Кариев - режисссер (Ш. Сарымсаков)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Г. Кариевның режиссерлык эшчәнлеге рус театрында барган зур реформа чорына, режиссер профессиясенең формалашып, киң колач җәеп үсеп килгән чорына туры килде.
Режиссер сүзе француз теленә латиннан кереп, «идарә итүче» дигән мәгънәне аңлата. Чыннан да, режиссер иҗат белән идарә итүче ул. Озак еллар буена яшәп килгән һәм төрле халыкларда төрле иҗат чорын кичергән бу хезмәт, вакыт үткән саен камилләшә барып, бик катлаулы һәм җаваплы профессиягә әверелде. Режиссерны күп вакытта спектакль куючы гына итеп күз алдына китерәләр. Әйе, режиссерның төп вазифасы - спектакль кую. Ләкин спектакль кую, гаять катлаулы күренеш һәм ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: драматург әсәрендәге эчтәлекнең мәгънәсен, идея, фәлсәфи тирәнлеген дөрес аңлап, вакыйгалар, җанлы образлар аркылы бербөтен сәхнә сәнгате әсәре тудыру; автор биргән материаллар белән генә чикләнмичә, иҗат кешесе, гражданин буларак үзеңне дулкынландырган фикер-тойгыларыңны да спектакльгә салып әйтә алу; беренче чиратта, спектакльнең, гомумән, театрның төп тоткасы — артист белән эшли белү, аның иҗатын дөрес файдалану, ул иҗатны оештыру, аның белән җитәкчелек итү. Спектакль бербөтен сәнгать әсәре булсын өчен режиссерга художник, композитор иҗатына да тиешле юнәлеш бирә белү мәҗбүри. Сәхнәнең яктыртылуы, спектакль барышында булырга тиешле төрле тавышларны оештыру да режиссерның төп вазифасы.
Югарыда әйтелгәннәрдән тыш режиссер коллективның идея-эстетик юнәлешен билгеләү, яшьләрне үстерү, тәрбияләү эшләре белән дә турыдан-туры шөгыльләнергә тиеш. Үз иҗатында мондый «көнкүреш» эшләре белән генә чикләнмичә, яңа театр тудыручы, театрга реформа ясаучы, театр сәнгатенә яңа юнәлеш бирүче режиссерлар да бар. Алар күп түгел. Рус театрының реформаторлары, Мәскәү художество театрын тудыручылар К.С. Станиславский белән В.И. Немирович-Данченко; совет дәверенең беренче елларында ук, революция идеяләре җирлегендә туган театрга нигез салучылар Е.Б. Вахтангов белән В. Э. Мейерхольд һәм тагын берничә исем.
Татар театрын тудырган, оештырган, аны җитәкләп үстергән Г. Кариев та әнә шундый бөек талантларның берсе иде.
Ераграк тарихка кайтып карасак, тагы бер гаҗәп хәл белән очрашабыз. Англиядә - Шекспир, Франциядә - Мольер, бер ук вакытта драматург та, артист та, режиссер да булып, үзләренең иҗатына хас театр тудырганнар. Әлбәттә, Г. Кариевны бу бөек шәхесләр белән тиңләү - артык мавыгу, беркатлылык булыр иде. Монда фәкать кызыклы охшашлыкка гына әһәмият биреп үтәсе килә: Кариев та артист, режиссер, театр тудыручы булу белән бергә, драматург та иде. Дөрес, ул «Артист» исемле бер генә әсәр язган. Ләкин аның бер пәрдәлек бу комедиясе тормыш дөреслеген драматургия кануннарына буйсындырып язылган чын сәхнә әсәре.
Кариевның режиссерлык иҗаты турында язуның авырлыгы шунда: ул бер үк вакытта режиссер-спектакль куючы, режиссер-оештыручы, режиссер-җитәкче, режиссер-тәрбияче һәм театрның иҗади юнәлешен билгеләүче буларак, аның беренче теоретик нигезләрен эзләүче дә.
Аның татар театрында режиссерлык иҗатына нигез салып калдырган хезмәтенең иң әһәмиятле якларын түбәндәгечә билгеләргә була.
Г. Кариев сәхнәдә чын тормыш дөреслеген бирүгә иреште. Аның артистлык иҗатының нигез ташы булган тормышчанлык принцибы режиссерлык иҗатының да төп юнәлеше булды. Режиссер Кариевның көче - артистлардан һәр ягы белән тормышчан һәм җанлы образлар тудыруны таләп итүендә. Моңа ирешү өчен Кариев үзенең артистлык тәҗрибәсе һәм үзе тапкан иҗат ысуллары белән башка артистларны да таныштырган. Аның шәкертләре еш кына, Кариев тормышта төрле кешеләрне күрә белергә, аларның килеш-килбәтен, сөйләшүләрен, үзләрен тотыш ларын хәтергә салып барырга өйрәтә иде, дип искә алалар. Мәсәлән, Нәгыймә Таҗ-дарова шундый бер вакыйга турында сөйли: «Мин, Болгарская, Кариев трамвайда бара идек, безгә шунда ике карчык очрады. Кариев шулар белән сөйләшә-сөйләшә китеп барды. Соңыннан Кариев безгә: «Мин теге әбиләр белән Пороховойга кадәр бардым бит, алар шундый интересный әбиләр икән»,— диде»1. Кариевның иҗат ысулын кабул иткән артистларның берсе Зәйни Солтанов: «Кариев тормышта чиктән тыш күзәтүчән кеше иде. Тормышта булган вакыйгаларны, кешеләрне һәрвакыт күзәтеп йөри. Кешеләрдә очрый торган үзенчәлекләрне өйрәнә һәм, кирәк булганда, үзенең сәхнә иҗатында шул материаллардан файдалана белә иде»2,- дип яза.
Нинди генә сәнгать булмасын, ул караучыны яки тыңлаучыны ышандырырга тиеш. Сәнгатьнең тәэсир көче аның ышандыра алу көченә тиң, шуның белән бәйле. Кариев тарафыннан артистлар алдына куелган «тормыш дөреслеге» таләбе алардан тамашачыларны әнә шул дөреслеккә ышандыру осталыгын да сорый. «Сәхнәдә уйнаучы шундагы вакыйгага үзе ышанса гына тамашачыны ышандыра ала»1. Ә моның өчен образның бик күп якларын үзеңнеке итәргә, аның холык-фигылен үзләштерергә, дөресрәге, үзенә ул кешегә «әверелергә» кирәк. Әлбәттә, аңа ирешү юлларының теоретик нигезен Кариев практик эш алып барганда тапкандыр дип уйларга кирәк. Безгә килеп җиткән истәлекләр, Кариевның артистлар белән эшләү ысулын логик рәвештә дәвам иттерү шулай уйларга мөкинлек бирә.
Гөлсем Болгарская, Кариевның репетиция алып баруын искә төшереп, болай ди: «Кариев бөтен образларны сөйләп чыга. Рольне күп укырга кушмый иде. Просто, сүзләр белән күз алдына китерегез»2, -ди иде.
Бу сүзләрдә режиссерның артист белән эшләү ысулын күрсәтә торган бик әһәмиятле өч момент бар.
Беренчесе — режиссерның репетиция башлаганда ук образларны сөйләп чыгуы. Бу - артистларга, образларның төп сыйфатларын ачып бирү дигән сүз. Ул вакытта спектакль әзерләү өчен вакытның азлыгын искә алсак, режиссер тарафыннан кулланылган бу чараны дөрес дип билгеләргә кирәк. Тик бу очракта режиссерның сәхнәдә артист тарафыннан гәүдәләндереләчәк образны алдан ук бик яхшы һәм дөрес итеп күрә белүе мәҗбүри. Кариевта шундый сәләтнең булуында шик-шөһбә юк. Дөрес, хәзер без артистларның иҗат инициативасын кысмас өчен, үзе тудырырга тиешле образын алдан аңа «такмыйбыз». Ләкин хәзер дә әле, кызганычка каршы, барлык артистлар да режиссер ярдәменнән башка камил образ тудыра алмыйлар.
Икенчесе - «... рольне күп укырга кушмавы... Кариевның артистларга бу сүзләрне әйткәненә алтмыш елдан артык вакыт үткәннән соң да без шушы принцип белән эш итәбез. Чөнки рольне механик рәвештә ятлау күп вакыт мәгънәсезлеккә, башка кешенең сүзләрен коры кабатлауга китерә. Чын иҗатта, иң әүвәл, образның сүзләре аның эчке дөньясын, холкын, омтылышларын ачарга тырышу нәтиҗәсендә артист күңеленә сеңә һәм сүзләр фәкать аның рухи дөньясына гына хас, аңа гына характерлы үзенчәлекләр белән сөйләнә башлый.
Өченчесе - образны «... просто, сүзләр белән күз алдына китерегез» диюе. Күз алдына китерү сәләте рәссамга да, музыкантка да, язучыга да хас булган кебек, артистның да иҗади сыйфатларыннан берсе. Образны җанлы кеше итеп, үзең белгән берәр кеше белән чагыштырып та, башка юллар белән дә күз алдына китерү, үзеңчә күрергә тырышу - уйнаган кешеңнең конкрет сыйфатларын булдырырга ярдәм итә. Кариевның «күз алдына китерегез» дигән сүзләрен артисттан тормышны, кешеләрне өйрәнүне таләп итүнең бер формасы дип карарга кирәк.
Кариев - сүзнең тәмен яхшы тойган артист һәм режиссер. Заһидә Тинчурина, мәсәлән, шундый бер хәл турында сөйли: «... Кариев ачыктан-ачык болай диде: «Пьесаның идеясен, характерын аңлап, рольгә бирелгән сүзләрне ачык итеп, тамашачыга барып җитәрлек итеп әйтә алсагыз, сездән хәзергә бүтән нәрсә таләп ителми». Нинди гади таләп. Ләкин, артисттан сорала торган төп таләпләрнең берсе болар.
Артистларның осталыкларын үстерү өчен Кариев әледән-әле төрле чаралар күрә. 1912 елның башында татар театры тарихында беренче тапкыр дублерлык кертелә. Бу яңалыкның ике әһәмиятле ягы бар: беренчедән, әйтик, баш рольләрнең берсен башкаручы артист авырып китсә дә, спектакль өзелми, икенчедән, бу артистларга үсү өчен тагын бер юл ачу дигән сүз. Бер үк рольне ике артистның әзерләве, алар арасында билгеле бер иҗади ярыш тудыра. Шулай итеп, рус театрлары тарафыннан кабул ителгән бу чара, беренче мөмкинлек булу белән, Кариев тарафыннан да кулланыла башлый, һәм гомумән, рус театрындагы файдалы яңалыкларны ул үзе җитәкчелек иткән «Сәйяр» труппасына күчерә бара. К. С. Станиславскийның «Кечкенә рольләр юк, кечкенә артистлар гына бар» дигән канатлы сүзләре, шул сүзләрнең Мәскәү художество театрында тормышка ашырыла баруы, татар театрына да йогынты ясаган. Бер спектакльдә бер артистка баш рольне уйнарга туры килсә, икенче спектакльдә аңа эпизодик рольне, хәтта шундый берничә рольне башкарырга туры килә. Шушы иҗади принципны бөтен труппаның аңлавы нәтиҗәсендә, мәсәлән, Гогольнең «Ревизор» комедиясен сәхнәгә куйганда театр шактый зур уңышка ирешә; анда кечкенә рольләрне дә театрның тәҗрибәле артистлары башкару журналда чыккан рецензиядә дә күрсәтелә.
Режиссерның таланты мөстәкыйль сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, идея-эстетик яктан бербөтен образга әверелгән спектакль тудыра алуында аеруча нык чагыла. «Сәйяр» труппасы спектакльләре, беренче чиратта Кариев куйган спектакльләр, шундый югарылыкка күтәрелгәннәрме, юкмы - катгый әйтүе кыен. Кариевның шәхес, художник1 буларак төгәллеккә омтылуы безгә борчылырга әллә ни урын калдырмый.
Заһидә Тинчурина үзенең истәлегендә: «Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» пьесасы буенча куелган спектакльдә Кариев чуаш карты ролен, ә яшь артистка Н.Арапова аның хатыны ролен искиткеч ягымлылык, җылылык белән башкаралар иде. Менә алар тәрәзә артында ыжгырган җил тавышына колак салып, өйдә куркышып утыралар, ара-тирә әкрен генә әйткәләшеп тә алалар»,- дип яза.
Бу эпизодны тормыштагыча, гади вакыйга итеп (кышкы төндә авылда, тышта җил сызгыруы көтелмәгән хәл түгел бит) уйнап та булыр иде, әмма 3. Тинчурина истәлегендәге «...өйдә куркышып утыралар, үзара әкрен генә әйткәләшеп алалар» дигән эпизод күңелгә шом сала. Монда ярлы авыл өе дә, начар гына каралты да күз алдына килә. Иң әһәмиятлесе, табигатьнең иң гади күренешләреннән дә куркынып, шомланып калулары белән алар кызганыч та, көлке дә булып кабул ителәләр. Аларның бу кадәр изелгән, томана яшәвендә ниндидер социаль сәбәпләрнең булуы турында уйлыйсың.
Бу эпизодта режиссер тормыш дөреслеген, көнкүрештә күрелгәнчә бирү белән генә чикләнмичә, аны образлы хәл иткән, вакыйгага мәгънә салган, тормышны художник буларак күрә һәм тамашачыга җиткерә алган.
Кариев артист-режиссер буларак, сәхнәдә җанландырасы тормышны нигезлерәк, мәгънәлерәк итеп бирү өчен, еш кына әсәрнең эченә салынган мөмкинлекләр белән генә чикләнмичә, өстәмә вакыйгалар, образлар да эзли. «Йолдыз» газетасының 1915 ел, 20 декабрь санында Островскийның «Гөнаһсыз гаеплеләр» әсәре буенча эшләнгән спектакль уңае белән басылган рецензиядә мондый юллар бар:
«Аның (Кариевның - Ш. С.) иң беренче мөстәкыйль эше шул: дикъкатьне җәлеп итәрлек күңелле һәм зәвыкка чит булмаган әсәрләр сайлый. Әсәрнең мөндәриҗәсенә карап кешеләр - уйнаучылар чакыра. Кариевның болай әсәрнең мәгънәви ягына карап сайлавы һәм уйнаучыларга муафыйк рольләр бирүе сәхнә өчен күңелле үзгәреш булды».
Кариев оста режиссер гына түгел, талантлы тәрбияче дә була. Ул яшь артистларның һәрбер рольдә чыгышларын дикъкать белән карап, үз вакытында кирәкле күрсәтмәләрне ясап барган.
Кариев артистларны сәхнә осталыгына өйрәтүдә бердәнбер һәм алыштыргысыз остазга әверелгәч, ул алар каршына тагын да җаваплырак бурычлар куя башлый: артист өчен театр - яшәүнең төп мәгънәсе, дигән караш тәрбияли. Кариев яхшы аңлый: болар барысы да яңа театр тудыру өчен, артистларның «бер иҗат телендә сөйләшүләре» өчен кирәк. Ә бер иҗат телендә сөйләшү, үз чиратында, бөтен коллективның бер идеяне ача торган спектакль тудыруы өчен кирәк.
Бу биеклеккә артистлар үзләрендә югары эстетик һәм этик зәвык тәрбияләгәндә генә ирешергә мөмкин иде. Шуңа күрә Г. Кариев иҗади яклардан тыш артистларның әхлакый үсешенә дә игътибар итә.
Кариев кыска гына вакыт эчендә коллективта төп әхлак нормаларын булдыруда күренеп торган нәтиҗәләргә ирешә, Бу турыда Ф. Бәкер үзенең истәлекләрендә менә нәрсә яза: «Г. Кариев үзе бик югары әхлак сыйфатларына ия булган хәлендә, труппа коллективының да үз-үзләрен тотышына нык игътибар итә иде». Әлбәттә, режиссерлык осталыгы үскән саен, Кариев артистлар алдына тагын да катлаулырак бурычлар куя. Ул инде тәрҗемә ителгән әсәрләргә «кәләпүш кидереп», аны татар тормышына якынайтып уйнаудан арынып, шул халыкларның үз тормышын бөтен дөреслеге белән сәхнәдә гәүдәләндерү юлына баса. Ул рус әсәрләрен сәхнәләштерү өчен вакыт-вакыт рус режиссерларын чакыра. Бу чара рус кешеләренең характерын белебрәк сурәтләргә, аларның тормыш үзенчәлекләрен дөрес күрсәтүгә, ягъни икенче милләт кешеләренең катлаулы тормышын тирәнрәк аңлауга юл ача. Шуның өстенә, артистларның осталыгын, сәхнә культурасын күтәрергә дә ярдәм итә.
Унике-унөч еллык сәхнә гомерендә Кариев зур ачышлар ясады. Бу ачышлар, һичшиксез, тагын да күбрәк булыр иде, әмма сәхнә техникасының бөтен мөмкинлекләрен файдалана алырлык театр бинасы булмау Кариевка режиссерлык хыялларын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Моның никадәр әһәмиятле фактор икәнлеген без түбәндәге мисалдан да ачык күрәбез. 1911-1912 елларда «Шәрекъ» клубы бинасының кечкенә генә сәхнәсендә булса да даими рәвештә спектакльләр куя башлагач, бигрәк тә, атнасына бер генә тапкыр булса да, рус театрының зур сәхнәсендә дә уйнарга мөмкинлек тугач, Кариев спектакльнең башка компонентларына да ныграк әһәмият бирә башлый. Сәхнә оформлениесе өчен махсус художник чакыра. Шушы елларда куелган спектакльләр турында 3. Тинчурина болай дип яза. «...Шәрекъ» клубының кечкенә сәхнәсендә куелган спектакльләр! Аларның шулкадәр оста эшләнүләренә әле хәзер дә таң каласың. Әйтерсең, аларны сәхнәгә куючы тылсым көченә ия иде».
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International