча ризалык,— дигән сүз чыкты.
Мин җиңел сулыш алып куйдым. Драматургиябезнең атаклы ветеранының хәтере калудан бик курыккан идем. Бүгенге очрашуыбыз һәм җаваплы эшебезнең шулай җиңел һәм без көткән нәтиҗә белән тәмамлануына нык шатландым. Күреп торам, Кәрим абый Тинчурин да бик канәгать. Йөзендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю, күзләрендә ялкын. Үз эшеннән канәгатьләнү тойган чакларда һәрвакыт диярлек шундыйрак кыяфәттә була ул.
Галиәсгар абзыйны хөрмәт белән каршы алган кебек, хөрмәт белән озатып та җибәрдек. Икебез дә урамга кадәр озата чыктык.
...Шунысы куанычлы — «Банкрот» спектакле матур яңгыраш алды. Тамашачыларга да, театрның үзенчәлекләрен аңлый торган җәмәгатьчелеккә дә, шулай ук авторның үзенә дә ошады спектакль. Казанның гына түгел, аны Баку, Ашхабад һәм Ташкент тамашачылары да бик яратып карадылар. Театрыбызның олы осталары Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин исеме белән бәйләнгән бу спектакль театрның үсеш юлында бер якты эз булып калды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International