Кари каберенә (Ф. Бурнаш)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

(Г. Кариевның кабер ташына)

Әйләнә тормыш һаман тукталмыйча,
Тормый тарих бер сәгать тик язмыйча;
Шул сәхифәләр аңарда, кайсы ки
Калды бер тамчы кара кан, таммыйча...
Әй туган, актар аңардан бер читен,
Күр укып шул мәңге онтылмас, авыр,
Кайгылы матәм көненең билгесен:
«Сәҗдәгә кил, әй нәфасәт дөньясы!
Мондадыр татар театр кыйбласы;
Монда «Сәйяр»ның сөекле, мәгънәви
Әткәсе —даһи Кари Габдулласы».

1920
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International