Кариевка (К. Әмири)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Үлдең Кари ләхет үзенә җисмең алды,
Алса алды; ләкин яхшы исемең калды;
Төрле җирдә, төрле шәһәр сәхнәсендә,
Тезеп куйган иң мөбарәк тисбең (тәсбих)
калды...

Караңгы төн сызып ал таң аткан чакта,
Татар халкы таң йокысын тоткан чакта,
Күк йөзендә Чулпан булып юл күрсәттең,
Ил адашып, сазга кереп яткан чакта...

Баш әйләнеп, күңел катып, эч каралгач,
һөҗүм күреп төрле яктан без талангач;
Ничек терелеп көн итәргә кирәклеген,
Күрсәттең, син, тырышып эшләп ач-ялангач...

Таң атканда сандугачлар канат кагыныр,
Баш өстеңдә үскән гөлгә карап табыныр;
Үтәр еллар, үтәр айлар, бетәр гомер,
Ләкин һәркем сине мәңге җылап сагыныр!..

1920
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International