Иптәш Габдулла Кариевны озату

Чыганак:  Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Казан тагын бер мәртәбә үзенең зур кешесе белән саубуллашып калды. Бу саубуллашу каһәр, ачу катыш саубуллашу булды. Кариевны күмү мәрасимы күмү өчен билгеләнгән комиссиянең алдагы көннән күрсәткән тәртип буенча барды. Казан яшьләре, Казан эшчесе барысы да җитди кайгы төсен алып, иртә сәгать 8 дән башлап ук, Кариев вафат иткән йортка җыела башладылар. Иптәш Кариевның җәсәде кабергә бирелгәнче битлеге алынды,Иртә белән сәгать 12 дә Кариев иптәшнең ачык йөзен һәм аның наменә дип хәзерләнгән ленталар һәм чәчәкләре белән бергә бизәлгән рәвештә рәсемнәре алынды. Казанның «Сәйяр», «Аң-белем тарату», «Аң», «Сафиян», «Чүкеч» труппа артистларыннан, Мәркәз хәрби һәйәт хозурындагы сәяси шөгъбәнең «Аң-белем тарату» бүлегеннән, театр секциясеннән, Казан журналистларыннан, Казан виляять милләтләр эше комиссариатының мөселман шөгъбәсеннән, Казан укытучыларыннан, Казан эшче хатыннарыннан, якын иптәше Кәрим Тинчурин вә башкалардан Кариевның Хәятындагы көрәш һәм эшләрен искә төшергән язулар белән бизәлгән ленталар бар иде.
Сәгать бер тулган, Казанның бик күп зур кешеләрен күргән, әллә никадәр бөек көрәшчеләренең сүзләрен ишеткән Тукай урамындагы мәйданга халык диңгезе агыла. Бөтен Тукай урамы буенча артистлар һәм укытучылардан сузылган халык чылбыры тәртипне алып бара.
Иптәш Кариевның җәсәде артистлар тарафыннан күтәрелеп торганда бөтен Казан артистлары исеменнән иптәш Тинчурин һәм Казан журналистлары исеменнән Галимҗан Ибраһимов нотыклар сөйлиләр. Алар нотыкларында Кариевның татар хәятында зур әһәмияте булганын, шуның белән бергә аның үз юлында терәк булып килгән «голама» белән көрәшүен искә төшерәләр, иптәш Тинчурин: «Кариев, мин үлгәндә Казанда татар театры уйнала торган үз бинасын күрә алсам — иң бәхетле кеше булыр идем», дигән иде, ләкин ул иң зур теләген күрә алмый үлде»,— ди.
Кабер өстендә Казан укытучылары исеменнән Фатих Сәйфи сүз ала. Янә Кариев белән бергә театр галәмендә эшкә башлаган иптәш Ашказарский Кариевка үзенең рәхмәтләрен укый. Шулай иптәш Кариевның тәненнән иптәшләре һәм аны тәкъдир итүчеләр аерылалар.
Кариевның кабере, аның иң якын дусларыннан булган, Кариев белән яшьлекне үткәргән, шулай ук Казанда сәргәрдан булып вафат иткән Г. Тукай белән янәшә урында сайланган. Татар мәдәнияте тарихында мәңге онытылмаслык эз һәм эш калдырсалар да, ярлы-гидайлар булып күмелделәр. Ләкин аларның калдырган мирасы мәңге кадере бетми торган байлыктыр.
(«Кызыл армия», 1920, 1 февраль.)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International