Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Укырга тәкъдим итәбез
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр
Габдулла Кариев - татар театрының атасы
Габдулла Кариев (1886-1920)
Габдулла Кариев (1886-1920)
Чыганак:
http://hghltd.yandex.net/yandbtm?fmode=inject&url=http%3A%2F
Aктер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) 1886 елда элекке Казан губернасының Чистай өязе Күлбай Мораса авылында крәстиян гаиләсендә туа. Җаек (Уральск) каласы мәдрәсәсендә белем ала. Шунда чагында Коръән ятлый — Коръән хафиз була. Аны Габдулла Карый дип йөртә башлыйлар. 1906 елны, мәдрәсәне һәм карыйлыгын ташлап, сәхнә дөньясына күчә. Мәдрәсәдәге Габдулла Карый сәхнә дөньясында Габдулла Кариев булып китә. Казанда «Сәйяр» труппасы башында тора. 1908-1918 елларда «Сәйяр» труппасының җитәкчесе була, күп кенә артистларны сәхнә культурасына өйрәтә. 1912 елны аның сәнгать юлындагы зур хезмәтләрен хөрмәт һәм тәкъдир итеп, Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. исеменнән котлау язуы бирелә, анда Г. Кариев «татар театрының атасы» дигән мәртәбәле сүзләр белән тамгалана.
Г. Кариевның артистлар тормышын сурәтләгән (үз тормышыннан алып язган) «Артист» комедиясе сәхнәдә күп тапкырлар уйнала, ә 1914 елда аерым китап булып (икенче басмасы — 1929) басылып чыга. Г. Кариев 1920 елның 28 гыйнварында вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Артист: комедия. — Казан (?), 1914.
Артист: комедия. — 2 басма. — Казан (?), 1929.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Г.Камал театры артистлары: биоблиографик белешмәлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 10-11 б.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз