Кариев мәктәбе (Ф. Ильская)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Артист Габдулла Кариев сәхнәдә бервакытта да үзен кабатламады, бер-берсенә һич охшамаган бик күп образ иҗат итте. Аның Кәрим Тинчуринның «Соңгы сәлам» әсәрендә балыкчы, классик әсәр булган «Трильби»да Свенгали, Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре »ндә шкафчы Әхмәтҗан рольләрендә уйнавы һичкемнең уйнавы белән чагыштыргысыз.
Зур рухи көчкә ия булган, сабыр табигатьле, талантлы һәм бик таләпчән режиссер Г. Кариевның «Сәйяр» труппасында биргән дәресләре, көндәлек репетицияләрдә әйткән сүзләре, өйрәтүләре, очрашулар - барысы да минем өчен зур мәктәп булдылар. Режиссер Кариев мәктәбе - ул реалистик театр мәктәбе.
- Сәхнәдә үзеңне тормыштагыча табигый тот.
- Сүзенне ихлас күңелдән сөйлә, һәр сүзең, һәр хәрәкәтең, һәр күз карашың тамашачыны ышандырырлык булсын.
- Фикерең тамашачыга анык булсын, сүзең югалмасын. Ул тамашачының аңына барып җитсен, йөрәгенә үтеп керсен.
- Гәүдә хәрәкәтләре бер ритмга буйсынсын. Хәрәкәтләр жиңел, матур булсын. Моның өчен му
зыканы белергә, музыка тыңларга өйрәнергә кирәк.
Сәхнәдә чын иҗат кешесе булу өчен Габдулла Кариев безнең алга зур тәрбияви, этик таләпләр дә куя иде:
- Артист көр күңелле, тәрбияле, күп белемле булырга тиеш. Эчке рухи күркәмлек тышкы матурлык белән бергә үрелсен...
Ул, режиссер буларак, спектакльләрнең художество кыйммәтен күтәрүгә күп көч куя иде. Рус театры казанышларын яңа аякка басып килүче безнең татар театрына күчерергә теләге зур булды. Монын өчен ул акчаны артык тотудан курыкмады. Спектакльләрдән килгән җыем-керемнең зур өлешен постановка чыгымнарына файдалана иде. Рус режиссерларын, рус художникларын чакырып торды. Казанның Зур (хәзерге Качалов исемендәге) театры сәхнәсендә куелган спектакльләрнең уңышлы якларыннан үрнәк алуы истә нык саклана. Кариевның бөтен омтылышы иҗади үсү, камилләшү иде. Театрның җәмгыять тормышындагы әһәмиятен күтәрү өчен ул күп тырышлык куйды. Моның өчең күп кенә оештыру эшләре башкара: икенче көнне үк һәр спектакльнең ничек үтүен, һәр артистның ничек уйнавын җентекләп тикшерүне оештыра. Булган кимчелекләребезне ачып сала. Уңышларыбыз булса, сөенә. Аны бигрәк тә труппага яңа кергән яшьләрнең уңышлы адымнары куандыра иде. Бу сөйләшүләрдә ул бик еш якын дусты Габдулла Тукайны искә ала, аның сөйләгәннәреннән безгә мисаллар китерә иде. Мондый сөйләшүләр, әлбәттә, безнең өчен онытылмас сабак булды. Минем кебек махсус театр мәктәбен үтмәгән, сәнгать теорияләрен өйрәнмәгән, Казанга килеп «Сәйяр» артисткасы булганга кадәр, Оренбург байларында йон юып тамак туйдырган кызга Кариев дәресләре сәнгать университеты булды. Мин генә түгел, минем кебек халык арасыннан чыккан эшче кызы Нәфыйга Арапова, Нәгыймә Таҗдарова, Гөлсем Болгарская һәм башка бик күп сәхнәдәшләрем, мең рәхмәтләр укып, Кариев мәктәбенә бурычлы булуларын гомер буе әйтә килделәр. Чөнки Кариев мәктәбе - ул иҗади хезмәткә өндәүче, артистны илһамландыручы, рухландыручы сәнгать мәктәбе иде.
«Һәр спектакльгә рецензия булсын!»— Габдулла Кариев әнә шундый бурыч куя, аны гамәлгә ашыру өчен язучылар, тәнкыйтьчеләр белән алдан сөйләшә, аларны спектакльләргә тикшерү ясалган җыелышларыбызга чакыра. Шул заманнын театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам, язучы Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал безнең труппада бик еш булалар. Кариев тәнкыйтьтән, рецензияләрдә кимчелекләрне күрсәтүләрдән һич курыкмый, акыллы кинәш, яңа фикерләр, кыйммәтле тәкъдимнәр ишетергә ашкына, театрга ярдәм итәргә теләүчеләргә ниндидер бер ялкынлы омтылыш бирә иде. Ул киңәшеп эшләргә яратты. Анын иң яхшы киңәшчесе, дусты - Кәрим Тинчурин булды.
Габдулла Кариев кешеләр белән оста сөйләшә, зур әдәп белән мөрәҗәгать итә белә иде. Әгәр шулай үтемле сөйләшә, кешеләр каршында үзен куя белмәсә, 1917 елда әле киң җәмәгатьчелеккә (рус җәмәгатьчелегенә) таныш булмаган татар труппасы Мәскәүдә гастроль спектакльләре куя алыр идеме икән? Ә ул спектакльләр Мәскәүнең танылган
театрларының берсендә - Корш театры бинасында барды. Шул гастроль вакытында Габдулла Кариев безне Мәскәүнең художество театрына алып барды, К. Станиславский белән таныштырды. Кариевның бездән башка, соңыннан К. Станиславский белән очрашып сөйләшкәне хәтердә. Станиславскийның йогынтысы Кариевка, аның аркылы безгә дә, зур булуын мин еллар узгач кына аңлый алдым.
Карашын киләчәккә төбәп, ул татар театрының киләчәген бик матур итеп күзаллый иде. Узганнарга борылып карыйсың — озын юл үтелгән. Театрыбызның уңышы зур. Шулай да көрсенеп куясың. Яшьләребез театрның матур традицияләрен белеп бетермиләр яки онытып куялар. Еш кына сәхнәдә яшь партнерларның салкын уйнавын, шаблоннарга бирелүен күрәсең. Менә аларга Кариевны ишеттерәсе, аның тормыш юлын исләренә төшерәсе килә.
Татар театрына нигез салган гаҗәеп тырыш һәм күркәм кеше, олы артист Габдулла Кариев мәңге онытылмас.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International